Логотип Идель
Бу – тема!

АШКАЗАНЫҢ СИҢА РӘХМӘТ ӘЙТЕРМЕ: ДӨРЕС ТУКЛАНУ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ

Дуслар, дөресен әйтегез әле: сез ашау өчен яшисезме, әллә яшәү өчен ашыйсызмы? Гомумән, дөрес тукланасызмы? Әлеге сорауга җавап табу өчен гәүдә авырлыгы индексы формуласын кулланырга мөмкин: гәүдә авырлыгы массасы (ГАИ) = авырлык (кг)/буй озынлыгы квадраты (м)2

Җавап 18,5 тән азрак икән – гәүдә авырлыгы дефициты, 18,5-25 тирәсе булса – авырлык нормада, 25-30 исә – симерү дигәнне аңлата. Әлеге формула ярдәмендә исәпләп чыгарган җавапларыгыз нинди булуына карамастан, нутрициолог Динә Әхмәдиева белән әңгәмәне укып чыгарга киңәш итәбез.   

– Динә, дөрес рацион нинди булырга тиеш?

Һәр кешенең рационы файдалы, күптөрле ризыклардан торырга һәм шул ук вакытта кулай бәяле дә булырга тиеш. Иң мөһиме – көндәлек ашый торган азыкны дөрес вакытта һәм дөрес пропорцияләрдә ашау. Туклыклы ризык иртән, көндез яки актив эш вакытында кабул ителергә тиеш. Кичен, ягъни организм ял итәр алдыннан, җиңелчә ризык ашау яхшырак. Болар барысы да гомуми кагыйдәләр, билгеле. Рацион төзегәндә һәр очрак индивидуаль булуын да искәртеп узарга кирәк: һәр грамм аксым, май, углевод һәм калорияләр төгәл исәпләнелергә тиеш.

– Алтыдан соң ашарга ярамый, диләр. Бу мифмы яки чынлап та шулаймы?

– Кешенең көндәлек режимына бәйле ул. Йокларга яту өчен кичке уннан да соңга калмаска кушалар, соңгы ашау йокларга 3 сәгать кала кабул ителергә тиеш. Ач килеш шулай ук йокыга китү зыянлы. Әйтик, бик ашыйсы килсә, ятарга бер-ике сәгать кала, бер стакан кефир эчеп куярга мөмкин. Баллы ризык, алма, помидор кебек авыр эшкәртелә торган җиләк-җимеш, яшелчәләр ашарга киңәш ителми.

– Диеталар нинди очракта файдалы, ә кайчан зыянлы?

– Күпләр өчен искәртеп узасым килә: диета, дип сылтау табып иртәнге аштан баш тарту катгый тыела. Нәкъ менә иртә белән ашалган ризык метаболизмны (организмда барган химик реакцияләрне) тизләтә, актив эш көнен энергия белән тәэмин итә! Ниндидер авырулар булмаган очракта, яшь кешегә диетада утыру, гомумән, киңәш ителми. Һәрхәлдә, ул дөрес рационга нигезләнгән һәм нәтиҗәдә кирәкле элементларның азаюына китерми торган булырга тиеш. Рацион һәркем өчен үзенчәлекле булган сыман, диета да индивидуаль була, ул бары тик уңай нәтиҗәләргә китергәндә генә дөрес дип санала.

 – Ризыкта файдалы матдәләрне саклап калу өчен аны ничек әзерләргә?

– Беренчедән, кыздырылган, ысланган ризыкларны күп күләмдә кулланырга ярамаганын истә тотарга кирәк. Еш кына алар йөрәк һәм кан тамыры авыруларуларын китереп чыгара, ә майның кыздырылган булуы – рак күзәнәкләре хасил булуының бер сәбәбе булып тора... Файдалы матдәләрне саклап калу өчен ризыкны тиешле вакытын истә тотып әзерләргә, парда пешкән азыкка өстенлек бирергә киңәш ителә. Яшелчә, жиләк-жимешнең исә витаминнарын саклап калу өчен, шулай ук суда пешереп алу күпкә файдалырак.

 – Ашкайнату системасын картлык көнгә кадәр яхшы халәттә ничек сакларга?

– Моның төп шарты – дөрес туклану. Күнегелгән режим белән ашарга, рационда булган җиләк-җимеш, яшелчәләр микъдәрен контрольдә тотарга һәм көненә якынча 2 литр су эчәргә кирәк. Мәсәлән, иртән бер стакан су эчү ашкайнату системасын уятып җибәрә, аны ризык кабул итәргә әзерли. Нәтиҗәдә, иртән су эчкән кешеләр артык килограмнарны чагыштырмача кимрәк жыя, үзләрен яхшырак хис итә! Тик суның җылымса булуы мөһим. Шулай ук кыздырылган, баллы ризыклар белән мавыкмаска, авырулар булган очракта, вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

Фаст-фуд, чипсы, конфет, баллы, газлы сулар белән артык мавыкмаска кирәк. Бу ризыкларда зарарлы тәмләткечләр, шикәр бик күп. Алар организмда матдәләр алмашы бозылуга китерә. Бу очракта симерү, диабет, хәтта рак кебек авырулар барлыкка килү куркынычы бермә-бер арта. Киләчәктә сау-сәламәт буласыгыз килсә, бүгеннән үк туклануыгыз турында уйланырга кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев