Логотип Идель
Бу – тема!

АШХАНӘ, БУФЕТ ЯКИ ҮЗЕҢ ПЕШЕРГӘН РИЗЫКМЫ

Студент тормышы нәрсәгә бүленә? Уку, ашау, йоклау, юл һәм тусовкалар. Беренче пункт - шуларның иң әһәмиятлеседер. Көн саен укырга йөрү кесә ягын да такырайта. Икенче пардан соң ашыйсы килә башлый. Ярый ла, уку йортыңда яхшы ашханә булып, 10 минут эчендә ашап килергә өлгерсәң. Ә бит студентларның күбесе буфетта кофе «3в1» эчеп, кабартма ашап тукланырга күнеккән.


Көн саен мондый ризык ашауга ашказаның рәхмәт укымый, әлбәттә. Җитмәсә, укудан кайтып, кич җылы ризык пешермәсәң, бигрәк тә! Шул уңайдан, безгә дә социаль челтәрләрдән смс килеп төште.


«Мин – студентка, икенче курста укыйм, һәм бу семестрда универда өй ризыгы белән тукланырга телим. Уку янындагы ашханәдә алай ук кыйбат булмаса да, тәмле дә түгел, ризыкларның нәрсәдән ясалганын да белеп булмый. Ә һаман-һаман буфетта кызыдырылган бөккәннәр, «3в1» кәһвә яки пакетиклы чәй эчеп туйдым, билләһи. Бер атнага бары тик 3 әбәтне генә планлаштырып куярга кирәк миңа. Ләкин үзем белән нәрсә алып барырга икәнлеген берничек тә күз алдыма китерә алмыйм. Ризыклар гади, арзан, тиз пешерелә торган, туклыклы һәм файдалы булырга тиеш. Киңәш бир әле, «Ялкын»!»


Аделина, студент


Бу сорау бер Аделинаны гына борчымыйдыр. Көн саен буфетта туклану кесәгә сукмыйча калмый. Гомумән, үзең пешерү – иң бюджет вариант. Тулай торакта торучы студентлар моны яхшы аңлар. Шуңа да бүген «Ялкын» студентларга гына түгел, мәктәп укучыларына да уку йортына алып барырга мөмкин булган ризыклар турында сөйлибез. Кичтән пешергән ризыкны алып бару – иң кулай вариант.


Мисал өчен:



итле гуляш белән карабодай / балык белән дөге һәм кукуруза, яшелчәләр / фасоль белән пешкән тавык ите;



консервланган кукуруз;



гади яшелчәләрдән салат һәм десертка берәр нәрсә (кабартма, печенье), сок;


макарон яки бәрәңге боламыгы;




 

җиләк-җимеш салаты;


Ә син үзең университетка нәрсә алып барасың?
Яки ашханә/буфет ризыгы белән генә тукланасыңмы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев