Логотип Идель
Бу – тема!

АРТЫК ТҮБӘН ГЕМОГЛОБИН НӘРСӘСЕ БЕЛӘН КУРКЫНЫЧ ҺӘМ АНЫ НИЧЕК НОРМАДА ТОТАРГА?

Гемоглобин турында барыбызның да ишеткәне бар, шулай бит? Гемоглобин катлаулы аксым булып санала, нәкъ менә ул канны кызыл төскә буйый, кислородны органнарга җиткерә. Әлеге мөһим аксым шулай ук ДНК синтезын, кислоталы-селте балансын саклый һәм матдәләр алмашын оештыра. Гемоглобин дәрәҗәсе һәрвакыт нормада булырга тиеш. Аның түбән булуы куркыныч: ул барлык эчке органнарның эшләү дәрәҗәсенә, кешенең сәламәтлегенә зыян китерә. Шуңа күрә аны гел тикшертеп, тиешле дарулар, продуктлар белән тәэмин итеп торырга кирәк.

Гемоглобин нормасы кешенең яше, җенесе һәм организмның физиологик үзенчәлекләренә карап, төрле була.  Ир-атлар өчен бу күрсәткеч 125-160 г/л, хатын-кызлар өчен 115-140 г/л тәшкил итә. Яңа туган балаларның исә аксым дәрәҗәсе 140-195 г/л чикләрендә, бер яшьтәге балалар өчен гемоглобин 110 г/л, ә мәктәп яшендәгеләрнең кан аксымы күрсәткече 150 граммнан да ким булмый.

Гемоглобинның түбән булуын ничек белеп була?

Гемоглобинның түбән булуын, яисә азканлылык авыруын бик тиз ачыклап була. Мәсәлән, кеше кайвакыт хәлсезлек, арыганлык сизә башлый, вакыт-вакыт баш әйләнүләр, тән агаруы,сулыш җитмәү, чәч коелу, хәтта аңны югалту кебек билгеләр дә күзәтелергә мөмкин. Авыр формада үтә торган азканлылык бөер, бавыр, йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерә.  Диагнозга инаныр өчен, кан анализын бирәсе генә кала.  

Гемоглобинны ничек күтәрергә?

Әгәр гемоглобин инде күпмедер вакыт буе түбән икән, мөстәкыйль рәвештә генә витаминнар эчеп, барысы да нормальләшер дип көтмәгез. Мондый очракта тик табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аны нормаль хәлгә китергәнче, бер ай чамасы вакыт үтәчәк.

Ә профилактика сыйфатында, гемоглобинны күтәрү өчен, туклану рационын көйләргә, тимер булган продуктларны ашарга киңәш ителә. Тәүлегенә тимер куллануның якынча нормаларыир-атлар өчен 10-12 мг, ә хатын-кызлар өчен 20-30 мг. Тимер ит, балык, чикләвек, тавык йомыркасы кебек продуктларда күп, дип санала. Ә менә әче сөт продуктларын, соя, чәй һәм кофены куллану бер дә файдага булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев