Логотип Идель
Бу – тема!

АРМИЯДӘ ДӘ АКЧА ЭШЛӘП БУЛА!

Тотрыксыз заманда яшибез, дустым. Шуңа да дәүләтнең хәрби көчләре югары әзерлекле, заманча, сыйфатлы булырга тиеш. Җитәкчеләребез моны бик яхшы аңлый – Казанда “Контракт буенча хәрби хезмәт – синең сайлавың” дип исемләнгән акция үтәчәк.

Акциянең программасы бик бай булачак. Әйтик, башкалабызда 9 май парадлары вакытында гына күренә торган әйбер – хәрби техниканы күрсәтәчәкләр. Һәм, әйтергә кирәк, болар ниндидер искергән, сафтан чыгарылган техника үрнәкләре түгел – юк, иң заманча, өр-яңа машина-җайланмалар.

Хәрби техникадан тыш 2012 елдан бирле уздырылып килүче акция кысаларында Казан танк училищесы оркестры плац-оркестры.

Һавага карыйк! Бәйрәм вакытында данлыклы “Стрижи” очучылар төркеме даннары ким булмаган “МиГ-29” очкычларында бар осталыкларын күрсәтәчәк.

Сәхнә исә тулысынча яшьләргә, заманча музыкага бирелгән – тамашаның иң-иң мизгеле популяр рэп җырчысы Натан чыгыш булачак.

Чарага һәрбер килүче кул сугышы буенча остаханә эшендә катнаша ала – әмма анда кул сугышы серләренә өйрәтмәячәкләр, остаханәдә кикбоксинг буенча дөнья чемпионы Наталья Юрченко килгән кешеләргә зарядка ясатачак.

Моннан тыш килүчеләр үз көчләрен төз атуда да сынап карый алачак – акциядә алар өчен махсус электрон тир эшләп торачак.

Ачыктыгызмы? Сезнең өчен кыр кухнясыннан эксклюзив һәм (сер итеп кенә әйтәм) телеңне йотарлык ризыкларны тәкъдим итәчәкләр.

Чараның “йөземе” – һәр кызыксынган кеше контракт буенча хәрби хезмәт үтү өчен ниләр кирәген белә, үз көчләрен сынап карый, һәм хәтта – теләгән очракта – гариза биреп калдыра ала. Үзәк хәрби округының кадрлар бүлеге җитәкчесе Александр Яренко сүзләренчә, бәйрәм вакытында ук контракт буенча хезмәт итәргә теләүче кандидатларның физик, психологик сәламәтлеген һәрьяклап тикшереп карарга мөмкинлек бирүче мобиль комплекс эшләячәк:

“Биредә ике махсус мобиль комплекс эшләячәк. Аларда инструкторларга эшләү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган, тестлар үткәрү өчен урыннар булдырылган. Мобиль комплексларның бик отышлы ягы – кандидатлар аларда уңайлы, хәерхаһлы, теләктәшле мөнәсәбәт кенә күрәчәк. Мобиль комплекс хезмәткәрләре төрле тестлар уздырып кына калмый, ә ярдәме, киңәшче булып та тора – алар ярдәмендә теләгән һәр кеше (физик һәм рухи сәламәтлеге мөмкинлек биргән очракта) күңеленә якын килгән хәрби һөнәр сайлап ала алачак. Тели икән – шушында ук контрактка гариза да биреп калдырып була. Шунысы мөһим – кандидатларның сәламәтлегенә без зур игътибар бирәбез – комплекс янында медицина модуле урнашкан. Анда биш юнәлеш буенча белгеч хезмәт күрсәтәчәк, һәм сәламәтлекне кандидатлар гына түгел, ә барлык кеше дә тикшертә алачак.

Контракт буенча хәрби хезмәт узу өчен элегрәк хәрби хезмәт узган булу мәҗбүри иде. Хәзер кануннар бераз үзгәрде – һәм хәзер контракт төзергә югары яки урта һөнәри белеме булганнар да дәгъва кыла ала. Бары тик физик һәм психологик таләпләргә туры килергә мөмкин. Ә алар – бар категория кандидатлар өчен дә бертөрле”.

ТР Яшьләр министры Дамир Фәттахов сүзләренчә, республикада хәрби хезмәткә чакыру алды эшенә җитди карыйлар:

“Республикада хөкүмәт, белем бирү оешмалары һәм ведомтстволары, хәрби комиссариат тарафыннан хәрби хезмәткә чакыру алды эшчәнлеге актив алып барыла. Без РФ субъектлары арасында берничә тапкыр хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләрендә лидерлар булып танылдык. Татарстан ел саен контракт буенча хәрби хезмәт узу өчен 700дән алып 1000гә кадәр кеше юллый. Гомуми хәрби хезмәткә җәмгысе елына 7 меңгә якын кеше җибәрелә. Егетләр өчен контракт буенча тудырыла торган мөмкинлекләр бик яхшы – хезмәт хакы да, хезмәт узу шартлары да. Оборона министрлыгы контракт буенча хәрби хезмәт узуны популярлаштырырга тырыша, мәгълүмати яктыртылыш та бер дигән. Иртәгә узачак чара да мәгълүмат алу ягыннан бик уңайлы булачак – икеләнеп тора торган егетләр хәрби хезмәт турында, контракт буенча хезмәт итү турында бар кызыксынган сорауларын бирергә, армиягә бару-бармау турындагы фикерләрен калыплаштырырга мөмкиннәр”.

Акциянең төп максаты – патриотлык хисләре тәрбияләү белән беррәттән хәрби көчләрнең, армиянең кеше өчен ачыклыгын, серләр сакламавын, халык белән армиянең тыгыз бәйләнешен күрсәтү.

“Контракт буенча хәрби хезмәт – синең сайлавың” акциясе шимбә, 27 октябрь көнне сәгать 10.00 дән кичке сәгать дүрткә кадәр “Казан” Гаилә үзәге янында үтәчәк. Акциянең барлык чаралары да БУШЛАЙ. Килми калма!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев