Логотип Идель
Бу – тема!

АРГАНЛЫКТАН НИЧЕК КОТЫЛЫРГА?

Шуның кадәр нык арган буласың ки, ЯЛ ИТӘСЕ КИЛӘ. Ял итеп тә алган кебек буласың, ә арганлык барыбер бетми. Нишләргә? Арганлыктан ничек котылырга?

1. Гаджетларны (смартфон, планшет, ноутбук) читкә алып куябыз. Төнгә булса да. Кич белән гаджетлар кулланган кешеләрнең икенче көнне ял итеп уянмаулары ачыкланган. Моның сәбәбе шул: баш миенең мөмкинлекләре чиксез түгел, шуңа күрә аңа ял да кирәк. Өстәвенә, йоклар алдыннан телефон куллансаң, йоклап китәргә авыррак, баш мие ял итә алмый.

2. Су турында онытмыйбыз.
Организмда су азрак булган саен, кан куерак була. Ә димәк, баш миенә кислород азрак килә. Нәтиҗәдә, йокы килә, арганлык баса. Йоклыйсы килү теләген куарга бер стакан салкынча су ярдәм итәр.

3. Майлы ризыктан баш тартабыз.

Journal of Clinical Sleep Medicine Америка галимнәре тарафыннан уздырылган нәтиҗәләрне тәкъдим иткән. Ә нәтиҗәләр мондый: майлы, баллы ризык йокының сыйфатына начар йогынты ясый.

4. Тәртипне саклагыз.

Кеше бүген мәгълүмат кирәгеннән артык күп булганда дөньяда яши. Шуңа күрә нәрсә мөһим, ә нәрсәнең бик үк кирәк булмавын ачыклау зарур.
Күптән түгел Journal of Neuroscience да басылган тикшеренү нәтиҗәләре күрсәтүенчә, кешене вак кына нәрсәләр дә тизрәк “арыта” ала. Мәсәлән, эш өстәлендә тәртипсезлек. Җыештырылмаган өй, раковинадагы юылмаган савыт-саба, әйберләрнең үз урынарында тормавы да кешенең баш миен гел киеренке халәттә булырга мәҗбүр итә. Баш миен бераз “бушату” өчен артык нәрсәләрне күз алдыннан алып кую гына да ярдәм итә ала. Җыештырылган өй, эш өстәлендәге тәртип үзбәяне күтәрергә, үз-үзеңнән канәгать булырга булыша. Өстәвенә кәеф тә күтәрелә.

5. Баш миенә күнегүләр ясыйбыз.

Вакыты-вакыты белән баш миенә күнегүләр ясау баш миенә булган басымнан котылырга ярдәм итәр. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, “тренировка”лар стресс белән көрәшү, арганлыктан арыну өчен файдалы.

Шушы гади кагыйдәләр арганлык хисеннән котылырга ярдәм итәр, дип ышанабыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев