Логотип Идель
Бу – тема!

АРЧА … КРЕАТИВ

Арчада креатив бармы? Бу сорау, мөгаен, күпләрнең иронияле елмаюын гына китерер. Казаннан читтә иҗат, чын, матур, заманча гамәлләр, барыр-ашар-ял итәр урыннар, хәрәкәтләр, оешмалар һ.б.ларның бөтенләй булмавы яки бик аз булуы күпләрне борчый, әлбәттә.

Яшьләр Казанга-Мәскәүгә-Питерга-чит илләргә китеп, үзләренең бар осталыкларын, тырышлыкларын куеп, ниндидер текә проектлар булдыра, нидер майтара, уңышка ирешә. Ә район үзәкләре (авылларны инде әйтеп тә торасы юк) һаман да хәтта 90-нчылар түгел, ә 70-80-нчеләрдә катып калган. Моның белән бәхәсләшергә теләүчеләр булса – комментларга рәхим ит, әмма чәчәкләр утыртып һәм кибетләр ачып кына, бу хәлне үзгәртеп булмый бит.

Ләкин, дустым, бар да шулкадәрле өметсез түгел икән бит – әйтик, Арчада соңгы ике-өч елда гына да яр буе төзекләндерелде, стадион заманчалаштырылды, бер дигән пляж ачылды, бик күркәм, “модный” каһвәханәдә рәхәтләнеп кәефләнергә мөмкинлек булдырылды. Һәм, әлбәттә, инде “Остабикә” остаханәсе ачылды. Соңгысы турында – тәфсилләбрәк.

Иҗадилык + техник аң = ...


Кояшлы ямьле көн. Букчама әңгәмә өчен бөтен кирәк-яракны тутырып, өйдән чыгып киттем. Арчаның үзәгенә юл әллә ни ерак түгел, әмма вакыт тар булганлыктан, автобус белән барырга булдым. Бер көтәм, ике көтәм дигәндәй... Килми генә бит автобусы. Ярый, минәйтәм, чакыртыйк булмаса такси – телефонымны кулга алам, сенсор төймәләргә баскалыйм һәм... берни дә булмый – челтәр тотмый (һәм бу беренче генә көн шулай түгел, һәм нәкъ менә Арчаның шушы урынында). Кыскасы, көч-хәл белән “Остабикә” остаханәсе урнашкан үзәктәге яңа кунакханә бинасына килеп җиткәндә сөйләшеп куйган вакыттан мин инде 15 минутка соңга калган һәм район үзәгендә яшәүнең минусларын саный-саный арып беткән идем. Әмма зәвыкълы итеп төзелгән бина янына якынлаша төшкәч, ачу килү бераз сүрелә төште. Бинаның юл ягына караган ягының беренче катындагы дивар буе тәрәзәләрендә төрле-төрле арт-объектлар, ниндидер бизәкләр күренеп тора. Әһә, минәйтәм, остаханә шушы булырга охшаган. Керәм эчкә – чыннан да, Арча балаларына эстетик дәрт биреп торган “Остабикә” шушында урнашкан икән.



Остаханәнең “остабикәсе” Алия  һәм “остабәге” Илдар Фаздаловлар өстәл янына басканнар да, нидер хәзерләп торалар иде. Әлбәттә, эш кешенесенең бер минуты да бушка узмаска тиеш.

Алия:

– Мин үзем Арча кызы, әти-әнием – ихтирамлы шәхесләр – мөгаллимнәр, гомер буе Арча педагогик көллиятендә укыттылар. Әнием – хезмәт укытучысы булганлыктан, мине дә балачактан ук кул эшенә – бәйләргә, тегәргә, тукыма кисәргә, нидер корырга өйрәтте. Эштәге эшне өйгә кайткач та эшләвеннән ничек арымагандыр – чынлап яраткан шөгыле булган, күрәсең. Әтием дә мондый “йорт фабрикасына” каршы килмәде. Үсә төшкәч, шулай да киләчәгемне инглиз теле укытучысы белгечлеге белән бәйләргә теләп, Арчадагы көллияткә укырга кердем. Әмма, күрәсең, язмыш чакыргандыр – укып бетермичә, Казанга, психолог булып, дөнья яуларга киттем.

Илдар:

– Нәкъ менә Алиянең психолог булырга теләве безне кавыштырды да инде. Юк, мин психологка укымадым. Бервакыт шулай уку йортыбызда (ә мин Казан авиация институтында белем алдым, уку елларында курсның, институтның активисты идем) психологик тренинг узача икәнлеген ишеткәч, шушы чарага юл алдым. Карыйм: тренингны ниндидер бәләкәй генә буйлы, чибәр кыз уздыра. Моңарчы бездә бер дә күргәнем юк иде. Тренингтан соң якыннанрак таныштым һәм ... менә ул каршыгызда – Алия Фаздалова.



Илдар+Алия:

– Беренче вакытта Казанда яшәдек. Әлбәттә инде ул вакытта бу тулай торак иде, яшәү шартлары да тиешенчә. Әмма без зарлана торганнардан түгел. Шулай да уйлаша торгач, Алиянең туган якларына кайтырга булдык. Арчада безгә бик ошый – яшәү өчен шартлар шактый яхшы, Казан да янәшәдә генә. Алия декрет ялында утырган вакытта уйлана башлады: ә кул эше белән берәр ничек киңрәк шөгыльләнеп булмас микән? Әйтергә кирәк, ул уку елларында да, балалар тәрбияләгәндә дә кул эшләрен онытмаган, осталыгын чарлатып торган. Һәм шулай беркөнне Илдар дуслары белән ачкан “Мәдинә” кафесында балалар өчен мастер-класс оештырырга булдым. Бу көнгә кадәр миндә кул эшләре белән төрле эшләнмәләр эшләүнең тәҗрибәсе шактый иде – сабын ясау, скрапбукинг, тегү, бәйләү һәм башкаларны яхшы үзләштергән идем. Шулай итеп, тәвәккәлләп карарга булдым.



Беренче уздырган мастер-класслар – сабын ясау буенча. Балалар күп булмаса да, бераз җыелды. Мастер-класслар турындагы хәбәрләрне социаль челтәрләр аша тарата идем. Беренче, башлангыч этап тәмамлангач, ниндидер аерым бина булдыру турындагы уй туды – бинаны арендага алып, монысын да башлап җибәрдек. Әлбәттә, ул чактагы бина монысы кебек якты, зәвыклы түгел иде – кысанрак, ярымподвалда. Ләкин үз көчләреңне сынап карау өчен менә дигән тәҗрибә булды бу. Тора-бара мастер-класслар саны артты, балалар да күбрәк йөри башлады. Һәм менә беркөнне гаиләбезнең төп бизнес-этәргече (монысы Илдар турында) кайтты да, “Җитәр сиңа ул куышчыгыңда яшеренеп ятарга!” дип кырт кистереп әйтте. Тотындык яңа бина эзләргә...

... = “Остабикә”


Коңгырт-сарылы кирпечләрдән торган, зәвыклы, матур стильдә төзелгән бина беренче караштан ук безгә ошады. Ә күңелне иң әсир иткәне – Тә-Рә-Зә-Лә-Ре. Ничаклы зур булып күренде алар. Шунда ук уйга булачак остаханәнең никадәр якты, нурлы булачагы килеп туды! Киртә-уйландырган нәрсе берәү иде – аренда түләвенең шактый зур булуы. Ләкин хыялга юлыбызда ни туктата алсын соң безне! Киттек, алдык, ачтык – “Остабикә”нең матур, заманча локациясе шулай барлыкка килде.

Алия:

– Мастер-классларның барысын да үзем уздырмыйм. Минем фикерем – һәрбер эшне аның остасы үткәрергә тиеш. Әйтик, скрап-букинг, сабын ясау, бәйләү, чигү, төрле тартмалар ясау буенча эшләрдә мин үз көчләремә ышанам. Ә башкалары – эбру, йорттагы урыннарга тәртип урнаштыру (организация пространство), тортлар пешерү һ.б. өчен мин шулар буенча махсуслашкан осталарны чакыруны кулай күрәм. Ниндидер ризыклар ясау буенча мастер-класслар – бөтенләй аерым мәсьәлә.

Илдар:

– Пешерергә бик яратам. Остаханәне ачуның беренче чарасы да ризык пешерү белән бәйле булды. Чакырдык туганнарыбызны, хачапури пешердек, бик күңелле кич уздырдык, күркәм табын, сөйләшү-көлешү – бик кызык булды, кыскасы. Әлеге тәүге көч сынап карауның шундый уңышлы узуы дәртләндерде. Хәзерге вакытта роллар ясау, пицца пешерү (ачыгын да, ябыгын да), токмач кисү, дөрес һәм файдалы, туклыклы һәм тәмле паста ясау серләрен ачу, бургерлар әзерләү, кыстыбый пешерү һ.б.лар буенча мастер-класслар уздырабыз.


Тәвәккәл Йосыф кыйссасы


Балаларыбыз шулай ук бик иҗадилар – геннар буенча күчкән, күрәсең. Уртанчысы Йосыф бигрәк тә – һаман нидер кора, нидер уйлап таба, нидер ясый. Аның белән бәйле кызыклы тарих бар: моннан бер-ике ел элек үсентеләр үстерүдән калган орлыкларны табып алган улыбыз. “Боларны утыртсаң ярыймы?” – дип сорады. Ниндидер савыт, туфрак бирдек тә оныттык моның турында. Әмма Йосыфның үсентеләре безнекеннән дә яхшырак булып чыкты. Моның сере – алар өлешенә тигән игътибардадыр, мөгаен: Йосыф алар белән көн саен аралаша, сөйләшә, хәлләрен сораша иде. Бакчага алып чыгып утырттык – Йосыф көн дә шунда, инде хәзер чын үсемлек булып өлгергән дуслары янында. Яфракларыннан сыпыра, нидер сөйләшә – кызык та соң! Уңышлары да бер дигән булды бит боларның.



Хәзер исә Йосыф инде үсентеләргә романтик кына түгел, ә прагматик та карашта – үсентеләр сатып, акча эшләмәкче. Сабый балага акча нәрсәгә кирәк, дип сораучыларга: Йосыф – Лего фанаты, үсентеләр саткан акчага конструкторлар алмакчы. Менә бит нинди романтик рух һәм техник фикерләү берләшкән егеткәйдә. Хәзер аңа “бизнесында” ничек ярдәм итәргә, дип уйлыйбыз.

Безнеңчә, балаларга кечкенәдән үк акча эшләү серләрен өйрәтү, бизнес, икътисади кануннар белән таныштыру, шәхси үсеш буенча дәресләр бирү – бик тә файдага. Әле мәктәпкә дә мондый фәннәр кертсәләр бик шат булыр идек.

Киләчәккә планнарыбыз – зурдан, Казанны яулап аласы килә. Әмма безнең өчен бары тик кәсепчелек итү, акча эшләү кызык түгел. Эшчәнлегебездә ниндидер фишка, “йөзем”, милли идея, тәрбиявилек булырга тиеш, дип саныйбыз. Остаханәнең исемен дә шул уйлар белән сайлаган идек – “остабикә” сүзеннән ниндидер булдыклылык, булганлык, җылылык бөркелеп торган сыман, һәм шул ук вакытта ул русчадан “хозяйка”ның турыдан-туры мәгънәви күчермәсе генә түгел. Остабикә – хуҗалык буенча да оста, рухи яктан да дәртләндерә, гореф-гадәтләрне дә онытмый.



... Гаҗәеп якты рухлы, уңай фикерле Илдар һәм Алия белән сөйләшеп, ике сәгать узганы сизелми дә калган. Урамда – шул ук ямьле кояшлы көн. Автобуска барыргамы, такси чакыртыргамы? Әлбәттә, җәяү кайтырга – Арча шулкадәр ямьле икән бит! Арча = креатив!

Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН
Фотолар героларның социаль челтәрдәге битләреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев