Логотип Идель
Бу – тема!

АПРЕЛЬДӘ ОРГАНИЗМЫБЫЗГА КИРӘКЛЕ ҖИЛӘК-ҖИМЕШЛӘР

Цитруслыларның һәр кисәгендә витамин. Язын аларны ашау аеруча файдалы. Ни өчен икәнен хәзер тулырак аңлатабыз.

Цитруслыларда А, В1, В2, D, K, P витаминнары, кальций, калий, тимер, клетчатка һәм башка файдалы матдәләр бар. Алар матдәләр алмашын көйли һәм канда холестерин күләме артуына юл куймый. Гомуми үзлекләреннән тыш аларның һәрберсенең үз файдалы яклары да бар.

Әфлисун

Иң киң таралган һәм күпләрнең яраткан җиләк-җимеше. Әфлисун авитаминоз вакытында бик файдалы, чөнки анда С, А, Е витаминнары, В төркеме витаминнары күп. С витамины аеруча зур күләмдә, ул кыштан соң хәлсезләнгән организмны ныгыта.

Ә инде бу җиләк-җимешнең иң үзенчәлекле ягы – анда күп күләмдә пектин һәм клетчатка бар. Шуның нәтиҗәсендә әфлисун ашказаны, эчәклекләр авыртканда бик файдалы.

Грейпфрут

Аның составында А, РР, С, D витаминнары һәм В төркеме витаминнары бар. Шулай ук калий, кальций, фосфор һәм башкалар күп.

Сотавындагы клетчатка һәм эфир майларын да телгә алмый мөмкин түгел. Эфир майлары, сүз уңаеннан, баш авыртуын баса, киеренке халәттән арындыра.

Артык авырлыктан котылырга теләүчеләр өчен дә грейпфрут ашарга киңәш ителә, чөнки аның составындагы матдәләр метаболизмны яхшырта.

Әлеге җиләк-җимеш составында холестерианны тарката, кандагы шикәр күләмен киметә торган матдәләр дә бар. Монысы шикәр диабеты, югары кан басымы һәм атеросклероз белән авыручылар өчен файдалы.

Лимон

Ике аш кашыгы лимон согында кешегә көн дәвамында кирәкле С витамины күләменең яртысы бар. Бу нәрсәне аңлата? Лимон ашау салкын тиюдән шәп профилактика чарасы. Аны регуляр рәвештә рационда кулланганда организмның вирус, бактерияләргә каршы торучанлыгы ныгый.

Шулай ук әлеге витамин тән тиресе, чәч, тырнакларга да яхшы йогынты ясый. Лимондагы А витамины күп вакытын компьютер кашында уздыручылар өчен файдалы булпчак. Ул хәтта күз күремен яхшыртырга сәләтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев