Логотип Идель
Бу – тема!

«АПА, КЛУБКА ЧЫГАСЫЗМЫ?»

«Үз укучысын яратып, яратып туялмаган», − дип җырлый иде кайчандыр Габделфәт Сафин. Ярату шундый нәрсә инде ул. Кемнәрне кавыштырганын уйлап та тормый. Хәтта укытучы һәм укучы арасына да кереп «оялый» мондый хис.

Илсөя Бәдретдинова, җырчы:

Бер генә укытучыга да гашыйк булып йөрмәдем. Гел хатын-кызлар укытты безне, ә ир-атлардан яшь укытучылар юк иде. Олы яшьтәге тарих укытучысы һәм мәктәп директорына гыйшык тотып булмый бит инде... Мәктәп елларында кичергән хисләр бик катлаулы була. Шуңа күрә балага «Болай ярамый, башың белән уйла инде» кебек сүзләр әйтү кирәкми һәм аның мәгънәсе дә юк. Мондый очракларда күп нәрсә укытучыдан тора һәм алар акыл белән эш итәргә тиеш дип саныйм.

Рамил Закиров, җырчы:

Алтынчы сыйныфта укыганда, рәсем укытучысына гашыйк булдым. Мәктәптә яңа гына эшли башлаган иде ул. Озын буйлы, сары чәчле, күзлекле булуы истә калган. Аңа барлык классташ егетләр игътибар итә иде инде, дөресен әйткәндә. Ул үзе дә моны сизгәндер дип уйлыйм. Чөнки барыбыз да шундый игътибарлы, дәрескә әзер, җавап бирергә атлыгып тора идек. Укытучыга гашыйк булуның бер генә уңай ягы бар: ул укыткан фәнне автомат рәвештә яхшырак үзләштерә, тырышып әзерләнә башлыйсың. Яратуны тыеп булмый, әлбәттә. Тик үзеңне вакытында кулга ала белергә дә кирәк.

Ильмира Нәгыймова, җырчы:

Укытучыга гашыйк булу мине читләтеп үтте. Һәм, гомумән, мин моны дөрес түгел дип саныйм. Минем «Буламы соң» җырына төшерелгән клибымда укытучы егет һәм студент кыз арасындагы мәхәббәт күрсәтелә. Укытучыга гашыйк булган булсам, үземне клибымдагы кебек тотмас идем. Чөнки кешеләргә бергә булырга язган икән, алар бернәрсәгә карамый бергә булачак.

Зөлфәт Зиннуров, шоумен:

Без мәктәптә укыганда практикага кайткан яшь укытучылар шактый булды. Аларны: «Апа, бүген клубка чыгасызмы, әйдәгез бергә», − дип шаярта идек. Укучы укытучыга гашыйк булганда, таякның авыр башы укытучыга төшә дип уйлыйм. Моны үземнән чыгып әйтәм: радиода эшләгән вакытта, миңа бик күп мәхәббәт хатлары килә иде. Һәм мин шул хатларны язган кызлар өчен борчылып, үземне аларның хисләре өчен җаваплы сизә идем. Укытучы катырак булырга, бернинди сәбәпләр бирмәскә кирәктер, мөгаен.

Илгиз ШӘКҮРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев