Логотип Идель
Бу – тема!

АНТРОПОФОБИЯ: КЕШЕ КЕШЕДӘН КУРЫКСА...

Без барыбыз да күпмедер күләмдә антропофоблар. Яңа танышулардан качабыз, таныш булмаган кешеләрдән куркабыз, чит-ятлар белән аралашмаска тырышабыз. Тик кайберәүләрдә бу гадәттәгедән артыграк. Андыйлар дуслары, туганнары белән аралашудан да ояла. Һәм бу – бик куркыныч. Әлеге фобияне ничек булдырмаска соң? Җавап – язмада.

Әгәр игътибар иткән булсагыз, күп кенә фобияләрнең атамалары грек сүзләре кушылып ясалган. Һәм бүгенге термин да искәрмә түгел. Ул anthropos – «кеше» һәм phobos – «курку» сүзләре кушылудан барлыкка килә.

Нәрсә соң ул антропофобия?

Антропофобия дип, кешеләрдән, яңа танышулардан куркып калуны атыйлар. Ул кешенең нинди яшьтә, нинди йөз-кыяфәттә, җенестә булуына карамастан барлыкка килә.

Антропофобиянең билгеләре

Алдан ук шуны  искәртеп үтәргә кирәк: әлбәттә, барыбызның да беркемне дә күрәсе килмәгән, үзең генә каласы килгән вакытлары була. Бу –  нормаль күренеш. Ә фобиянең чын билгеләре түбәндәгеләр:

– сез булдыра алганча аралашудан качасыз

– авыр хәлдә калган очракта да кешедән ярдәм сорамыйсыз (мәсәлән, таныш булмаган шәһәрдә адашсагыз, юл сорап мөрәҗәгать итмисез)  

– үз-үзегез белән сөйләшәсез

Антропофобия барлыкка килүнең сәбәпләре

– Беренче чиратта, бу геннардан килергә мөмкин.

– Әти-әниләрнең баланы кечкенәдән куркытып үстерүе дә бу җитешсезлекне китереп чыгарырга мөмкин (мәсәлән, балалар мәйданчыгына килгәч: «Бу бала белән уйнама, аның белән дуслашма!» – дип әйтү балада кешеләргә карата начар фикер уята).

– Яшьтәшләре арасында үзенә карата хөрмәт тоймау.

– Кешенең характерына бәйле (үзеңә карата ышаныч булмау, икеләнү).

Алсу Фролова (психолог):

– Кечкенәдән әти-әни балага үзе турында бернинди дә мәгълүмат бирми, шуңа күрә, әлбәттә инде, баланың үз фикере булмый, дөньяга карата үзгә караш йөртми.

Бу вакытта мин аерым уен форматында булган бер техника кулланам. Ул «Син кем?» дип атала. Мин балага «син кем?» дип сорау бирәм, ә ул җавап бирергә тиеш. Әлбәттә, дәвалануның башында бала бернигә дә җавап бирә алмаска мөмкин. Хәтта «мин – кеше» дип тә җавап бирә алмый. Шушы уенны берничә тапкыр уйнаганнан соң, мин аннан җаваплар ала башлыйм. Шулай әкренләп без бу исемлекне йөзгә кадәр җиткерәбез. Ул анда үзенең исемен, фамилиясен, статусын, нинди спорт төре белән шөгыльләнгәнен әйтә. Мәсәлән: «Мин – Раилә, мин – кыз, мин – укучы, мин – яшүсмер, мин –гимнастка...» Уенның максаты: балада үзе турында фикер булдыру. Уен дәвамында ул үз- үзен танып белә башлый. Үзе турындагы бу мәгълүмат аның башыннан «кеше минем турыда нәрсә уйлый икән?» дигән фикерне алып атарга ярдәм итә. Бала үзенә нәрсә кирәген аңлый башлый. Бу фикерләү булмаса, ул үзе турында башкалар фикер йөрткәнчә генә уйлый, шуның белән яши. Һәм шул вакытта кешеләрдән курку барлыкка килә.

Әти-әниләр колагына

Әгәр үсә барган дәвердә балагызның бу чир белән очрашмавын теләсәгез:

– яратуыгызны күрсәтегез

– тәнкыйтьләмәгез

– башка балаларны аңа үрнәк итеп куймагыз

– бала белән үзара дустанә мөнәсәбәт оештырыгыз

Бу кызык!

Кешеләрдә барлыгы куркуның йөз төре билгеле:

Геронтофобия – олы яшьтәгеләрдән курку

Виккафобия – сихерчеләрдән курку

Дентофобиятеш табибыннан курку

Погонофобия – сакаллы кешеләрдән курку

Ксенофобия – чит ил, башка милләт кешеләреннән курку һ.б.

Ильвина ШӘЙХУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев