Логотип Идель
Бу – тема!

АНТИГРАВИТИ-ЙОГА – КАБАТЛАНМАС КИЧЕРЕШЛӘР ЧЫГАНАГЫ

Аны ничек кенә атамыйлар: һавадагы йога, Fly Yoga, аэройога, гамаклы йога, антигравити-йога. Бу юнәлеш, яңа булуына карамастан, инде бик популяр!

Гамаклы йога – исеме үзе турында үзе үк сөйли: бөтен күнегүләр дә махсус җайланмаларда эшләнә. Тартыла торган зур тукымадан ясалган атынгычлар турыдан-туры түшәмгә беркетелә. Тукыма, гадәттә, нейлоннан, шуңа күрә 180 килограммга кадәр булган авырлыкны күтәрә ала.

Әлбәттә, башка спорт төрләрендәчә, бу юнәлешнең дә үз таләпләре һәм кагыйдәләре бар. Алар турында тулырак белү өчен, без Индирия” йога үзәгенең тәҗрибәле инструкторы Татьяна Давыдовага мәрәҗәгать иттек.

Татьяна: “Аэройогага килгәнче үк, аның зарарлы була алуы турындагы күрсәтмәләр белән танышырга кирәк. Салкын тиеп авырганда, йөкле хатын-кызларга, баш имгәнүләре һәм ашказаны-эчәк трактында өзлегүләр булганда, күрем килгәндә, үзегезне начаррак хис иткәндә шөгыльләнергә ярамый. Шулай ук югары кан басымы, варикоз, калкансыман биз эшчәнлеге бозылганда, тромбофлебит, күз челтәрендәге өзлегү, умыртка баганасы зарарланганда, умырткалыкта бүсер булганда да тыела”.

Әгәр алда әйтелгән күрсәтмәләр сезгә кагылмаса, антигравити-йога рөхсәт ителә. Котлыйм! Аэройога үзендә акробатика, калланетика, йога һәм пилатес элементларын берләштерә. Сезнең әлегә кадәр бу өлкәләрдә шөгыльләнгәнегез булмаса да, куркырга кирәкми. Ышанып әйтә алам: бар да килеп чыгачак! Антигравити-йога – кабатланмас кичерешләр чыганагы. Син биредә үзеңне нәкъ һавада очкан кебек хис итәсең. Шулай ук ул умыртка баганасындагы киеренкелекне, арыганлыкны бетерә, эмоциональ халәтне тигезли, кан тамырларын чистарта, кан әйләнешен яхшырта, хәтерне арттыра, картаю процессын акрынайта. Сез аэройоганың файдасын берничә дәрестән соң ук сизә башларсыз.

Аэройога төп физик күнегүләрдән тыш дөрес итеп сулыш алырга да өйрәтә. Нәтиҗәдә каныбыз кислородка байый, һәм гомуми халәтебез яхшыра.

Димәк, буш вакытыгызны аэройогага багышласагыз, тәнегез дә, баш миегез дә ял итәр!

Талия ТӨХФӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев