Логотип Идель
Бу – тема!

АННАН КАЧЫП БУЛМЫЙ!

Ул үзен Россия кызлары арасында иң мөһиме дип атый. Аның Инстаграм профиле безнең илдә иң популяр булып танылган. Күпләр аны ярата, күпләр күрә алмый. Ул бөтен җирдә. Аның исеме – Ольга Бузова.

Исеме: Бузова Ольга Игорь кызы

Туган көне: 1986 елның 20нче гыйнвары

Туган җире: Санкт-Петербург шәһәре

Эшчәнлеге: алыпбаручы, җырчы, актриса, дизайнер, язучы

Ольга Бузова хәрбиләр гаиләсендә туган. Кечкенәдән инглиз, немец һәм литва телләрен үзләштергән. Мәктәпкә яшьтәшләреннән иртәрәк барган.

Урта мәктәпне көмеш медальга тәмамлаганнан соң, Бузова Санкт-Петербург университетының география факультетына укырга кергән. Аны ул кызыл диплом белән тәмамлаган.

Бузованың йолдыз тормышы ТНТ телеканалының «Дом 2» исемле танылган проектына барып тоташа. 20 яшендә Ольга анда катнашучы булып килә, ә 5 елдан әлеге тапшыруны үзе алып бара башлый.

Йолдыз «Дом 2» тапшыруы белән генә чикләнеп калмыйча үзен ТНТ телеканалының башка проектларында да сыный. Фильмнарда, сериалларда, шул исәптән «Универ»да рольләр башкара. Үзен театр өлкәсендә дә күрсәтә.

Җырчы карьерасын Ольга 2011 елда башлый. Беренче җырын Бузова рэпер T-Killah белән бергә яздыра.

Телеалыпбаручы 4 китап авторы да булып тора. Ольганың «Роман с Бузовой», «Любовь онлайн», «Дело в шпильке. Советы стильной блондинки» һәм «Цена счастья» исемле китаплары бар. Йолдызның соңгы китабы укучыларда аеруча да зур кызыксыну уяткан. Кечкенә форматта һәм әллә ни калын булмаган китапның бәясе уртача 2000 сумны тәшкил итә.



Бузованың үз кием маркасы бар. «Ольга Бузова Design» кызлар өчен төрле стильдәге киемнәр тәкъдим итә һәм аларны бөтен җир шары буенча сата.

2012 елдан 2016 елга кадәр Бузова «Локомотив» футбол командасы футболчысы Дмитрий Тарасовның хатыны була. Нәкъ менә шушы вакытта Ольга Инстаграмны актив кулланучы буларак таныла башлый. Бузова бертуктамый үзенең карьерасы һәм шәхси тормышы белән бәйле фотолар кертә. Ә Тарасовлар гаиләсен җанатарлары «Тарабузики» дип йөртә.

Популярлыгы болай да баш әйләнерлек булган йолдызга ире белән аерылышуы тагын да күбрәк популярлык өсти. Тимерне кызуында сугарга кирәк дигәндәй, бу вакыйгадан соң Бузова тагын да тырышыбрак иҗат итә башлый.

2016нчы елда ул үзенең беренче шәхси җырын яздыра. «Под звуки поцелуев» җыры, Интернетка чыгу белән, бөтен топ-чартларда беренче урынны яулый. Ә 2017 елда Бузованың шушы ук исемдәге беренче альбомы чыга.

Хәзер йолдызның дистәләгән җыры, клиплары һәм берничә армия тыңлаучысы бар. Бузова Россиянең иң зур шәһәрләрендә концертлар куя.



Иҗатының нәтиҗәле, үзенең популяр һәм халыкка кызыклы булуы йолдыз каршында күп мөмкинлекләр ача. Соңгы елларда Ольга күптөрле бүләкләргә һәм премияләргә лаек булды. Мәсәлән, күптән түгел Бузовага рус эстрадасының иң престижлы премияләренең берсен – «МузТВ» телеканалы премиясен тапшырдылар.

Тыңлаучылары күп, популярлыгы зур булса да, Бузованы яратмаучылар шактый. Андый кешеләр тамашачы арасында гына түгел, ә башка йолдызлар арасында да бар. Кыскасы, Бузовага үзе турында начар һәм матур булмаган фикерләр еш ишетергә туры килә.

Әмма шуңа да карамастан, ул әле туктарга җыенмый. Күптән түгел Ольга Мәскәү үзәгендә үзенең «Buzfood» исемле беренче ресторанын ачты. Анда ул тыңлаучыларын салатлар белән сыйлаячак.

Ә YouTubeта Ольгага һәм аның иҗатына багышланган «БузоваTV» исемле онлайн-канал эшли. Киләчәктә йолдыз аны телевизорларга да кертергә планлаштыра.

Илгиз Шәкүров әзерләде


Фотолар «ВКонтакте» социаль челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев