Логотип Идель
Бу – тема!

«АННА КАРЕНИНА» ЗАГСка ҖЫЕНА

Лев Толстойның “Война и мир”ын укымасаң да, һичшиксез, 800 битлек “Анна Каренина” белән танышып чыгарга кирәк. Бер ай вакытың бар әле. Нәкъ менә ноябрьдә Казанда “Анна Каренина” дип исемләнгән беренче иммерсив спектакль күрсәтәчәкләр. Аның режиссеры, драматургы, актерлары – барысы да тамашага килгәнче, әсәрнең ким дигәндә кыскача эчтәлеге белән танышып чыгарга, бер дә булмаса фильмын булса да карарга киңәш итә.

Иммерсив спектакль – ни бу?


СҮЗЛЕК:
Иммерсив спектакль – “иммерсив” сүзе тәрҗемә иткәндә, «чуму» дигәнне аңлата. Ягъни әлеге спектакль вакытында тамашачы актерлар белән бер киңлектә шушы тамаша эченә үзе дә кереп китә. Моның өчен төрле инструментлар кулланыла. Ул актерлар белән элемтәдә була, исләрне тоя, декорацияләрне тотып карый, музыкаль фонны тыңлый.

Иммерсив спектакль берничә төргә бүленә:

  • спектакль-променад (билгеле бер маршрут алып барган юл күрсәтүче була);

  • инсталляцияле;

  • спектакль-кино (кинофильмнар кулланыла);

  • спектакль-сәяхәт (“Анна Каренина” шундыйлардан, биредә юл күрсәтүче булмый, тамашачы үз спектакленең режиссерына әверелә; биредә йөрер, предметлар белән элемтә өчен тулысынча ирек бирелә. Ләкин бөтен тамашаны да тулысынча күреп булмый, чөнки ул берничә локацияләрдә бер вакытта бара )

  • Ни өчен без нәкъ менә шушы романга тукталдык соң? “Анна Каренина” романындагы композиция күп линияле. Аларның икесе бертигез хокуклы: Анна Каренина һәм Вронский, Левин һәм Кити. Безнең спектакльдә персонажлар күбрәк. Нәтиҗәдә, 16 төп линия була, – ди спектакльнең баш режиссеры Диана Сәфәрова.


[caption id="attachment_30118" align="aligncenter" width="1170"] Фото: www.tatar-inform.ru[/caption]

Хэштегсыз спектакль була димени?


- Елдан-ел тамашачыны шаккаттыру авырлаша бара. Соңгы вакытта дөнья бик каты үзгәрде. 2D, 3D форматлары барлыкка килә. Ә “Анна Каренина”ны 5D спектакль, дип әйтеп була. Әгәр иммерсив спектакль турында сүз барса, бу тамашачыны спектакль процессына алып керү дигән сүз. Спектакльгә килүче өчен бу үзенә күрә, комфорт зонасыннан чыгуны аңлатачак, сынау булачак. Чөнки аны кабул итәр өчен, иркенлек таләп ителә. Бу шок терапиясе дә булырга охшый. Театр – ул тамаша гына түгел, ә безнең авыруларыбызга да дәва да әле. Бу спектакльне кую команда өчен зур риск, – ди Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.


Спектакльнең төп хэштегы – #ктобезгреха. Министр фикеренчә, ул бик дөрес сайлап алынган. Чөнки бүгенге тиз ритмлы заманда без тиз арада башкаларны яманларга, тикшерергә күнеккән. Ә бу спектакль безнең әйләнә-тирәбездә булган вәзгыятьне аңлатырга булышачак.

Кемнәр куя?


Әлеге масштаблы проект “Живой город” заманча сәнгатькә булышлык күрсәтү фонды тарафыннан Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казан Мэриясе белән берлектә тормышка ашырыла. Аның генераль спонсоры – “Татнефть” ширкәте. Биредә Г. Камал, Казан дәүләт яшь тамашачылар театрлары актерлары да катнаша.

“Живой город” фонды инде 4 ел дәвамында кино, заманча сәнгать, театр юнәлеше белән шөгыльләнә. Күп кенә проектлары “Угол” иңади лабораториясе киңлегендә бара. Андагы барлык проектлар да экстремаль формада ясала. Шуңа да тамашачылар аудиториясе зур түгел. Иммерсив спектакль турында “Живой город” белгечләре күптәннән уйланган, чөнки бу – кызыклы форма. Җитмәсә, элеккеге ЗАГС бинасында “Город арт-подготовка” фестивале вакытында бер проект эшләгән булганнар. Шуңа бинасы да кызыксындыру уяткан. Нәтиҗәдә, спектакль – бинаны, бина спактакльне тапкан булып чыга.

[caption id="attachment_30119" align="aligncenter" width="1170"] Фото: www.tatar-inform.ru[/caption]

Анора Халматова, актриса, спектакльдә Анна Каренина роле

- Анна кичә дә булды, бүген дә бар, иртәгә дә булачак. Чөнки ул куркулары, көчсезлеге булган хатын-кыз. Ләкин шуңа да карамастан, Анна хисләре артыннан атларга, җәмгыятькә каршы барырга курыкмый. Ул “мәхәббәт” сүзен үзенчә аңлый, шулай ярата да. Безнең героиня ана назыннан, чын гаиләдән мәхрүм була. Шуңа да бөтен булган ситуацияләрдән, үзе булдыра алганча, чыгу юлын таба. Бу – һәркем өчен дә якын образ. Тамашачы беренче тапкыр спектакльне персонаж күзе белән карый алачак. Театр – ул йөрәк өчен массаж. Ә мондый зур пландагы спектакльдә без шәп массаж тоячакбыз.

Билет бәясе... тешли!


Шунысы да бар: әлеге спектакльне берьюлы бары тик 150 кеше генә карый ала. Яшь буенча чикләү – 18+. Спектакльгә керү өчен гадәти билетның бәясе – 3500, ә VIP-билетның бәясе 15 000 сум тора. Оештыручыларга моңа кагылышлы сорауны “Ялкын” журналы хәбәрчесе дә бирми кала алмады.

- Чынлыкта, бу проект коммерцияле түгел. Ләкин шуны аңларга кирәк: бер спектакльдә катнашкан кешеләр саны күп. Анда 40 актер һәм 50 администратор катнаша (без аларның барысын да күрмәсәк тә). Әле шуның өстенә бинаны тоту, аңа хезмәт күрсәтүне һәм башка чыгымнарны онытмаска кирәк. Мона финансист булмыйча да, шактый зур сумма булганын санап чыгарырга мөмкин. Шуңа да спектакльгә керү өчен без шундый бәяләр куярга мәҗбүр булдык. Әлбәттә, мондый системада спектакльгә эләгергә теләгән һәркем өчн мөмкинлекләр булдырылырга тиеш. Шул уңайдан, без акцияләр, Instagramда “Анна Каренина” укып билет оту мөмкинлеге оештырабыз. Студентлар, билет алырга мөмкинлеге булмаганнар да тамашага эләгә алсын эшләнелә бу, – ди Инна Яркова.


“Анна Каренина” спектакле турында кыскача:



  • биредә билгеле бер сәхнә юк;

  • бинаның 1700 квадрат метр мәйданы сәхнә буларак хезмәт итә;

  • тамаша өчен 25 бүлмә кулланыла;

  • иң зур декорациянең авырлыгы – 1 тонна, ул икенче катта урнашкан;

  • вак бутафория барлыгы – 1000 элемент;

  • 19 гасыр образын булдырыр өчен, спектакльгә Самара, Саратов, Ханты-Мансиййск, Новосибирск шәһәрләрендәге хәерче базарларыннан реквизитлар сатып алынган;

  • әлеге спектакльгә реквизитлар җитештерүдә 100 кеше катнаша;

  • ут, тавышны көйләр өчен бин буйлап 10 чакрым чыбык сузылган;

  • актерларга 100 костюм тектерелгән;

  • Анна Каренина спектакль дәвамында 5 төрле кием кия;

  • 25 бүлмәнең һәрберсендә ут, тавыш белән җиһазландыру эше аерым бүлмәдән башкарыла. Анда 70 видеокамера урнаштырылган.

  • Спектакль куела торган бина – элеккеге Демидовлар йорты. Ул 1845 елда сәүдәгәр Демидовларга дип салынган, аннары аны эшәкәр Кокорев сатып ала. Бу йорт хәтта Идел-Кама акционер банкының Казан бүлеге буларак та хезмәт итә.

  • актерларны кастинг буенча сайлап алганнар;

  • спектакль репетициясе тәүлек буенча дәвам итә;

  • тамаша 3 сәгать буе бара;

  • тамашачы спектакльдән теләсә кайсы моментта китә ала;

  • спектакль 6 ай яки 1 ел барачак. Премьера блоклар белән чыгачак. Мисал өчен, башта 3, 4, 5, аннары – 8, 9, 13,14 ноябрьдә.

  • тамашачы спектакльгә үзенә уңайлы булган кием киеп килсен;

  • Һәркем тамашаны махсус битлекләрдә караячак. Шуңа да күзлек урынына линза киеп килергә тәкъдим итә спектакльне оештыручылар. Соңыннан битлек тамашачыга кала.

  • Спектакль барышында махсус кибет тә була. Аннан спектакль өчен булдырылган сувенирларны сатачаклар.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев