Логотип Идель
Бу – тема!

АНГЛИЯ: БЕРЬЕЛЛЫК КВЕСТ!

Марат Шәмсемөхәммәтов чит илгә укырга, күпләр кебек, студент вакытта түгел, ә магистр булгач бара. Англиядә узган бер елын күңелле квестка тиңли ул. Ни өченме? Барысын да үзеннән сөйләтик.

Чит ил дипломың булса...

Маратның үзе турында сөйләвен тыңлаганда, төрле шәһәр исемнәре бер-бер артлы яңгырап кына торды. Менделеевскида туган, Чаллыда мәктәп тәмамлаган, Санкт-Петербургта дәүләт университетында укыган. Биология укытучысы. Булачак һөнәрен 8нче сыйныфта укыганда ук уйлап куя. Башта биологка, соңыннан гына укытучылыкка укырга була. «Мин табигатьне яратам. Беренче эш итеп биология факультетында укуым дөрес адым булды дип уйлыйм. Табигатьне “тотып” карап, үзем күреп өйрәндем. Башта ук укытучылыкка кергән булсам, практика аз булыр иде», – дип сөйли Марат. Сүз уңаеннан, аның әтисе дә биология укытучысы.

Биолог дипломын алгач, Марат әйткән сүзенә тугры кала: Питерда магистратурага укытучылыкка укырга керә.Параллель рәвештә мәктәптә укыта башлый. Булды бит инде, тыныч кына укып һәм эшләп йөр, дияр күпләр. Әмма юк, Маратка бала чагыннан килгән хыялы– чит илдә уку тынгылык бирми. "Чит илдә алган белем кешенең профессиональ яктан үсеше өчен дә, авторитеты өчен дә мөһим. Сер түгел, чит ил дипломы булган кешегә күп ишекләр  җиңелрәк ачыла", – ди Марат.

Марат Англиядә бер ел «Глобальное образование» дип аталган программа буенча белем алган. «Глобальное образование» – әйдәп баручы чит ил университетларына укырга кергән Россия гражданнарына финанс ярдәме күрсәтә торган программа. Ул Россиядә кадрлар мәсьәләсен яхшырту өчен уйлап табылган: программада катнашучылар чит илдә укып кайта да туган илләрендә эшли. Программада фән, мәгариф, инженерия, медицина һәм социаль өлкәдә идарә юнәлешләре буенча укырга кергән белгечләр катнаша ала.

«Глобальное образование» – чит илдә уку мөмкинлеге бирә торган иң популяр программаларның берсе. Гади тел белән аңлатканда, аның тәртибе болайрак:

1. Чит илдәге уку йортына укырга керәсең (укырга керүеңне «Conditional offer»дип аталган кәгазь белән расларга кирәк. Аны уку йорты бирә).

2. Россиядәге берәр оешма белән килешү төзисең.

3. Сиңа билгеле бер күләмдә акча бирәләр (бу акча уку һәм фатир арендалау өчен тотыла).

4. Бер елдан да азрак булмаган вакыт чит илдә укыйсың.

5. Уку тәмамлангач, 30 көн эчендә Россиягә кайтасың һәм килешү төзегән оешмада эшлисең.

Марат эшне уку йортын сайлаудан башлый. Моның өчен аңа 1 ай вакыт кирәк була. Россиядәге «берсе булмаса, берсе булыр» дигән гадәткә тугры калып, гаризаны берничә югары уку йортына бирә: Лондондагы университет колледжы (University College London), Лондондагы король колледжы (King’s College London) һәм Рединг университеты (University of Reading). (Англиядәге колледжлар, бездәге кебек, урта белем бирми, алар университетлар белән бер дәрәҗәдә. И.Ш.) Нәтиҗәдә Марат Лондондагы университет колледжының Мәгариф институты (UCL Institute of Education (IOE)магистры була.

Сессия анда да бар

«Англиядә уку авыр булды дип әйтмәс идем, адаптация чорын бөтен җирдә узарга кирәк. Бер ел күңелле квест кебек булды. Әле бер проблема килеп чыга, әле икенчесе... Нинди авырлыклар килеп чыгасын алдан белсәм, бәлки, бармаган да булыр идем»,– дип көлә Марат.

Уку процессында истә калган һәм ошаган әйберләр шулар:

1. Модульләрне, ягъни укыячак фәннәрне студент үзе сайлый. (Чит илдә укып кайткан бөтен студентка иң ошаганышул бугай.– И.Ш.). Магистрларның уку елы 3 семестрга бүленә. «Сессия» дигән куркыныч сүз аларда да бар: һәр семестр азагында студентларны сыныйлар. Марат миңа сер итеп кенә әйтте (ә мин сезгә сер итеп әйтәм): бер сессиясен ул бирә алмаган.Бирем буенча халыкара белем бирү темасына эссе язарга кирәк булган. Марат Татарстан мәктәпләрендә татар телен укыту турында язган (ул вакытта әлеге мәсьәлә республикада аеруча актуаль иде.– И.Ш.).Укытучыга Маратның эшендә теория өлеше җитмәгән. Шуңа эссены кире язарга туры килгән.

2. Англиядә һәр студент белән индивидуаль эшләү көчле, ди. «Бездә лекция тыңлыйсың да аннары имтиханда шуны укытучыга кире сөйлисең. Ә Англиядә, яңа туган бала йөрергә өйрәнгән кебек, барысын да үзең эшлисең, укытучылар ярдәм генә итә. Мәсәлән, диссертация темасын үзең сайлыйсың. Укытучылар бу эшкә бөтенләй кысылмый. Шулай ук алар эмоциональ һәм психологик яктан бик нык ярдәм итә», – ди Марат.Үзең эшләгәч, үз-үзеңә ышану да арта. Бәлки,шуның өчен дә чит илдә иркенрәк фикер йөртәләрдер...

3. «Гадәттә, дәресләрнең темасын алдан ук беләсең. 1-2 мәкалә укысаң, син дәрескә әзер. Укырга килгәч,төркемнәргә бүленеп, фикер алыша идек. Бу бик кызыклы! Һәркемдә төрле фикер. Аларны тыңлап, хәтта теләмәгән кешенең дә фикерләү сәләте үсә. Укуның инглиз телендә булуы телне камилләштерү өчен әйбәт булды».

«Барысы да кешеләр өчен»

Әйтеп киткәнемчә, программа кысаларында бирелгән акчаны укуга түләүгә һәм фатир арендалауга тоталар. Маратка 2 миллион 600 мең сум акча биргәннәр. Әмма ул акча җитмәгән. Чөнки Лондон, гомумән Англия,- бик кыйммәтле җирләр. Грант акчасына өстәп, бераз бурычка акча алырга һәм белем алуны мәктәптә укыту белән бергә алып барырга туры килгән.

Англиядән соң Марат Мәскәүдә яшәгән. Хәзерге көндә ул Ташкентта балалар укыта. «Англиядәге нәрсәләр сагындыра?» -дип сорагач, Марат китапханәләр турында сөйләде. «Уау!» –аның китапханәләрнекыскача тасвирлавы шул. «Андагы китапханәләрдә яшәргә була. Аларда шулкадәр уңайлы. Кирәк китапны үзең табып аласың, кире куясың. Булмаган китапларны башка шәһәрдән алып кайтып бирәләр. Еш кына: «Инглиз галимнәре шуны-шуны исбатлаган,  дип сөйлиләр. Исбатлыйлар инде! Андыйшартларда, чыннан да, нәрсәдер исбатларга була. Инглиз галимнәренең исбатларга вакыты бар!»– ди Марат.

«Гомумән, Англия – яшәү өчен бик уңайлы урын.Анда үзеңне куркынычсызлыкта, ышанычлы тоясың. Кыскасы, барысы да кешеләр өчен...»

Илгиз ШӘКҮРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев