АМЕРИКАДА TIKTOK ЯЗМЫШЫ
TikTok - бүгенге көндә иң танылган социаль челтәр һәм видеохостинг. 2016 елда Кытайда барлыкка килгән әлеге кушымта күпләрнең йөрәгенә хуш килде! Әмма Америка Кушма Штатлары хакимияте бу факт белән бераз килешеп бетми, бугай...
Американың дәүләт секретаре Майк Помпео Fox News телеканалына биргән интервьюсында Америка хакимияте үз территориясендә TikTok кушымтасын тыярга җыенуы турында сөйләде. Әлеге кушымтаны тыйган Һиндстан үрнәгенә иярүләре турындагы сорауга: «Без әлеге мәсьәләгә бик җитди карыйбыз. TikTok ка килгәндә, Кушма Штатлар барысын да тиешенчә хәл итәчәк дип ышандыра алам», - дип җавап бирде ул.
Исегезгә төшерәбез, июнь азагында Һиндстан 59 Кытай кушымтасын, шул исәптән TikTok, UC Browser һәм WeChat мессенджерын тыйды. Һиндстан хакимиятләре әйтүенчә, бу программалар дәүләт суверенитетына һәм милли бөтенлегенә, иминлегенә зыян сала...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 апреля 2024 - 16:17
«ДЕЖУРНЫЙ ПО ПЛАНЕТЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ УЗДЫ!
-
17 апреля 2024 - 16:11
КЫТАЙ ГАЛИМНӘРЕ БИЕРГӘ КУША!
-
16 апреля 2024 - 16:55
ТУКАЙНЫҢ ТУГАН КӨНЕ УҢАЕННАН УКУЧЫЛАР «МӘҢГЕЛЕК ШИГЪРИЯТ» БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРЫЛА
-
14 апреля 2024 - 13:33
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯГӘ ЭШЛӘР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
Нет комментариев