Логотип Идель
Бу – тема!

АМБИЛИМПИКС: МӨМКИНЛЕКЛӘРГӘ ЧИКЛӘР ЮК!

Киләсе атна вакыйгаларга бик бай булачак. Чараларның күбесеннән без дә читтә калмаячакбыз. Мәсәлән, 16-17нче октябрь көннәрендә узачак «Абилимпикс» мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында IV профессиональ осталык милли чемпионатын игътибарсыз калдыра алмыйбыз. Бу хакта "Ялкын"ның ноябрь санында язма булачак.

Нәрсә соң ул «Абилимпикс»? «Абилимпикс» ул берничә көнлек чара гына түгел, мөмкинлекдәре чикләнгән кешеләргә тормышта үз юлларын табарга ярдәм итә торган халыкара оешма. Шунысын әйтү кирәк: әлеге оешманың бернинди коммериция максатлары да юк. Иң мөһиме - ярдәм. Әлеге ярдәмнең нәтиҗәсе - «Абилимпикс» катнашучыларын һөнәри белемнәре нигезендә эшкә урнаштыру, җәмгыятьтә үз урыннарын табу.

«Абилимпикс»ның Мәскәүдә узачак этабында катнашу өчен республикабыздан 180 кеше 25 компетенция буенча көч сынашачак. 16-17нче октябрьдә исә без дә, сез дә әлеге көчле рухлы шәхесләр белән якыннан таныша алачакбыз.

Чаткы Ялкынлы бу җитди бәйгегә «Абилимпикс»ның «Ландшафтный дизайн», «Кирпичная кладка», «Облицовка плиткой» компетенцияләре буенча әзерләнүче егетләрнең тренировкасында булып кайтты. Барсына да җиңү теләп калабыз!

[gallery link="file" size="large" ids="30201,30202,30203,30204,30205,30206,30207,30208,30209,30211,30212,30213,30214,30215,30216,30217,30218,30219"]

Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев