Логотип Идель
Бу – тема!

«АЛТЫН КАЛӘМ» - ТАТАР ЖУРНАЛИСТИКАСЫ БЕЛӘН КЫЗЫКСЫНУЧЫ БАЛАЛАР АРТА

23 июльдән 27 июльгә кадәр «Идел» кунакханәсендә XXVI «Алтын каләм - Золотое перо» фестивале узды. Ул барлыгы 9 журналистика юнәлешенә бүленде. Алар: татарча матбугат, русча матбугат, телевидение, блогерлык, SMM, радио һәм подкастинг, дизайн һәм верстка, фотография. 

Мин әлеге фестивальгә тәүге тапкыр килдем. Шуңа күрә башта  барысы да чит булып тоелды. Саба районыннан да берүзем булгач, күпмедер дәрәҗәдә курку хисе дә булгандыр инде. Тик биредәге иҗади атмосфера шундук үз эченә бөтереп алды. Барысы да ачык йөзле, елмаючан - дуслар табу бик җиңел булып чыкты.

Безнең өчен көн саен кызыклы очрашулар, остаханәләр оештырылды. Иң истә калган кунаклар - Татарстанның Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе җитәкчесе  Рәмис Латыпов, КФУ ның Югары Журналистика мәктәбеннән Леонид Толчинский һәм Ләйсән Абдуллина, алып баручы, блогер Гөлназ Сәфарова, Татарстан Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе урынбасары Римма Ратникова булдылар. 

Шулай да, шәхсән минем үземә  Гөлназ Сәфарова һәм Дамир Фәттахов чыгышлары аеруча ошады. Гөлназ апа бик ачык, тәҗрибәле шәхес. Аның тормыш юлы илһамландыра! Очрашу онлайн форматта гына үтсә дә, «бу хатын-кызда күпме көч һәм түземлелек икән!» - дип уйлыйсың. Дамир Илдусович та аралашуга гади, халыкчан шәхес булып чыкты. Безнең белән бер дулкында булуы, сорауларга аңлаешлы телдә, кайбер очракта бик кызыклы итеп җавап бирүе аеруча исемдә калды.

«Алтын Каләм» дә без 5 көн дәвамында һәрберебез үз юнәлеше буенча эшләдек, камилләштек. Иртәдән кичкә кадәр коридорларда  радио белән подкастинг каләмчеләренең тавышы  яңгырады. Редакцияләрдә дизайн һәм верстка каләмчеләре ярдәмендә журналлар басылып чыкты. Блогерлар, SMM осталары, телевидение юнәлешләре сыйфатлы контент ясады, ә фотографлар даими фоторепортаж оештырдылар.

Эштән соң бераз ял итәр өчен кичке чаралар да онытылмады. Эстафеталар, квизлар, квестлар безне тагын да илһамландырды. Габдулла Тукай иҗаты буенча уткәрелгән квест аеруча истә калды: Шүрәле, күбәләк, Су анасы һәм башка билгеле геройлар безгә төрле-төрле биремнәр эшләттеләр, бөек шагыйребезнең язмышын тагын бер кат искә алырга булыштылар.

Фестиваль ахырында үзләрен күрсәткән барлык катнашучылырга урыннар, махсус номинацияләр һәм бүләкләр тапшырылды. Үзем дә махсус номинациядә җиңүче дипломына ирешә алдым. Бу - минем өчен бик яхшы тәҗрибә булды. Мин башисемнәрне дөрес сайлаудан башлап, иң шәп интервьюлар алу серләренә кадәр төшендем. Фестивальдә минем журналистика, матбугат белән кызыксынуым тагын да артты. Бирегә яңадан кайту, үземне тагын да камилләштерү теләгем зур.

Камилә ГЫЙБАДУЛЛИНА

Фото: Александра Живушкина, Дмитрий Гусев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев