Логотип Идель
Бу – тема!

"АЛТЫН КАЛӘМ" - СИНЕ КӨТӘ!

94 катнашучы, 72 сәгатьлек эш, 56 җиңүче, 39 номинация, 7 газета, 6 телесюжет, 3 көн, 3 төн – бу “Алтын каләм” фестиваленең нәтиҗәләре! 23нче тапкыр үткәрелүче бәйгебез янәдән журналистика белән “җенләнгән” яшь профессионалларны “Павел Миронов” теплоходында бергә җыйды.

Әлеге фестиваль беренче тапкыр 1996нчы елда үткәрелгән. Елдан-ел монда катнашырга теләк белдергән кешеләрнең саны арта бара. Ә быел исә, 300ләп гариза кабул ителгән. Аларның бары тик 100е генә, зональ этапларда үзләрен лаеклы итеп күрсәтә белеп, финалга үтә.

Әле кичә генә Казанның елга портыннан киткән генә кебек иде бит, ә бүген, 14нче июльдә, без бирегә кире әйләнеп кайттык. Зур сәяхәт барышында Зөя, Болгар, Алабуга шәһәрләрендә иҗади командировкаларда булып, төрле тарихи урыннар белән танышырга да өлгердек.



- Өч көн бик күп булып тоеса да, әлеге вакыт бер мизгел кебек узып та китте. Республикабызның истәлекле урыннары буенча бик матур, тирән эчтәлекле сәяхәт ясадык. Ни кызганыч, ул инде тәмаланып килә, ә кызыклы журналистика иленә сезнең сәфәрегез башлана гына әле... Җәмгыятьтә әлеге һөнәргә игътибар әкренләп юкка чыга бара. Ә янда шундый актив балалар булганга, теплоходыбызда ул яшәде, яши һәм әле бик күп еллар дәверендә яшәячәк, дип ышанасы килә. Бу шәп мөмкинлек Татарстан Республикасы яшьләр министрлыгы дуслыгы ярдәмендә чынга ашырылды. Шулай ук сезне илһамландырып, дөрес юлдан барырга өндәп торучы остазларыгыз булмаса, фестиваль уздырылмыйча да калыр иде. Гел креатив булып калганыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Алда да сезгә бары тик уңышлар телим! – дип чыгыш ясады Татарстан Республикасы журналистлар берлеге рәисе Римма Атласовна Ратникова фестивальнең ябылу тантанасында.



Фестивалебезнең төп бүләге, әлбәттә, – гран-при. Әлеге грант иң яхшы каләм ияләренә КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә бушлай уку мөмкинлеге бирә.

Дөресен генә әйткәндә, без гран-при ияләренә лаекларны бик озак, аеруча зур җаваплылык белән сайладык, чөнки быел ул Татарстан Презеденты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән бирелде. Монда без профессиональ сыйфатлардан тыш, кешелеклелеккә дә игътибар итәргә тырыштык. Хәзер сез, грант ияләре буларак, үзегезне лаеклы күрсәтеп, фестивалебезнең данын еракларга таратырга тиеш! – диде Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Надежда Сергеевна Тарасова.

Быел гран-при ияләре кемнәр соң? Менә алар!


Татар матбугаты юнәлешеннән - Зөлфия Хасанова, Арча:


Гран-придан башка барлык бүләкләр бирелеп беткәннән соң, Ангелинаның да дипломсыз торуын күрдем. Ул да минем кебек дулкынланып, нидер көтә сыман. Шул вакытта ук карашларыбыз очрашып, эчтән генә бер беребезне котлап маташа идек инде без! – дип көлә Зөлфия. – Һәм кинәт кенә зал тынып калды. Эчтә аңлатып бетергесез хисләр ярышы. Берни аңламыйм, берни ишетмим, берни әйтә алмыйм... Әйтәрсең лә бөтенләй башка дөньяда! Алып баручының: “Арча кызы”, дигән сүзен генә ишетергә өлгердем, дус кызым Талия, шатлыктан кычкырып, мине сәхнәгә таба этеп тә җибәрде. Шунан кинәт, уянгандай булып, Римма Атласовна белән Надежда Сергеевнаны кочаклап, мөлдерәмә яшьләр тулы күзләрем, калтыраган тавышым белән көчкә-көчкә: “Рәхмәт!” дидем мин!


Ә рус прессасыннан - Ангелина Малова, Казан:


“Алтын каләм”дә мин 2016нчы елдан бирле катнашам. Яшь журналист мәктәбен тәмамлаганда, кураторыбыз Роман Петрович миңа фестиваль турында сөйләп, катнашырга тәкъдим итте. Уйлап та тормыйча гаризаларымы рус матбугаты юнәлешенә җибәрдем. Икенче елга мин сюжет та төшердем, мәкалә дә яздым, бәйгебез сайтын ясауда да катнаштым. Өч еллык шушы тырышлыгым өчен быел гран-при иясе булдым! Дөресен генә әйткәндә, әле дә моңа ышанып бетә алмыйм! Ул минутларда кичергәннәрне сурәтләү өчен сүзләр дә уйлап тапмадым әле! Исемемне ишетүгә, күз яшьләре атылып чыкты! Мондый шәп мөмкинлек өчен “Алтын каләм” фестивален оештыручыларга зур рәхмәтләремне әйтәсем килә. Алдагы елларда тырышып укырмын, үземне бар яктан да күрсәтеп, “фестиваль йөзенә” кызыллык китемәскә сүз бирәм!



“Алтын каләм” фестивалендә мин беренче тапкыр катнашам. Йокламаган төннәр, остазлардан тәнкыйть, төрле очрашулар, остаханәләр минем күңелемдә якты истәлек булып калыр. Әлеге бәйгегә мөмкинлекләр өчен рәхмәт әйтәсем килә! – ди “Иң яхшы телепрограмма циклы” номинациясендә җиңү яулаган Айназ Сөләйманова.

Мин дә мактанып алыйм инде! Үзем әлеге бәйгедә инде икенче мәртәбә катнашам. Былтыр фестиваль темасы буенча диплом бирделәр, ә быел тагын да ныграк тырышып, үземне жәлләмичә, төннәремне йокламыйча, һәрбер мәкаләмә күңел җылылыгымны кушып эшләргә тырыштым. Нәтиҗәсе дә күренеп тора: “Татар телендә иң яхшы публикация циклы” номинациясендә II дәрәҗәле диплом! Минем өчен бу - иҗат баскычымның башы гына әле. Алда әле зур җиңүләр көтә! Фестиваль дәвамында гел ярдәм кулы сузып торучы кураторларыма, дусларыма чиксез рәхмәтләрем!

Шулай итеп, “Алтын каләм-2018” фествале тәмамланды, ә каләмнәр, үз ияләрен табып, Татарстан буйлап таралышты...



Дустым, әгәр синең дә журналистика белән кызыксынуың көннән-көн арта бара икән, “Алтын каләм” сине көтә!

Рүзәл Шәрипов, Арча

Фотолар: Виолетта Дударь, Чистай һәм Тимур Шәйхетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев