Логотип Идель
Бу – тема!

АЛМАЗ ӘСКӘРОВ: “ВОЛОНТЕРЛЫККА КИРТӘЛӘР ЮК!”

Татарстан волонтерлары кайда да сынатмый икәнлеге билгеле инде. Алар Красноярскта узган Универсиаданы шаулатып кайтты. Алмаз Әскәров бу Универсиадада беренче тапкыр волонтерлар делегациясе җитәкчесе булган. Егетнең волонтерлык карьерасы 2012 елда башланган. Әле һаман да ул волонтер булып эшләвен дәвам итә. Шуңа да, делегация җитәкчесе булгач, бу эшнең авырлыгын белә, волонтерларга һәрчак ярдәм итә, белгәнен өйрәтә.

2013 елдан бирле Алмаз – Kazan Volunteers оешмасының актив катнашучысы. Шушы вакыт эчендә күп кенә зур чараларда, стажировкаларда хезмәт куйган. АТЭС саммиты (Владивосток), бобслей һәм скелетон буенча дөнья сериясе этабы (Сочи), 2013 елгы җәйге Универсиада (Казан), Конфедерацияләр кубогы, футбол буенча дөнья чемпионаты (волонтерларның тим-лидеры).  Башта бу аның өчен хобби гына булса, хәзер – чын эше. Ул – Спорт һәм социаль проектлар дирекциясендә волонтерлар белән эшләү департаменты менеджеры.



 - Бер карасаң, волонтерлык эше өчен хезмәт хакы түләнми. Шулай да бу эш сезне нәрсә белән җәлеп итә?

 - Халыкара проектларда катнашу мотивация бирә. Зур бер эшкә үзеңнең өлешеңне кертә аласың. Җитмәсә, үз республика, илеңнең данын яклыйсың. Волонтерлык өлкәсендә шәп тәҗрибәдән кала, яңа дуслар, киләчәктәге эш өчен элемтәләр табарга мөмкин.

 - Татарстан делегациясенә волонтерлар ничек сайлап алынды?

 - Безнең республикадан волонтер булырга гариза бирүчеләрнең саны 400гә якын иде. Алар арасында зур конкурс барды. Аларны Красноярсктагы оешма сайлап алды. Россия төбәкләре арасында волонтерларның иң зур делегациясе дә безнең республикадан иде. Гомумән алганда, Красноярсктагы Универсиадада 5000 волонтер катнашты. Шуларның бары тик 1000е генә – Россия төбәкләре һәм чит илләрдән. Шушы мең кешедән Себер федераль окруыгыннан 550 волонтер эшләде. Моның белән чагыштырсак, чыннан да, без зур делегация идек. Безнең тәҗрибәле булубыз, масштаблы чараларда катнашуыбыз да роль уйнады.

 - Безнең волонтерлар нинди позицияләрдә эшләде?

 - FISU гаиләсе, хөкемдарлар атташелары, атташе-супервайзер, тамашачылар белән эшләүче волонтерлар булып. Безнең яшьләргә җитди юнәлешләрне ышанып тапшырдылар. Мин аларны бары тик мактый гына алам: үз бурычларын тулысынча үтәде. Татарстан волонтерлары кабаттан халыкара масштабтагы чараларга әзер булуын күрсәтте. Красноярскның оештыру комитетыннан да зур бәя бирелде. Аларга килгән өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

 - Красноярскка барган Татарстан волонтерлары арасында тәҗрибәлеләр шактый идеме?

- Аларның күбесе Россиядә, чит илләрдәге чараларда актив катнашкан “карт” волонтерлар, дип әйтсәң дә була. Әмма мондый зур чарада беренче тапкыр катнашучылар да булды. Рекрутинг этабы вакытында рекрутерлар, беренче чиратта, тәҗрибәсе зур булган волонтерларга өстенлек бирә.

 - Волонтерларны нинди таләпләр буенча сайлап алалар?

 - Иң беренчесе, әлбәттә, теләк һәм мотивация булу. Аннары синең профессиональ күнекмәләрне тикшерәләр. Бүген волонтерларга телләр белү – төп шартларның берсе. Функциональ вазифаңа караган компетенцияләреңне белү дә кирәк. Әгәр син атташе икән, кеше белән уртак тел таба белергә тиешсең. Спорт волонтеры булсаң, шушы спорт төрендә балык кебек йөзү кирәк.

 - Татарстан волонтерларын чиратта тагын нинди масштаблы чара көтә?

- Хәзер мөмкинлекләр бик күп. Барысы да егет-кызларның теләгенә бәйле. Әлбәттә, чараларның иң масштаблысы – августта Казанда узачак WorldSkills дөнья чемпионаты. Җитмәсә, хәзер Россиядә волонтерлык яңа дәрәҗәгә менде. Волонтерлыкка ишекләр һәрчак ачык!



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Фотолар геройның шәхси архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев