Логотип Идель
Бу – тема!

АКЫЛНЫ "ҮСТЕРЕП" БУЛАМЫ?

“1 литрлы банкага 3 литр су нишләтсәң дә сыймый инде ул”, - дип шаяртулар  баш миебезнең бар мөмкинчелекләрен җитәрлек дәрәҗәдә белеп бетермәвебездән генә. Сыя! 1 литрлы банкага 3 литр су СЫЯ! Соры матдәбез тиз һәм яхшы эшли башласын өчен әлеге киңәшләргә колак салу гына кирәк! ;-)

1. Рәсем яса. Рәсем  ясау  баш миенең уңъяк ярымшарын тизрәк эшләргә мәҗбүр итә. Шул ук вакытта иҗади сәләтләрне ачуга да ярдәм итә. Яхшы ясыйсыңмы, начармы – иң мөһиме – яса гына. Син бит Эрмитаж күргәзмәсе өчен түгел, ә үзең һәм үз үсешең өчен ясыйсың.

2. Яз. Яза белмәсәң дә яз. Көндәлек алып бар: анда үзеңне борчыган уйларыңны төшер. Язган вакытта аналитик фикер йөртә башлыйсың, баш мие үсеше өчен шулай ук бик яхшы чара.

3. Физик күнегүләр яса. Күнегүләр ясау организмга уңай тәэсир итә, шул исәптән баш миенә дә. Шуңа күрә иренмибез: иртән торгач селкенеп алабыз. Бер дә булмаса, урмада, паркта булса да йөреп, саф һава сулап керәбез ;-)

4. Кроссвордлар чиш. Баш мие эшчәнлегенә файдалы итеп вакыт уздыруның менә дигән чарасы. Хәтерне яхшырту өчен дә яхшы ысул булып тора.

5. Шахмат уйна. Дөньядагы иң шәп уеннарның берсе шахматтыр. Бу уенны уйнаганда логик фикер йөртү, хәтер, игътибарлылык яхшыра.

6. Сораулар бир. Үзеңә яки башка кешеләргә сорау биргәндә син үз соравыңа җавап эзли башлыйсың. Шул рәвешле фикер йөртү, анализлау күнекмәләре яхшыра. Болар барысы да баш мие эшчәнлегенә уңай тәэсир итә.

7. Позитив фикер йөрт. Матур уйлар матур эмоцияләр чыганагы. Уңай эмоцияләр яхшы гормоннар бүленеп чыгуга китерә, ә димәк, фикер йөртү дә яхшыра. Негатив уйлар киресенчә, баш миенең акрынрак һәм начаррак эшләвенә китерә.

8. Стрессны булдырма. Стрессның бик аз гына күләмдә булуы яхшы да әле анысы. Тик менә артык күп булуы организмга бик начар тәэсир итә. Стресс вакытында «кортизол» гормоны бүленеп чыга, ул исә баш мие күзәнәкләренең күпләп үлеменә китерә.

9. Уйлап эшлә. Хәрәкәтләреңне уйлап яза, әйтәсе сүзеңне уйлап әйт. Син бит автомат түгел.

10. Медитация яса. Билгеле булганча, медитация IQны яхшырта, стрессны киметә, баш мие эшчәнлеген яхшырта.

11. Тирән сулыш ал. Тирән сулыш алу кандагы кислородны арттыра, ә димәк, баш мие күзәнәкләре дә кислородка байый. Көненә 10-15 минут вакытыңны сулыш алуга багышла, үзгәрешләр үзен озак көттермәс.

12. Көл! Көлгән вакытта баш миендә эндорфиннар бүленеп чыга. Ә ул исә авыртуның басылуына һәм, гомумән, кешенең уңай халәткә килүенә китерә.

13. Сүз көрәштер. Баш мие эшчәнлеген яхшыртуның яхшы ысулы.Бу вакытта син баш миеңне аргументлар эзләргә мәҗбүр итәсең.

14. Тормышыңа үзгәрешләр керт. Бу бик җиңел: өеңә башка юлдан кайт, башка төрле ризыклар белән туклан, өеңдәге җиһазларның урынын үзгәрт. Болар барысы да баш миен тонуста тота һәм аның яхшырак эшли башлавына китерә.

Акыл белән дус булыйк, дуслар! ??

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев