АКЫЛ ТЕШЕ КУРКЫНЫЧМЫ?

Акыл теше. Сүзен ишетүгә үк калтыратып куя, әйеме? Өстәвенә аның турында меңләгән миф йөри. Әйдәгез, бергәләп шуларны ачыклап карыйк әле ;-) Акыл теше чыга башлаганчы, чанаңны җәйдән әзерләп куй.  ???

Акыл теше башкаларыннан күпкә соңрак чыга торган гап-гади тешләр. Алар – рудимент, ягъни бүгенге көндә организмыбызга кирәк түгел.  Ә хәзер мифларга күчик:

1 миф. Акыл теше яшүсмер чакта чыга башлый.

Бу бик үк дөрес түгел: гадәттә, әлеге тешләр 18-25 яшләрдә чыга. Ә кешелекнең 10-15%ында бу тешләр бөтенләй чыкмый ала. Кайберәүләрдә 1-2се чыгып, калганнары  чыкмаска мөмкин. Шуңа күрә норма булып авызда 28–32 теш булуы санала.

2 миф. Акыл теше чыккан вакыттагы авыртуга түзәргә кирәк.

Әлеге тешләр чыкканда һәр кеше диярлек дискомфорт тоя. Тән температурасы 1-2 градуска күтәрелә, казналыклар авырта. Әгәр уртлар (десна) һәм казнылыклар бик нык авыртса, уртлардан кан яки үлек чыкса, яңаклар шешсә, түзеп йөрергә кирәкми. Вакытында табибка мөрәҗәгать итү мәслихәт.

3 миф. Акыл тешен алдырырга кирәк. Чыккан вакытта ук алдырсаң тагын да яхшы.

Акыл теше гадәти тешләрдән берни белән дә аерылмый. Әгәр дөрес итеп чыксалар һәм комачауламасалар, аларны алдырырга кирәкми.

4 миф. Акыл тешен алдыру куркыныч, авыр һәм авыртулы уза.

Бүгенге заманда теш алдыру алай ук куркыныч вакыйга түгел. Аны алдыру күп дигәндә 1-3 минутка сузылачак. Тешне алдырганнан соң ашамаска киңәш ителә. Кайнар эчемлекләр эчәргә, теш алган урынга тел белән кагылырга ярамый. Табиб киңәшләрен вакытында үтәгәндә яра 5-7 көн эчендә төзәлә.

5 миф. Акыл тешен дәвалап тормыйлар, алдыралар гына.

Юк, монысы да дөрес түгел. Бу тешләр кариеска тизрәк бирешүчән , әмма аларны дәваларга мөмкин.

Нәтиҗәләр ясар чак җитте:


- Рудимент булсалар да, акыл тешләре авыртусыз,  дөрес чыккан очракта бернинди дә зыяны юк һәм башка тешләрдән алар әллә ни аерылмый.


- Акыл тешләр чыккан вакытта еш кына авырттырып чыга. Әгәр әлеге авырту көчле булса, температура күтәрелсә, кан һәм үлек чыкса, вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.


- Акыл тешен алдыру мәҗбүри түгел. Әгәр алар комачауламаса, тияргә кирәкми.


- Тешне алдырырга туры килсә, табиб киңәшләрен үтәү мөһим. Барысын да дөрес эшләгәндә теш урыны тиз төзәләчәк.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 15 апрель 2021 - 15:45
    ЧӘЙГӘ ТОРТ ПЕШЕРӘБЕЗ Чәй эчәргә әйбер бетеп киттеме? Әйдә үзебез пешерәбез!
    726
    0
    0
  • 10 апрель 2021 - 10:33
    ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
    556
    0
    0
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    380
    0
    0

Блоглар