Логотип Идель
Бу – тема!

АКТАНЫШТАГЫ СӘЛӘТЛЕ БАЛАЛАР МӘКТӘБЕ: МАКСАТ – «АКЫЛЛЫ МӘКТӘП» ПРОЕКТЫН ТОРМЫШКА АШЫРУ

Актанышта урнашкан Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат илебезгә хезмәт итәрдәй татар зыялыларын һәм күпкырлы шәхесләрне тәрбияләү максаты белән ачылган. Һичшиксез, кыска вакыт эчендә әлеге белем йорты турында, аның уңышлары хакында Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә дә ишетеп белергә өлгергәннәрдер!

– 2019 елда гимназиябез Россиядәге 20 иң яхшы Сәләтле балалар мәктәбе арасына керде! Биредә белем алган чыгарылыш сыйныф укучылары исә XXI гасыр күнекмәләренә ия булырга, яъни татарча, русча, инглизчә камил сөйләшүдән тыш, программалаштыру телен дә яхшы белергә тиеш. Моның өчен барлык шартлар да тудырылган. Әйтик, быел «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында 3 миллион сум оттык. Бу акчалата бүләк укытучыларның белемнәрен үстерүгә һәм материаль базаны көчәйтүгә тотылды, - ди гимназия-интернат директоры Рузилә Гарипова.

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиядә миллиардер Игорь Рыбаков һәм Екатерина Рыбакова оештырган «Рыбаков фонды»ның республикадагы бердәнбер тәҗрибә мәйданчыгы да урнашкан.

– «Рыбаков фонды» эшчәнлеге федераль грантлар белән бәйле. Искәртеп узарга кирәк, мондый зур бәйгеләрдә катнашучы мәктәп - Татарстанда бары тик без генә! Гимназия, чынлап та, тәҗрибәләр мәйданы. Биредә даими рәвештә онлайн режимда фәнни конференцияләр уздырылып тора. Бөтен Россия буенча эш итәбез, - дип ассызыклады IT- лаборатория җитәкчесе Айдар Шәйхин.

Цифрлаштыру буенча директор урынбасары Фирзәр Әюпов исә гимназия эшчәнлегенең грант кысалары белән генә чикләнмәвен дә билгеләп узды:

– Мәктәптә атна саен диярлек кызыклы очрашулар, викториналар булып тора. Мәсәлән, математика һәм IT юнәлешләре буенча алар шактый. Шулай ук «Акыллы мәктәп» проектын тормышка ашыруны да үзебезгә максат итеп куйдык. Әлеге проект кысаларында барлык кәгазь эшен, отчетларны, җиһазларны барысын бергә туплап, мәгълүмати программа эшләячәкбез. Кәрәзле телефон ярдәмендә мәктәп белән якыннанрак таныша һәм аның белән хәтта идарә итә алачакбыз! Әлеге проектны гимназия кысаларында эшләп, башка мәктәпләргә дә таратырга дигән уебыз бар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев