Логотип Идель
Бу – тема!

АКЧАСЫЗ КҮҢЕЛ АЧУ?!

Күңел ачу өчен акча булмавы әле өйдә телевизор яки компьютер каршында утырырга кирәк дигәнне аңлатмый. Бүген без сиңа бер тиен дә акча тотмыйча вакытны шәп итеп үткәрү өчен берничә киңәш бирербез.

1 киңәш. Мастер-класс яки тренингка языл.


Күңелеңә хуш килгән шөгыльне табу җиңел: бию, рәсем ясау, шахмат... Бүгенге көндә төрле юнәлешләр буенча бушлай тренинг, мастер-класслар табу авыр түгел. Анда эләгү өчен махсус сайтларда теркәлү генә узарга кирәк, ә инде аларны табарга сиңа Инстаграм кебек социаль челтәрләр ярдәмгә килер.

2 киңәш. Базар оештыр.


Әйе! Бүгенге көндә “гаражная распродажа” дип йөртелгән әлеге күренеш бик киң таралды. Дусларың белән үзегезгә кирәкмәгән әйберләр (рәсем, савыт-саба, кием-салым һ.б.) җыеп, кыйбат булмаган бәягә башкаларга сатарга мөмкин. Социаль челтәрләрдә (мисал өчен Вконтакте) очрашу (Встреча) оештырырга, анда вакыт, урынны билгеләргә мөмкин. Эшләгән акчаларны хәйрия фондына тапшырсаң, тагын да яхшы булыр.

3 киңәш. Спорт белән шөгыльлән.


Синең өчен яңа спорт төре булса, бигрәк тә яхшы. Кесәдән акча чыкмасын өчен Интернеттагы фото, видеолар карап шөгыльләнергә була. Шулай ук күп фитнес-залларда бушлай дәресләр дә уза, күзәтеп барырга гына онытма.

4 киңәш. Телләр өйрән.


Бүгенге көндә Интернетта чит телләр өйрәнү өчен мәгълүмат тулып ята.

5 киңәш. Өйдә спа-процедура яса.


Барысы да бик гади: скраб, гель, тоз, арома-майларны тартып чыгар, яраткан музыкаңны куш һәм тышкы дөнья турында онытып торып ял ит.

6 киңәш. Музейга юл тот.


Кайбер музейларга айга бер тапкыр бушлай керергә мөмкин. Бу көннәрне шалтыратып яки интернеттан алдан белеп куй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев