Логотип Идель
Бу – тема!

АКЧАДА ТҮГЕЛ БӘХЕТ!

Бу дөньяда бар нәрсәдә дә акчага корылган дип саныйсың икән... бик нык ялгышасың! Бүген без синең белән була торган, әмма син гел күреп һәм аңлап бетермәгән 16 шатлыгың турында сөйләшербез.   

Димәк, башлыйбыз! 

1. Урамда яңгыр яуганда җылы урын-җирдә йоклау. Яңгыр тамчыларының түбәгә бәрелүеннән чыккан тавышка тәмләп, изрәк йоклау рәхәт, килешәсеңме?

2. Әллә кайчан ук яшереп алып куйган акчаны табып алу. Күптән кигәнең булмаган чалбар кесәсенә кулларыңны шудырасың, ә анда... акча! Узган җәйдә туңдырма алганнан соң калган акча! Баюын баемыйсың инде, хыялланма да, тик күңелләр рәхәтләнеп китә бит!

3. Почта аша кәгазь хат алу. Бүгенге көндә почта тартмасында реклама һәм түләү квитанцияләреннән кала әйберне табу кыен, шулай да көннәрнең берендә син аннан хат табып ала аласың.

4. Үтереп эчәсе килгән мизгелдә салкын су эчеп кую. Чүп утадыңмы син, ә бәлки йөгереп кайткансыңдыр... Тамак кипкән чакта хәтта гади су да бик зур ләззәт китерергә мөмкин бит!

5. Бер үк сүзне ике кешенең берьюлы әйтеп куюы. Әйе, башта бүлмәдә тынлык урнаша, аннан ике кеше бергә бер үк сүзне әйтеп куя. Бу хәлнең синең белән дә булганы бардыр, әйеме?

6. Әле йокларга вакыт бар икәнлеген аңлау. Төн уртасында кисәк кенә уянып китәсең һәм сәгатькә күз саласың...Йокларга әле шактый вакыт бар икәнлеген аңлаудан да рәхәт хис бар микән?

7. Кеше артыннан күзәтү. Утыргычка утыр да, узып баручы кешеләрне күзәт. Һәр кешенең үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Моны күрү һәм аңлау күңелгә рәхәтлек бирә.

8. Үтүкләгәннән соң ук киемне кию. Кышкы салкын көндә өскә җылы кием кию кәефне күтәрә, тәнне генә түгел, күңелне дә җылыта.

9. Таныш исне сизеп алу. Күз алдыңа китер: урам буйлап барганда таныш исне сизеп алу ничек шәп! Бәлки ул балачак иседер, ә бәлки әниеңнең хушбуе исе – ничек кенә булмасын кеше таныш исләргә чын күңелдән куана.

10. Яңа юылган урын-җиргә йокларга яту. Чисталык кешене һәрчак сөендерә.

11. Табигатькә соклану. Машинада барганда тәрәзәнең теге ягында күз явын алырлык матур табигатьне күрү – бәхет.

12. Дусларың, якыннарың белән булган күңелле, бәхетле мизгелләрне искә төшерү. Авыр чакларда елмаеп куярлык көч табу өчен әллә күп кирәкми, әйеме?

12. Чын күңелдән озак итеп көлү. Көлү – иң шәп дәва, дип белми әйтмиләр.

13. Спорт белән шөгыльләнгәннән соң арганлык тою. Кәеф тә күтәрелә, вакытны да юкка әрәм итмәгәнеңне аңлыйсың. Шәп бит?

14. Су чәчрәтеп уйнау. Суйда уйнау һәркемгә тансык.

15. Кемгә дә булса елмаю бүләк итү. Матур сүз әйтү, мактау, ярдәм кулы сузу– кешене елмайтыр өчен әллә ни күп тә кирәкми бит!

16. Эшеңнең нәтиҗәсен күрү.Чүп утаганан соң артыңнан чиста булып калганын күргәч тойган рәхәт хисне хәтерлисеңме?

Вак шатлыкларга игътибар итеп, куанып һәм һәр мизгелгә сөенеп яшәвеңне теләп, “Ялкын”ың ?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев