Логотип Идель
Бу – тема!

АКЧА - ИҢ ЯХШЫ БҮЛӘК?!

Нихао, егетләр-кызлар! Яңа ел бәйрәмнәре узды, язгы каникулга да озак калмый бугай. Ә менә Кытай балалары Яңа ел бәйрәмнәреннән уянып бетә алмыйлар әле.

Кытайча яңа ел бәйрәме – ул Яз бәйрәме, чуньцзе. Бу илдә иң зур һәм мөһим  бәйрәмнәренең берсе. Әлбәттә, бу бәйрәмнең барлыкка килүенә бәйле риваятьләре бик күп. Ләкин төп риваять мондый: борын-борын заманда Нянь исемле бер албасты яшәгән, ди. Һәр ел яңа ел башланыр алдыннан ул, авылларга килеп, йортларны җимереп, хайваннарны һәм балаларны урлап йөри торган булган. Ул көннәрдә бөтен кеше байлыгын, йорт хайваннарын җыеп авыллардан ераккарак китергә тырышкан. Бер заман, бөтен авыл халкы киткән чакта, боларның каршысына кып-кызылдан киенгән бер карт килгән. «Син анда барма, анда якын арада албасты пәйда булачак», – дигән сүзләргә игътибар итмичә юлын дәвам иткән. Берничә көннән барлык халык кире кайтса, карт елмаеп-көлеп утыра икән, ә янәшәсендә фейерверк төпләре ята һәм барлык йорт-хуҗалыклар тимәгән килеш үз урынында торганын күргәннәр икән. Шулай иттереп бу албастыны яхшы кәеф, кызыл төс һәм каты тавыш куркытканын белгәч, кешеләр ел саен шатланышып, сөенешеп, гөрләшеп фейерверклар җибәреп яңа елны каршы ала башлаганнар.



Кытай халкы хорафатка ышанучан. Шуңа күрә, аларның һәр бәйрәмдә нәрсә эшләргә яравы-ярамавы язылган исемлек бар. Яңа ел бәйрәменә бер атна алдан йорт ишекләренә ике яктан да яхшы теләкләр язылган парлы язмалар эленә. «Бәхет» дигән иероглифны кайвакыт өстен аска караталар, бу «бәхет әйләнде», «бәхет килеп җитте» әйтелешенә бик охшаш. 5 көн алдан зурдан кубып өй җыештыралар. 4 көн кала, дуңгыз суеп холодец (койка) ясыйлар. Аның итен әз-әзләп ай буе ашаячаклар. 3 көн кала, дуңгыздан соң тавык чираты җитә. 2 көн кала, барысы да пилмән һәм токмач әзерли. Чөнки яңа елның беренче биш көнендә ризык пешерергә, гомумән, пычак һәм башка очлы әйберләргә кагылырга ярамый. Ә бәйрәм алды көнендә балалар әти-әни йортына кайтып, яисә кунак чакырып, туганнары белән бергәләп яңа ел каршылыйлар.

Ярар, Яңа ел җитте, һәм безнең алда – 2 атна ял. Рәсми яллар 7 көн генә, ләкин бөтен кеше дә озаграк ял итәчәк. Яңа ел иртәсендә бөтен кеше әби-бабаларына, әти-әниләренә кунакка бара. Бу көн өлкәннәрнең кәефен күрү өчен. Икенче көнне, кияүгә чыккан кызлар өйләренә кайтып әти-әниләренең хәлләрен беләләр. Беренче көн ирнең туган йортына, икенче көнне кыз ягына кайталар. Ике көн кунактан-кунакка йөрүдән соң, өченчесендә өйдә калсаң яхшырак. Соң йокларга яту да тыелган. Иртәрәк ятарга кирәк, чөнки дүртенче көндә өй сакчысы кире йортка кайта, аны өйдә каршы алуың хәерлерәк диләр. Шуннан соң Яңа елда эшләргә тыелган әйберләр рөхсәт ителә – тырнак кисү, кырыну, чүп чыгару, ә алтынчы көнне бөтен кеше иске киемнәр, кирәкмәгән әйберләрны чыгарып ташлый. Җиденче көнне, гадәттәгечә, озын гомер символы булган токмач ашыйлар. Беләсегез килсә, андагы токмач безнеке шикелле кыска түгел, ул без белгән спагеттидан да озынрак була ала. Һәм алар аны кулдан басалар. Озынлыгы 1 метрга чаклы җитә ала. Бәлки, шунлыктан ул озын гомер символы булып саналадыр да.



Икенче атна дәвамында төрле рухларга багышланган бәйрәмнәр уздырыла. Бөтен яңа ел яллары 15нче көнне Lantern festival, ягъни фонарьлар бәйрәме, Юаньсяоцзе белән бетә. Бу көнгә Кытайда фонарьсыз бер урам, бер йорт та калмый. Минемчә, бу иң матур вакыт. Бездә Яңа елга ул кадәр гирлянда да элмиләр, хәтта. Кәефең начар булса да, урамга чыгып ямансулап йөри алмаячаксың. Чөнки бу кадәр утны, аҗдаһа, эт, әтәч һәм башка формада ясалган гирляндаларны күреп үзең дә сизмичә елмая башлыйсың. Минем Youtube каналымда бу фестиваль турында кыска гына видео бар.

Әйткәнемчә, эш рәсми рәвештә бары тик бер атна гына туктала. Ләкин, күп кешенең эшләргә башка провинцияләрдән килү сәбәпле, завод-фабрика хуҗалары эшчеләрен бер-ике атна алдан ук җибәрә башлыйлар. Әмма бәйрәмнәр беткәч тә эшкә чыгарга ашыгучы юк. Күп кеше эш урынын алыштыра, кемдер якыннары янында озаграк калырга тырыша. Шулай итеп, бөтен Кытай 7 көн урынына бер ай тирәсе ял итәргә мөмкин. Укучыларның каникуллары 4 атна – яңа елга кадәр 2 атна, һәм яңа елдан соң 2 атна.



Яңа елда бирелә торган иң популяр бүләк – хунбао, яисә кызыл конверт. Кайвакыт алтын да була ала, ә кызыл төстәгеләре алтын рәсемнәр һәм төрле бизәкләр белән бизәлә. Фен-шуй буенча кызыл – материаль байлык һәм уңыш төсе. Конвертка акча салалар. Моның да үз кагыйдәләре бар: 4 саны керергә тиеш түгел, чөнки кытайча «дүрт» һәм «үлү» (сы) сүзләренең әйтелеше бик охшаш. Сигез саны керсә, бик яхшы. Якын кешеләргә, олы туганнарга бүләк-акча 5000 сумнан башлана, балаларга 100-200 сум, бергә эшләгән дусларга 1000-5000 тирәсе. Күбрәк биргән саен, үзеңә күбрәк әйләнеп кайтачак, дип ышана кытайлылар. Бүләкне тапшырганда, иң мөһиме – ике кулың белән бирү. Алучы да, хөрмәт йөзеннән, бүләкне ике кулы белән  кабул итәргә тиеш. 2 мандарин кушып бирсәң яхшы була. Борынгы заманнардан мандарин бары тик байлар ризыгы булып саналган. Һәм аны тапшырып син байлык һәм эшләрдә уңыш теләгән кебек буласың.

Әлбәттә, Кытайдагы Яңа ел бәйрәменең гореф-гадәтләрен мин монда биреп бетерә алмадым. Һәрбер провинциянең үз милли гадәтләре бар. Барысын да беләсегез килсә, үзегез Яңа ел вакытында Кытайга килеп карагыз. Ә бүгенгә шулар иде. Киләсе очрашуларга кадәр!

Мине дә Кытайча Яңа ел бәйрәменә чакырганнар иде. Өстәлләр ризыктан сыгылып тора. Күп төрле салатлар, традицион дөге һәм токмач ризыклары, тәмле итеп пешерелгән ит, балык һәм башка пешкән әйберләр. Кытайлар пилмәнне үзләренең милли ризыгы дип саный. Кытайча исеме – дзяодзы. Риваять буенча, пилмән колак туңмасын өчен уйлап табылган икән. Имеш, колак тәнгә җылылык җитмәүдән туңа, һәм шул җылылыкны күбәйтер өчен, кайнар ризык ашарга кирәк. Кытайлар хаклы бит, килешәсездер? Кыш көнне өйгә кереп әни әзерләгән тәмле кайнар пилмән ашауга ни җитә?!



Илфат Вәлиев
Фотолар авторның шәхси архивыннан алынды

Илфат Вәлиевның Кытайда "күргәннәре" турында тагын укы:


БЕР СӘЯХӘТ ТАРИХЫ: КЫТАЙ “ДӘШӘ” ҺӘМ… ҖИБӘРМИ


БЕР СӘЯХӘТ ТАРИХЫ: ПЕКИН МАҖАРАЛАРЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев