Логотип Идель
Бу – тема!

“АК КАЛФАК” КЫЗЛАРЫ СЫНАУ ТОТТЫ

29 апрель көнне Казанда, Татарстан Язучылар берлеге бинасында II Бөтенроссия “Ак калфак” 9-11 сыйныфта укучы татар кызлары бәйгесенең II туры узды. Катнашучылар арасында Татарстанның төрле районнары һәм Россия төбәкләреннән килүчеләр дә бар иде.

Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе, бәйгенең оештыручысы Кадрия Идрисова беренче турда 70 кыз катнашуын, аларның 21е генә икенчесенә узуын хәбәр итте:

- Жюри әгъзалары кызларыбыз белән әңгәмә корачак. Теләгән сорауларын бирә алачак. Катнашучыларның ничек җавап бирүләре, үзләрен кеше алдында тотулары бәяләнәчәк. Исәнләшә беләме, нинди һөнәрләре бар, йөзләрендә елмаю чаткылары бармы, күзләре нур сибеп торамы – без аларны бүген бөтен якларын исәпкә алабыз. Бүген кызлар белән Галисәгар Камал театында экскурсиядә дә булдык. Алар анда сәхнә артын күрә алды. Тормыш бит гел ал да гөлдән генә тормый. Спектакль әзерләгәнче дә нинди генә эшләр башкарылмый. Кич белән алар белән бергәләп спектакль карарга барачакбыз, - диде ул.



Бәйге башланыр алдыннан Биектауның 1 номерлы мәктәбендә белем алучы Әдилә Зиннәтуллина бер тамчы да курыкмавы турында әйтте:

- Бүгенге тур әңгәмә формасында үтәчәк, шуңа күрә артык борчылмыйм. Үземне ничек бар, шулай тотачакмын. Үзем, гаиләм турында рәхәтләнеп сөйләрмен. Татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадаларда катнашам. Музыка белән мавыгам, җырлыйм. Ниятем - музыка көллиятенә укырга керү. Күңелемә татар халык җырлары бик якын.

Әлеге бәйге турында туган тел укытучысы хәбәр итте. Икенче турга үтү өчен “Мин – милләтемнең киләчәге” темасына эссе язарга, барлык уңышларыңны туплап җибәрергә кирәк иде. Башта югалып калдым. Аннан илһам килде дә, эссе да язылды, диплом-грамоталар да тупланды. Гаиләмдә милли гореф-гадәтләрнең сакланышына багышланган видео да төшерелде.

“Әниең токмач кискәндә син ник карап торасың?”


Жюри әгъзалары таләпчән дә, гадел дә булды. Чаллыдан килгән катнашучы бер кызга: “Бу бәйгедә әниең катнашмый бит. Ник видеода ул токмач кисә, ә син карап торасың? Безгә синең шул эшне эшли белүең кирәк”, - дип кисәтү ясады. Ә укучы кыз югалып калмады: “Сез безгә кунакка кайтыгыз! Токмач кисеп аш пешерермен!” – дип җавап кайтарды.

Конкурсант кызлар шулай ук кул эшләренә осталыкларын да күрсәтте. Мәсәлән, Киров өлкәсеннән килгән Рамилә Гарипова төрле картиналар да ясый. Мамадыш районы кызы Сәйлән Шәйхетдинова калфаклар чигү белән мавыга. Кызлар арасында алкалар ясаучы, оста бәйләүчеләр, букет ясаучылар, татар милли ризыклары пешерә белүчеләләр дә бар иде.

Икенче тур ахырында һәр кызга чигелгән калфаклар бүләк ителде, сертификатлар тапшырылды. Гран-при иясе һәм 6 лауреатның исеме соңрак билгеләнәчәк. Алар 18-20 апрель көннәрендә узган Бөтенедөнья татар хатын-кызлары съездында делегатлар булып катнашачак һәм шунда ук бүләкләнәчәк тә.

Зилә САБИТОВА

Фотолар: www.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев