Логотип Идель
Бу – тема!

“Ак Барс” хоккейчысы белән... таксида! /ФОТО, ВИДЕО/

Укучыларыбыз арасында хоккей белән кызыксынучылар шактыйдыр. Димәк бу язма нәкъ менә сезнең өчен. Билгеле булганча, бүген, 1 апрель көнне, “Ак Барс” хоккейчылары  такси руленә утырып, башкала юлларына чыкты. Шул рәвешле, теләге булган һәркемгә танылган хоккейчылар белән очрашу-сөйләшү мөмкинлеге туды.

Әйе, беләм инде! Күпләрегез бу акциядән һәркемнең файдалана алуына ышанмас. Дөресен генә әйткәндә, мин дә “Ак Барс” хоккейчысы такси белән ишек төбенә килеп туктар дип уйламаган идем. Тик бу чыннан да дөрес булып чыкты. Һәм иң сәере, шәһәр урамнарындагы танылган хоккейчылар утырган 20 машинаның берсен сәгатьләр буе түгел, ә нибары 15 минут көтәргә туры килде. Иң мөһиме, бу “текә” таксины “Яндекс.Такси”ның телефондагы кушымтасы түгел, ә компьютер аша чакырттым.

Менә берзаман телефоныма: “Сезгә машина билгеләнде. Рульдә Владимир Ткачев”, - дигән смс килеп төште. Башта күзләремә ышана алмый тордым. “Ооо, - мин әйтәм, - моңа кадәр бозда гына күрергә күнеккән Ткачевны шулай якыннан күрәчәкмен”. Күрү генә түгел, ул мине машина белән теләгән җиремә илтеп куячак. Шәп!”

Биш минут узды микән, такси килеп тә җитте. Йөгереп чыгып киткәнемне сизми дә калдым. Такси ишеген ачтым да, эчкә чумдым. Ә рульдә... рульдә чыннан да Владимир Ткачев үзе!

“Исәнмесез! Хәлләрегез ничек? Кая барабыз?”, - дип сөйләштерә дә башлады. Мөмкинлектән файдаланып, мин дә сорауларымны яудырдым.

  • Мин тимераякка беренче тапкыр 5 яшьлек чагымда бастым. Әти-әнинең миннән әллә нинди зур спортчы ясыйсы килмәгәндер. Әлеге спорт төренә физик яктан чыныксын, камилләшсен дип китергәннәр. Тик биредә миңа чын-чынлап ошап китте. Әле дә хәтерлим, кечкенә чагымда йорт ишегалдында да шайбалар сугып уйный идем. Күршеләрнең бик каты ачуы килә, мине сүгәләр. Тик мин тренировкаларны дәвам итәм. Ул вакытта Киевта хоккей мәктәбе көчле иде, дип әйтә алмыйм. Шуңа күрә өстәмә рәвештә үзем бик каты шөгыльләндем. Аннары зур-зур турнирларга ала башладылар. Шуннан башланды да инде, - дип сөйләде спортчы.


Шулай матур гына сөйләшеп бара идек, полиция туктатты. Юл йөрү кагыйдәләрен дә бозмадык кебек инде. Мөгаен, полиция хезмәткәрләре дә кумирлары утырган машиналарны сагалап торганнардыр. Рульдә утыручы Владимир Ткачевны күрүгә, авызлары колакка җитте. Ник туктатканнарын да оныттылар, ахрысы. Матур гына аралашып, дусларча көлешеп алдылар.

“Юлда торучы полиция хезмәткәрләре дә шундый көләч, мөлаем була алалар икән”, - дип уйлап та куйдым әле.

Ике-өч минуттан яңадан кузгалдык. Спортчы сөйләвен дәвам итте:

  • Спортта уңышка ирешү өчен, беренче чиратта, баланың үзендә теләк көчле булырга тиеш. Ул бу спорт төрен чын күңеленнән яратсын. Бары тик шул чагында гына алда аны уңыш көтәчәк. Алайса хәзер күп очракта баланың спортчы булуы яшүсмернең үзенә түгел, ә әти-әнисенә кирәк. Ә бу дөрес тактика түгел дип саныйм.


Аралашкан арада хоккейчының үз-үзен тотышына бәя биреп алдым. Ул шундый мөлаем, шулкадәр яхшы кешегә охшаган. Ниндидер йолдызлык чире, начар сыйфатларның әсәре дә юк. Ә минем күп тапкырлар: “оста хоккейчы булу өчен тормышта начар холыклы, бераз оятсызрак булырга кирәк”, - дигән гыйбарәләр ишеткәнем бар иде...

Бу сорауны Владимир Ткачевның үзенә дә бирәм. Аның фикеренчә, бу – стереотип!

  • Спортчы һәрвакыт үзендә кешелеклелек сыйфатларын сакларга, үз-үзенә тугры калырга тиеш. Уңышка ирешү өчен бердәнбер кирәкле сыйфат - спортка хас үҗәтлек!!! Шушы сыйфат, тырышлык һәм осталык бар икән, димәк уңышка күп калмаган дигән сүз.


[embed]https://youtu.be/UMiK5XX4Mzk[/embed]



Менә шулай, дуслар. “Ак Барс” хоккейчысы белән сөйләшеп, аралашып кайттым. Сез дә чакырыгыз! 18.00 гә кадәр вакыт бар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев