Логотип Идель
Бу – тема!

"АЙТИШНИКЛАР" АВЫЛЫ

Хей-хей, дустым! Синең Иннополиста булганың бармы? Юк икән, безгә кушыл! Алдагы минутларда мин синең экскурсоводың булам. Сине онытылмас сәяхәт көтә!

Иннополис – Рәсәйдә беренчеләрдән булып төзелгән IT-шәһәр. Ул Казаннан бары тик 40 километр ераклыкта, республикабызның Югары Ослан районында урнашкан. Әлеге уникаль шәһәрне нәкъ менә Татарстанда төзү фикере Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Никифировка 2010нчы елның җәендә килә. Тиздән әлеге проект Дәүләт Советының еллык утырышында да тәкъдим ителә.



Шунысы кызык, ул вакытта төзеләсе шәһәр “айтишниклар” өчен гап-гади бер авыл гына булыр дип көтелгән. Монда бары тик 50 мең кешелек торак йортлар, офислар, спорт һәм белем бирү үзәкләрен төзергә планлаштырганнар.

Ә Иннополисны проектлаштыруда Луи Тай Керның да катнашканын белә идеңме әле? Ул бит Сингапурда урнашкан күп кенә биналарның бизәлешен уйлап чыгарган кеше! Әлеге сәләтле архитектор 2012 нче елның апрелендә Казанга килеп, Иннополисның үсешен берничә дистә елга алдан тәэмин итүдә зур өлеш кертә: шәһәрнең мәйданын һәм монда яшәячәк халыкның санын 155 меңгә җиткерергә, өр-яңа, кабатланмас биналар төзергә тәкъдим итә. Шушы ук елның 9 июнендә Дмитрий Медведев Рөстәм Миңнеханов белән берлектә төзеләсе шәһәр нигезенә юллама белән капсула салалар. Шул көнән Александр Попов исемендәге технопарк, Иннополис Университеты, кампус һәм йортлар төзергә керешәләр.

Һәм, ниһаять, 2015нче елның 9 июнендә “шәһәр үсеше” төймәсенә басып, Иннополисны рәсми рәвештә ачып җибәрәләр!





Шәһәрнең бүгенге көндә ни хәлдә икәнен үзегез күреп торасыз. Ул бит кайный! Биредә төрле олимпиадалар, утырышлар, бәйгеләр уза. Университетлар, йортлар дисеңме, барысы да килгән кунакларның күз явын алырлык дәрәҗәдә эшләнгән.

Университет дигәннән, ул монда гади генә түгел. Чын “Хогвардс” диярсең! Өч ел гына эшләвенә карамастан, ул инде Россиянең иң яхшы университеты исеменә лаек. Биредә барлык дәресләр дә инглиз телендә алып барыла, ә Гаррри Поттер кебек башлы укучыларның стажировкалары Америка, Голландия кебек илләрдә уза. Мондагы “Яман шеш авыруын IT-технологияләр ярдәмендә өйрәнү” лабораториясе 30 миллионлык дәүләт грантын да җиңәргә өлгергән. Могҗиза димичә, нәрсә дияргә инде?!

Биредә дөньяга килүче роботларның төрлелегеннән башың әйләнерлек! Кирәк икән - көлдерер, кирәк икән - ишек төбеннән үк сине каршы алып, Университет дөньясы белән таныштырыр. Арни исемле тимер дус шундыйлардан була да инде. Кызганычка каршы, ул әле тигез юллардан гына йөри белә, ләкин нәкъ менә Россия юллары өчен аны яңача проектлаштырырга җыеналар.
Ә хәзер мин әйтәсе яңалык һәрберегезнең күңеленә хуш килер дип ышанам. Монда чыгарылучы роботлар синең өчен каһвә дә ясап алып килә ала.


Бүген әлеге шәһәрдә машиналар күп булмаса да, алар өчен җир астыннан махсус юллар да салынган, диләр. Бу - Иннополисның киләчәк шәһәре икәненә тагын бер дәлил.

Дустым, шуның белән экскурсиябез ахырына якынлашты. Сиңа ошагандыр дип ышанып калам! Шуңа да карамастан, йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күреп кайтуың яхшырак, диләрме әле? Мин дә шулай дим! Киләчәк шәһәрләрнең нинди булуын бүген үк күрәсең килсә, Инноплиска рәхим ит!

Рүзәл ШӘРИПОВ, Арча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев