АЙ ҮСӘСЕН КӨН ҮСӘ...
Әгәр сиңа дусларың, чәйдән бушаган тартмага салып, ташбака бүләк итсә - югалып калма. Өеңдә моңа кадәр башка бер генә җан иясен дә кабул итәргә теләмәүче диктатор песи яшәсә - бигрәк тә. Берничә көннән син - ташбакага,ташбака сиңа ияләшәчәксез, ә песи исә күңелсез көндәлек тормышында бик сәер, әмма үтә дә кәмит чатанлап чабып йөрүче яңа җан иясе пәйда булуына шөкрана кылачак.
Минем тормышымда кызыл колаклы су ташбакасы шулайрак пәйда булды. Аңа Алкей дип исем куштык, аквариум, төрле кирәк-яраклар алдык, урнаштырдык – һәм ул бездә яши башлады. Песием Фрид белән дә бик тиз уртак тел тапты. Дөресрәге, яңа фатирдашка риза булу-булмау мәсьәләсен Фридның үзенә хәл итәргә калдырды да, ай үсәсен көн үсә башлады...
Кызыл колак, буй-буй түш
Кызыл колаклы ташбакаларның колак артында озынча кызыл лента рәвешендәге тап бар. Әмма ул барлык ташбакаларда да кызыл төстә булмый, сары, ачык җирән таплы ташбакалар да очрый. Шуңа да карамастан, «кызыл колаклы» дип атау гадәткә кергән үзләрен. Бизәкле ташбакалар дип атау да очрый.
«Кызыл колаклар» турындагы беренче мәгълүмат XVI гасыр чыганакларында, испан колонизаторлары язмаларында очрый. Алар Латин Америкасы, төгәлрәге Перу ярларында бу сөйкемле җан ияләрен очраталар да, аларны Trachemys scripta дип тамгалыйлар.
Кабан күле ташбакалары
Алкейның аквариумына кирәк-яраклар алганда сатучы белән сөйләшеп киттек. «Ташбакагыздан туйсагыз, зинһар, безнең зоокибет ишеге төбендә калдырмагыз, Кабанга да ташламагыз», − диде ул миңа кырыс кына. Мин аптырап калдым. «25-30 градуслы кышкы зәмһәрирдә ишек төбенә китереп ташлыйлар. Кайсыларын алып кереп өлгерәбез, кайсылары бозланып туңып үлгән була, − дип дәвам итте сүзен. − Алай гына да түгел, җирле сулыкларга, инешләргә ташлыйлар. Ә бит ул ташбакалар мондый шартларда яшәргә ияләшмәгән: үзләре яраклашса да, табигый сулыклардагы башка җан ияләренең яшәү шартларын үзгәртәләр. Кабан күле ярына йөзәрләп чыгарып ташлыйлар «кызыл колаклар»ны. Аннан Кабан күле үзгәрде, дип уфтаналар...»
Ташбакаң телгә килсә...
Бер яше тулганда, Алкей төннәрен аквариумында чумып уйный башлады. Ә бераздан аквариум ягыннан чинауга охшаган сәер авазлар яңгырарга тотынды. Баксаң, үсә төшкән яисә өлгерү чорына кергән ташбакалар шулай телгә килә икән. (Әмма артык каты чиный башласа, игътибарлы бул: бу авыру турында сигнал).
Ә инде ваннада юынган чактагы фырлавы һәм ысылдавы турында әйтеп тә тормыйм. Юыну дигәннән, ташбаканы бик йомшак чүпрәк яисә губка белән юарга киңәш итәм. Губканың кытыршы ягын кулланма, ул панцирьдәге җепселләрне бозарга мөмкин. Панцире нык ләмләнгән яисә буялган булса, аз гына балалар сабынын (детское мыло) тидерергә була.
Колакка сак дисәләр дә, ташбакалар төрле кыштырдауларны бик яхшы ишетәләр. Аквариумга якынлашуыңны әллә кайдан сизеп-күреп алалар. Артык якын килсәң, яшен тизлегендә суга чумалар. Дөрес, ризык алып килгәнеңне тоемласа, ташбака шунда ук борынын судан чыгара һәм, үрелеп, ризык таләп итә башлый. Алар тамак ялгарга һәрчак әзер!
Кызмы, малаймы?
Бу сорауга җавапны озак эзләдек. «Кызыл колаклар»ның кайсы җенескә каравын билгеләү – шактый кыен эш. Гадәттә, моны чагыштырып беләләр. Иң төп үзенчәлекләр: ата җенестән булган ташбакаларның койрыгы юанрак һәм кыскарак була, 1 яшьтән соң аларның тырнаклары озын булып үсә башлый һәм акрынлап 3 озын япькә әверелә.
Аквариум
Кибетләрдә махсус пыяла аквариумнар сатыла. Аквариумны алганда ук ташбаканың үскәч нинди размерда булуын күздә тотарга кирәк. Сатучылардан сорасаң, алар сиңа тиешле размерны үзләре тәкъдим итәчәк. Әмма онытма, аквариум тар булып, йөзү мөмкинлеге чикләнсә, ташбака бер урында гына торырга мәҗбүр булачак һәм: 1) активлыгы кимиячәк, боегачак; 2) суы тиз пычранып, панциренә бактерияләр җыела башлаячак. «Кызыл колаклар» бик тиз үсә. Беренче елда ук алар 25 смга җитә ала.
Аквариумдагы суны фильтрларга, андый мөмкинлек булмаган очракта, бик еш алыштырып торырга кирәк. Ташбака суын бик тиз пычрата, ә пычрак су – авырулар чыганагы.
Ташбакалар җылы сулыкларда яшәргә күнеккән. «Кызыл колаклар»ны 22-28º С да тотарга киңәш итәләр. Моның өчен аквариумга махсус җылыткыч җайланма урнаштырырга кирәк булачак. Ул аквариумның ян өлешенә, яки төбенә беркетелә. Җайланманы тикшереп тор, сүнеп, аквариумдагы су нык суынса, ташбака суык тидерәчәк.
Аквариум – ташбаканың даими яшәү урыны. Шуңа да аны табигать шартларына мөмкин кадәр якын итеп бизәргә киңәш итәр идем. Төбенә зур ташлар (Вак ташлар катгый тыела, ташбака аларны йотарга мөмкин!), махсус агач кайрысы, яки шуңа охшатып ясалган җайланмалар урнаштырырга мөмкин. Алар зоокибетләрдә сатыла.
Кояш ванналары
Ташбака даими рәвештә кояш ванналары алып торсын өчен аквариум өстендә җылыткыч УФ-лампа (ультрафиолет) гел булырга тиеш. УФ-нурланыш тиешенчә булмаса, ташбаканың панцире бозыла. Кызынганда ул бөтен гәүдәсе белән чыгып ята алырлык өслек тә булырга тиеш: агач кайрысы, таш, махсус мәйданчык һ.б. Гадәттә, ташбака өчен аквариумнарда мондый мәйданчык инде ясалган була.
Иң еш очрый торган авырулар
Томау. «Кызыл колак»ларның борынына томау төшәргә мөмкин. Бу, гадәттә, А витамины җитмәүдән, грунт артык вак булудан һәм суык суда торудан барлыкка килә. Ташбаканың борын тишекләрен антисептик сыекча белән юдырырга һәм А витамины бирергә кирәк.
Пневмония. Томауга инфекция дә өстәлсә, пневмония яный. Ташбака аңардан 2 атна эчендә үлергә мөмкин. Пневмония булганда, ташбака гыжлый, авызыннан лайла чыга, ул сулый алмый интегә. Монда инде антибиотиклар таләп ителә, шуңа да ветеринар белән киңәшми эш итмәгез.
Күзләре шешенү. А витамины җитмәве турында сөйли. Рационында каротин кергән продуктлар азлыгыннан барлыкка килә. А витамины кергән продуктлар бирергә, күзләрен водород перекисе белән юарга, антибиотиклы мазьлар кулланырга кирәк булачак.
Рахит. Организмга D витамины, ягъни УФ-нурланыш җитмәүдән барлыкка килә. Ташбаканың панцире йомшара, деформацияләнә, казналыклары бозыла. Кальций һәм D витамины күпләп кергән продуктлар ашатырга, тиешле препаратлар бирергә кирәк.
Табынга нәрсә?
Шимбә, ял иртәләрем зоокибетнең тере суалчаннар (озынборын личинкасы) сату бүлегендә башлана иде. Бу тере кызыл суалчаннар – Алкейның күз текәп көткән ризыгы. Моннан тыш ул тавык ите, кальмар, креветкалар ярата. Ташбакаларга беренче айларда тере организмнардан торган ризык кирәк – тиешле күләмдә кальций һәм аминокислоталар туплап, панцирен ныгытыр өчен. Ә үсә төшкәч, белгечләр әйтүенчә, алар вегетарианлыга әверелә. Әмма Алкей әверелмәде, тавык ите тарафдары булып калды. 2 яшькә кадәр «кызыл колаклар»ны көненә 1-2 тапкыр ашатырга кирәк. Үсә төшкәч, атнага 2-3 ашату да җитә.
Кызыклы фактлар:
- Ташбакалар җир йөзендә 200 миллион елга якын яшиләр. Алар кошлар, крокодилларга кадәр үк барлыкка килгәннәр.
- Россиядә кызыл колаклы ташбакаларны «кызыл колаклар» дип атасалар, Германиядә аларны «кызыл яңаклар» дип йөртәләр.
- Ташбака бик мыштырдык җан иясе дигән сүз чынбарлыкка туры килеп бетми. Ризык, йомырка салырга урын яисә кыш җитәрәк кереп күмелергә комлык эзләгәндә, ташбака шактый зур тизлек күрсәтә. Чагыштырып кара: диңгез керпесе – 15 см/мин; әкәм-төкәм – 3 см/мин; ташбака – 240 см/мин.
ЛУИЗА ШАРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев