Логотип Идель
Бу – тема!

АГАЧ... БЕЛЕМ ТАРАТА

Һәр кешенең тормышында яраткан, якын иткән агачы була. Әйтик, авылда дәү әни йорты янындагы тупылны беркайчан да онытмам, мөгаен. Аның олы кеше уч төбе кадәр яфракларын без акча итеп уйный идек. Принцип гади – яфрак зуррак булган саен “купюра” кыйммәте күбрәк. Кояшлы көннәрдә дә тупыл астында йөри, шунда уйный идек – монда җиләс, рәхәт салкынча иде. Ә менә давыл вакытларында иң курыкканыбыз – тупыл сынып төшеп, йортыбыз өстенә төшүе, я булмаса аңа яшен сугуы. Тупылны кисеп төшергәннәренә инде дистә елга якын, ләкин хатирәләр һаман яши.

Менә Айдахо штатында (АКШ) яшәүче Шэрали ханым Ховард ишегалдында дистәләрчә еллар үсеп, хәзер инде корып килүче тупылны бик жәлләгән, аны һич тә кистерәсе килмәгән.

Көннәрдән-беркөнне аңа гениаль бер идея килә. Агачның кәүсәсен булса да ничек итеп саклап калырга мөмкин икәнлегенә төшенә ул.

Бераз төзелеш эшләре, күп тырышлык һәм креативлык нәтиҗәсе – Шэрали ханым күршеләре һәм шәһәрчек кунаклары бер дигән китапханәгә ия булалар.

Агачның өске өлешен кисәләр, кәүсәсенең уртасы черек булганга аны чокып, киштәләр һәм пыяла ишек урнаштыралар, ут кертәләр.

Китапханә бушлай “хезмәт күрсәтә”, теләгән һәркем андагы китапларны я бөтенләйгә, я буккроссинг принципларына туры китереп алмашка үзеңнекен калдырып алырга мөмкин.

Дөньядагы иң борынгы китапханәләрнең берсен (тупылга 110 яшь була) кешеләр инде яратып та өлгергән һәм актив куллана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев