Логотип Идель
Бу – тема!

АЧЫК УНИВЕРСИТЕТ: ТАТАР ТЕЛЕНДӘ БУШЛАЙ БЕЛЕМ АЛЫП БУЛАМЫ?

Бүген күп кеше “Бушлай сыр капкында гына”, дип уйлый. Тик сыйфатлы әйберләрне кайвакыт бушка да табып була. Мисал өчен, татар телендә белем алу мөмкинлеген. Ачык университет проекты – шуның ачык мисалы. Биредә татар халкы дәүләтчелеге, хәзерге заман мәдәнияты, татар теле укытучылары өчен “Мөгаллим” курсы, этнокультур проектлар менеджментына өйрәнеп  була.

Ачык университет – татар телендә өстәмә белем бирү курслары, кыска вакыт эчендә сыйфатлы, тирән белем алу мөмкинлеге. Курсларда белем алучыларны танылган татар галимнәре һәм практик белгечләр, актуаль белем, заманча укыту алымнары һәм татар телле мохит көтә. Бүген, 7 ноябрьдән, Татарстан һәм татар халкы тарихы, XVI йөзнең икенче яртысы – XIX гасыр башы турындагы “PostХанлык” дигән курс башлана. Ул IT-паркта уза торган булачак.

“Фабрика”дан – “университет”ка

2015 елда башланып киткән “Акыл фабрикасы” белем бирү мәктәбе татар телендәге белем бирү системасында моңарчы кулланылмаган форсайт, стратегик сессияләрне кулланырга мөмкинлек бирә. Шулай итеп, берничә ел дәвамында татар телендә өстәмә белем бирүне Ачык университет дәрәҗәсенә үстереп җиткерәләр. 2015 елда Казан арты районнарына, Әстерханга шушы курслар белән чыга аның оештыручылары. Яшьләрчә формат яхшы булса да, аны бераз җитдиләндерергә булалар. Дүрт ел дәвамында Татарстанда 500 кеше “Акыл фабрикасы” аркылы уза.

2018 елда әлеге программаны системалы рәвештә булдырырга телиләр. 2019 елда бу идеяне тормышка ашыра башлыйлар. Акыл университетының беренче курсы татар халкы дәүләтчелегенә башгышланган. Шулай ук заманча мәдәният турында курс да узган.

Айрат Фәйзрахманов, “Ачык университет” проекты җитәкчесе:

Ахырда курсны уңышлы тәмамлаган кешегә дәүләт үрнәгендәге таныклык биреләчәк, ягъни бу квалификацияне күтәрүне аңлата. Һәрбер курсны видеога төшереп барып, портал нигезендә дистанцион системага салдык. Ачык университет шулай итеп, онлайн-университетка да әверелеп бара. Ягъни курс уза, без видеолар төшерәбез. Ачык университет порталына урнаштырабыз.

Ачык университет порталы

Ачык университет порталы (univer.tatar) төп өч бүлектән тора:

– курслар (тарих, заманча татар мәдәнияте);

– китапханә;

– язмалар (өстәмә материаллар).

Порталның төп битендә проектның үзенчәлеге, төрле материаллар белән танышырга мөмкин. Курста катнашу өчен теркәлергә кирәк. Әйткәнебезчә, курсны офлайн рәвештә дә узып була. Әмма, мисал өчен, беренче модульнең тестын узгач кына, икенче модульгә күчәргә мөмкин.

Ленария Мөслимова, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе:

– Без үзебезнең офлайн-курсларны онлайн-формата күчердек. Әлеге портал – татар дөньясында беренче тәҗрибә. Бу тәҗрибәне милли онлайн университет ягына зур адым, дип әйтеп була.

Ачык университет булса да, бирегә “килде-китте”ле йөреп булмый. Чөнки бер ай дәвамында дәресләрне (алар – атнага ике тапкыр) берничек тә калдырырга ярамый. Җитмәсә, укыдың гына түгел, өй эшләре биремнәрен дә эшлисе, имтиханнарны да тапшырасы, хәтта проектлар да ясарга туры килгән катнашучыларга.

Ачык университет массалы проект була алмас, ди оештыручылар. Чөнки анда чынлап торып укырга кирәк, бирегә белемгә тартылган кеше генә килә. Ачык университетның проектының аудиториясенең күбесе яшьләр икән. Шулай ук урта яшьләрдәгеләр дә тартыла. Мисал өчен, тарих курсында мәктәп балалары да, пенсия яшендәге кешеләр дә үзләре теләп катнашкан. Укытучылар тарафыннан да зур ихтыяҗ булган, нәкъ менә алар курсларны дистанцион форматка күчерүне сораган. Шулай ук Ачык университетның онлайн-форматы белән чит төбәкләрдә яшәүчеләр дә кызыксына икән.

Ачык университетны киләчәктә ни көтә?

Әлеге проектка дәүләт ярдәме дә бар. Мин Үзбәкстанда үзбәк телендә белем бирә торган Хан академиясе курслары булдырылуына шаккаттым. Миңа калса, безнең Татарстанның да мондый мөмкинлеге бар. Бәлки, ул идеябезнең дәвамы була алыр иде. Шундый проект булса иде. Хәзер мәктәпләрдә татар теле сәгатьләре аз, Татарстан тарихы укытылмый диярлек. Бу җитешсезлекләрне бары тик өстәмә белем бирү системасы гына каплый ала. Бүген яшьләрдә белемгә тартылу бар, бу хоббига әверелә бара”, – ди Айрат Фәйзрахманов.

Гомумән алганда, бу курсларга татар телендә аралашу мөмкинлеге өчен дә йөриләр. Мисал өчен, шул ук тарих курсына башта 70 кеше теркәлсә, ахырга таба аны 40 кеше тәмамлый. Төшеп калучыларның сәбәбе – дәресләрне калдырырга ярамаганлыгында. Чөнки аннан соң биремнәрне эшлисе, диплом эше рәвешендәге проектны да башкарырга кирәк. Тарих буенча курсны тәмамлаучылар үз проектларын уйлап тапса, заманча татар мәдәнияте юнәлешен тәмамлаучылар татарча Википедия өчен мәкаләләр язган.

Киләчәктә тәрбиягә багышланган курслар да оештырырга телиләр. Ел ахырында “Мөгаллим” (татар теле укытучылары өчен заманча укыту алымнарына багышланган курс) һәм этнокультур менеджмент турында да курслар көтелә. Шунысы да бар: курсларга татар телендә сөйләшүче спикерларны табуы авыр икән. Әмма шулай да, әлеге белем бирү системасының 90 проценты татар телендә алып барылсын өчен, тырыша оештыручылар. Заманча темага, мисал өчен, экология темасына да алынырга җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев