Логотип Идель
Бу – тема!

АЧ КАРЫНГА БУ ЭШЛӘРНЕ ЭШЛӘМӘ! ЭШЛӘСӘҢ...

Кофе эчәргә, йокларга, ачуланышырга... ач карынга тагын нәрсәләр эшләргә ярамый? Ә эшләсәң...

Ач кешенең ачуы яман, дип юкка гына әйтмиләр. Аның юкка да ачуы килә, агрессивка әйләнә. Ач карынга боларны эшләсәң, син көнеңне генә түгел, ә гомереңне дә бозып куярга мөмкинсең. Димәк, киттек: нәрсәләр эшләргә ярамаганын ачыклыйбыз:

Талашырга


Тамак ач булса, эмоцияләрне контрольдә тоту бик авыр, чөнки баш миенә моның өчен энергия җитми. Нәтиҗәдә, чебеннән фил ясала да куя: гап-гади аңлашылмаучанлык бик зур талашуга кайтып калырга мөмкин.  Сөйләшер алдыннан ашап алырга мөмкинлек булмаса, чәй булса да эчеп куярга киңәш ителә.

Кибетләрдә йөрергә


Ач килеш кибетләрдә йөрсәң, кирәгеннән артык әйбер сатып алына. Бу исемлеккә ашамлыклар гына түгел, ә кием-салым, аксессуарлар да керә. Психологлар әлеге күренешне болай аңлата: баш мие “ашыйсым килә”не “мин телим”гә кадәр кыскарта. Нәтиҗәдә, кеше кирәксә дә, кирәкмәсә дә әллә никадәр әйбер сатып алып, соңгы акчаларын кибеттә калдырып чыгып китә. Әгәр мондый хәлгә калмыйм, дисәгез, беренчедән, кибеткә ашап барыгыз, икенчедән, кәгазь акча алыгыз. Кредит картасы белән түләгәндә, без акчаның ничек акканын сизмибез дә икән.

Спорт белән шөгыльләнергә


Спорт белән ач карынга шөгыльләнсәң, ябыгу процессы тизрәк бара, дигән имеш-мимеш яши. Чынлыкта бу алай түгел: калорияләр китми диярлек, ә менә мускуллар кими. Организмга энергия җитмәгәч, күнегүләр ясау да кыенлаша. Шуңа күрә спорт белән шөгыльләнергә 1-2 сәгать кала ашап алырга киңәш ителә.

Йокларга


Ач карынга йокларга яту – начар фикер. Беренчедән, тиз генә йоклап китеп булмаячак. Икенчедән, төн буена берничә тапкыр уянырга туры киләчәк. Шуңа күрә җиңелрәк эшкәртелә торган  берәр ризык ашап, йокларга яту файдалырак булыр. Төнгә каршы корсак катырырга кирәкми, сөт продуклары – йогурт, кефир, творог ашап куярга мөмкин.

Жевачка чәйнәргә


Жевачканы 10 минуттан да артык чәйнәргә ярамый, ә инде ашыйсы килгәндә бигрәк тә. Жевачка чәйнәү ашказанында кислота бүленеп чыгуга китерә. Бу ашказанын авыртулары барлыкка килү ихтималын арттыра.

Дару эчәргә


Медиклар ач карынга дару эчмәскә киңәш итә. Беренчедән, даруның тәэсире кими. Икенчедән, болай эшләү аш казанының канавына китерә ала.

Кофе эчәргә


Ач карынга эчелгән кофе сару кайнауга (изжога) китерергә мөмкин. Шуңа күрә аны эчәр алдыннан берәр нәрсә ашарга киңәш ителә.

Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев