Логотип Идель
Бу – тема!

94 яшьлек Габбас абый: “Көненә 2 сәгать китап укыйм”

Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Бөек Ватан сугышына багышланган рәсем конкурсы уздырды. 7 май көнне бәйгедә катнашучылар Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтшин Габбас Әхмәт улы белән очрашты.

Катнашучылар ветеранга шигырьләр сөйләде, рәсемнәрен бүләк итте. Шулай ук балаларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.



Бәйгенең максаты турында оешма җитәкчесе Василий Кудряшов болай дип сөйләде:

- Әлеге бәйгене без балаларда патриотлык хисләре һәм тарихка сакчыл караш тәрбияләү максатыннан уздырабыз. Дөньяны фашизмнан коткарган батырлар турында бездән соң киләчәк буыннар да белергә тиеш.

94нче яшен ваклавына карамастан, Габбас абый шаян һәм шук булып чыкты.

- Минем бакчада бик күп агач, куаклар үсә. Виноград өлгергәч, миңа кунакка килегез, - диде ул балаларга.

Үзе әйтүенчә, ул бүген дә көненә 2 сәгать китап укый. Шушы яшендә дә бар нәрсәне хәтерләве, зиһенле булуы да шуннандыр.
Габбас Әхмәтшин 1925 елның 1 апрелендә Минзәлә районы Югары Байлар авылында туа. 8 сыйныфны тәмамлагач, колхозда эшли башлый. 1943 елда сугышка алына. Анда ул радист-телеграфист булып хезмәт итә.



- Җиңү көнен мин Чехославакиядә каршы алдым, - ди ул, - сугыш тәмамланса да, туган якларга тиз генә әйләнеп кайтмадым, чөнки 1924-1925 елгы егетләргә 7 шәр ел хезмәт итәргә туры килде. Киткәндә 18 яшемдә булсам, кайтканда миңа инде 25 иде.

Кайтканда әти-әнисе үлгән, абыйсы өйләнгән була. Белеме булмаган егет башта бераз югалып калса да, тулы, матур тормыш корыр өчен барын да эшли: белем дә ала, өйләнә дә. Ә хезмәт юлын илнең тынычлыгы, иминлеген саклауга багышлый – милиция подполковнигы дәрәҗәсенә кадәр җитә.

- Мин тормышымнан канәгать. Илдәге вакыйгаларның кайберләрен үз күзләрем белән күрдем, ә кайберләрендә үзем дә катнаштым. Россиянең мин булмаган почмагы бик аз калды. Хатыным да соңгы сулышын алган чакта: “Рәхмәт, Габбас. Кешеләрне, тормышны күрсәттең”, диде.





Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев