Логотип Идель
Бу – тема!

9 ЯШЬЛЕК МАЛАЙ 100 ЕЛЛЫК КАНУНГА КАРШЫ!

Өлкәннәр еш кына балаларга карата иронияле мөгаләмәдә тора. “Бала гына бит әле ул!”, “Нишләтә алсын инде ул, әле маңкасы да кипмәгән” – мондый сүзләрне шактый ишетергә туры килә. Ә менә АКШта яшәүче 9 яшьлек Дэйн Бест бу фикерләрнең бөтенләй дә нигезсез булуын үз мисалында дәлилли.

Беренче кар явуга олысы-кечесе кар атышлы уйнарга тотына. Кар бабайлары әвәләү, штаб төзү, окоп казу – болары соңрак, кар калыная төшкәч. Ә кар йомарламнары белән атышу беренче кар явып киткәннән соң ук башлана. Шуннан да рәхәт кышкы шөгыльләр бармы икән ул?

Ә менә Колорадо штатының (АКШ) Северанс шәһәрчегендә кар йомарламнары атуны тыйган канун гамәлдә икән. Дөресрәге – БУЛГАН икән, чөнки биредә Дэйн Бест кебек тәвәккәл һәм кыю малайлар яши.

Дэйн канун турында 1,5 ай элек белгән. Кешеләргә һәм аларның милегенә (әйтик, машиналарга) ташлар һәм башка ату снарядлары атуны тыя торган карар Северанста 100 елга якын яшәп килгән. Әлеге снарядлар төшенчәсенә кар йомарламнары да туры килгән. Северансның нигезләнүе 1920 еллар тирәсенә караганын искә алсак, карар шәһәр барлыкка килү белән диярлек кабул ителгән.

Дэйн мондый тыюны гаделсез дип санап, үзен хуплаган сыйныфташлары хатларын туплый, бер ай буе диярлек барган әзерлектән соң шәһәр советы алдында нотык тота.

Үз чыгышында малай Северанс балаларының башка җирлек-шәһәрләрдәге балалардан берниләре белән дә ким булмауларын, аларга да урамда уйнарга сәбәп кирәклеген искәртә. Өстәвенә, канун инде 100 елга якын гамәлдә булып, кайбер өлешләре искергән дә булырга мөмкин, ди ул.



Утырышта Дэйн ялгызы булмый. Кыю егет турында яңалыклардан ишеткән Северанс балалары һәм аларның әти-әниләре Дэйнны хупларга дип киләләр. Малай үз чыгышын бик төгәл, ышанычлы итеп алып бара, ныклы дәлилләр китерә һәм түрәләрнең сорауларына курыкмыйча җавап бирә.

Северанс хакимияте Дэйн белән килешә һәм, балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга киңәш итеп, канунны гамәлдән чыгара. Түрәләрнең берсе Дэйннан беренче кар йомарламын кемгә атачагы турында кызыксыналар. Малай икеләнмичә энесенә төртеп күрсәтә, дип хәбәр итә.

Беренче чыныгу алган Дэйн алга таба да гаделсез җирле кануннар белән көрәшмәкче икән. Әйтик, малайга йорт хайваннары исемлегенә этләр һәм песиләрне генә керткән һәм өйдә өч йорт хайваныннан артыгына тотарга рөхсәт итмәгән канун ошап бетми. Дэйн үзе диңгез чучкасын тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев