Логотип Идель
Бу – тема!

9 VS 11 СЫЙНЫФ: КАЙСЫН САЙЛАРГА?

11нче сыйныфка калып, югары уку йортына укырга керергәме яки, 9нчы сыйныфны тәмамлагач, мәктәптән китәргәме? Әлеге сорау  чыгарылыш сыйныф укучыларын бик нык борчый. Әйдәгез әле, бергәләп бу җитди сорауга  җавап эзләп карыйк.

11нче сыйныф = БДИ

Имтиханнарга бик җитди карарга кирәк. Әти-әниегез, укытучылар, сезгә зур өметләр баглап, югары баллар көтә. 11нче сыйныфка калып, БДИ бирергә карар кылгансыз икән, димәк, белемнәрегезнең ныклы булуына үзегез дә ышанасыз. Яшерен-батырын түгел, әлеге саннар сезнең киләчәкне хәл итә бит.

 11нче сыйныф = хыял

Күпләр югары уку йортына керү турында хыяллана гына ала. Алар өчен 11 ел тырышып укып, имтиханнарны яхшы балларга тапшыра алу – бик зур сынау. Шуңа күрә, 11нче сыйныфка калып, БДИ белән күзгә-күз очрашучылар сафы сирәгәя...

11нче сыйныф = грант оту  

Кызлар һәм малайлар, әгәр 11нче сыйныфка калсагыз, грант оту мөмкинлеге барлыгы турында да онытырга ярамый. Мәсәлән, киләчәгегезне журналистика белән бәйлисегез килә икән, «Әйдә ТНВ»га дигән бәйгедә катнашып, грант ота аласыз. Грантка ия булучылар Казан (Идел буе) федераль университетында белем алу мөмкинлегенә ия була.

 11нче сыйныф = максатчан юллама

Районнарда укучыларга кире кайтып эшләү шарты белән бирелгән юллама хакында да искәртеп үтми булмый. Шартны, әлбәттә, үтисе була.

Ни өчен 9нчы сыйныфны тәмамлап китәргә?

– Мәктәптә уку сиңа авыр бирелгән һәм имтиханнарыңны начар тапшыргансың икән, иң уңышлы юл – техникумга яки көллияткә укырга керү, билгеле бер һөнәр алу.

– Кечкенәдән күңелең теләгән һөнәргә көллияттә укытсалар, икеләнәп торма, документларыңны ал да кабул итү комиссиясенә бар. Көллияттә алынган белем ныклы нигез булачак.

9нчы сыйныфтан китү яхшыракмы, әллә 11нче сыйныфка калумы? (Сораштыруда 40 әти-әни катнашты.)

Ни өчен әти-әниләр 11нче сыйныфтан уттан курыккан кебек куркалар?

 Ни өчен укучылар, 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, көллияткә укырга китә? (Сораштыруда 20 укытучы катнашты.)

9нчы сыйныфны тәмамлап, зур тормышка аяк басаргамы, әллә инде 11нче сыйныфка калыргамы – барысы да үзеңнән тора. Тырышып укысаң, алачак һөнәреңә барлык юллар да ачык булыр! Әлбәттә, әти-әни, укытучылар фикеренә, әлбәттә, колак салырга кирәк. Ләкин йөрәгең кушканча эшләргә тулы хакың бар!

Динә НӘҖМЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев