Логотип Идель
Бу – тема!

9 КАГЫЙДӘНЕ ҮТӘ ҺӘМ... СИН БӘХЕТЛЕ!

Бәхет өчен күп кирәкми, дигән булалар. Ә нәрсә кирәк соң алайса? Гомумән, бәхетле кешеләрнең тормышы бәхетсезнекеләрдән нәрсәсе белән аерыла? Бәхетле булуның нинди серләре бар? Теләгән һәркем бәхетле була аламы? Әлеге күпсанлы сорауларга җавапны бу язманы укыгач табарсыз ;-)

Ә бәхетле булуның сере гади, ди бит. Моның өчен нибары әлеге 9 кагыйдәне истә тоту зарур.

Димәк, бәхетле кешеләр:


1. Беркайчан да (!) башкалар ни әйтер, дип кайгырып йөрмиләр. Аларның яшәү шигаре булып Коко Шанель сүзләре тора алыр иде: “Минем турында нәрсә генә уйласагыз да, миңа барыбер, мин сезнең турында бөтенләй уйламыйм”. Әйе, без кеше фикерен исәпкә алырга, “болай эшләсәм, нәрсә диярләр икән?” дип уйларга күнеккән, тик безнең әйләнә-тирәбездә йөзләгән кеше һәм аларның һәрберсенең үз фикере бар. Аларның бөтенесенә дә ярарга тырышсак, тормышыбыз нәрсәгә әйләнер икән?




[caption id="attachment_29263" align="alignright" width="500"] Фото: pixabay.com[/caption]

2. Үз тормышларына читтән карый беләләр. Бөтен нәрсә дә төрле яклы була. Яхшының да, начарның да үз уңай һәм тискәре яклары бар. Һәр вакыйгадан үзеңә “+”лар эзлә.


3. Үткәннәр өчен үкенеп утырмыйлар. Кулдан ычкындырган мөмкинлекләр, яралы мәхәббәт, сатлыкҗан дуслар – болар барысы да үткәндә. “Ник шул чакта шулай иттем икән?!” дип үкенеп утыруның бүген инде бер генә файдасы юк. Үткәнгә түгел, киләчәкккә карап яшәү яхшы. Америка психологы Олаф Майнер әйтмешли: “Үкенү биш минуттан да артыграк дәвам итәргә тиеш түгел”.


4. Рәхмәтле була беләләр. Юк-юк, сүз теге “дежур” рәхмәт турында бармый. Күңелдән чыккан рәхмәт кенә чын РӘХМӘТ бит. Рәхмәтле булу безнең тормышыбызда әллә нинди могҗизалар тудырырга мөмкин. Ә моның сере бик гади: рәхмәт әйткәндә без булмаган әйберләребез турында онытып, булган әйберләребез өчен шатланабыз. Һәр кич саен йоклар алдыннан язмышыңа рәхмәт әйтер өчен 5 сәбәпне барларга онытма. ;-)


5. Ирешкән уңышларының кадерен беләләр. Нәрсәгә дә булса ирешкәннән соң без бик тиз бу турыда онытабыз. Шатлыклы вакыйгаларның тормышыбызда булып торуы бик кирәк, алар яңа уңышларга китерә. Үз алдыңа яңа максатлар кую һәм аларга ирешү шәп бит? Тик булмаган әйберләрне булдырам дип, инде булган әйберләреңнең кадерен дә белергә онытма. ;-)




[caption id="attachment_29264" align="alignright" width="500"] Фото: pixabay.com[/caption]

6.Үзләреннән үзләре көлә беләләр. Ирония – искиткеч сыйфат. Әгәр кеше үзеннән көлә белә икән, ул көчле дигән сүз. Гадәттә андый кешеләр интеллектуаль яктан алга киткән була.


7. Беркайчан да белем алудан туктамыйлар. Китап, сәяхәт, яңа һөнәр, чит телләр... 8дә дә, 80дә дә дөньяга шаккатып карау... Бәхетле кешеләрнең тагын бер яхшы гадәтләре ул.


8. Беркайчан да көнләшмиләр. Без үзебезне башкалар белән чагыштырырга күнеккән. Конкурентлыкның бернинди зыяны да юк, тик еш кына бу үзеңнән канәгать булмауга китерә. Үзеңне башкалар белән түгел, ә кичәге үзең белән чагыштырырга кирәк. Әгәр кичәгегә караганда әз генә булса да яхшырак якка үзгәрсәң, бу зур җиңү булачак!


9. Дусларны баш белән уйлап сайлыйлар. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың. Синең кем белән дус булуың киләчәк тормышыңа зур тәэсир ясый. Бәхетле, ихлас, мәрхәмәтле кешеләр белән аралаш – алар сине үстерерләр.




[caption id="attachment_29265" align="aligncenter" width="960"] Фото: pixabay.com[/caption]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев