Логотип Идель
Бу – тема!

8 ЯШЬЛЕК МИЛЛИОНЕР

Гадәттәгечә, ел ахыры – төрле рейтинг, исәп-хисаплар ясала, чыгарыла торган чор. Иң-иңнәр рейтингы патшалары, Forbes журналы 2018 елның иң югары керем ала торган блогерлары исемлеген халык игътибарына тәкъдим итте.

Исемлектә беренче урында баручы кем дип уйлыйсың? Юк, косметика, мода, машиналар, хәтта компьютер уеннары турында сөйләүче блогерлар, я булмаса үз каналларын алып баручы шоу-биз йолдызлары да түгел.

2018 елда үзенең каналыннан иң зур табышны күптән түгел генә 8 яшен тутырган АКШ малае Райан алган. Егеткәй әле яңа мәктәпкә йөри башлавына карамастан бер ел эчендә үзенең каналы ярдәмендә 22 млн доллар (1,5 млрд сум!!!) эшләп өлгергән. Узган елны да Райан үзе өчен хәйран гына уңышлы дип саный – 11 млн долларлык керем уен түгел! Ике еллык күрсәткечләрне исәпкә алсаң, Райан көненә 3 млн сум тирәсе акча эшли дигән сүз.

Райанның каналы Ryan ToysReview дип атала, анда ул төрле уенчыкларга күзәтүләр ясый, алар белән уйнап карый, җырлый, бии, шаяра. Видеоларны төшерергә Райанга әти-әнисе ярдәм итә. Аның турында шәхси мәгълүматлар һәм фамилиясен әти-әнисе сер итеп саклый.

Каналга хәзерге вакытта 17 382 меңнән артык кеше язылган, беренче видеороликлар 2015 елда урнаштырыла башлаган. 3 ел эчендә Райанның видеоларын 26 млрд тапкыр караганнар.

[embed]https://www.youtube.com/watch?v=-uQVvqLc01Q[/embed]

Әйтик, 2 декабрь көнне каналда урнаштырылган шушы видеоны инде 2,4 млн кеше карап өлгергән.

Каналдагы төп керем анда урнаштырылган рекламадан гына түгел, партнерлык проектларыннан да килә. Әйтик, дөньяның иң куәтле кибетләр челтәре Walmart малай белән килешү төзегән, шушы кибетләрдә аның исеме белән уенчыклар, кием-салым сатыла. Райанның төп аудиториясе әле акча

эшләмәсә дә, реклама эффекты бик зур – ул күзәтү ясаган уенчыклар кибет киштәләреннән күз алдында юкка чыгып тора. Боларның барысы Райанга узган елгы рейтингның 8 урыннан аның иң югары баскычына менеп урнашырга ярдәм иткән.

Белгечләр фикеренчә, Walmart белән килешү нәтиҗәсендә Райнның киләсе елдагы керем тагын да күбрәк булырга тиеш. Малай балигъ булмаганлыктан, әти-әнисе барлык табышның 15%ын аның исеменә ачылган счетка күчереп баралар икән. Райан бу акчаларга 18 яше тулгач, тулы хокуклы хуҗа булачак.

Ә 2018 елның гомуми исемлегенә килгәндә исә, ул түбәндәгечә:

Ryan ToysReview — 22 миллион доллар;

Джейк Пол — 21,5 миллион доллар;

Dude Perfect — 20 миллион доллар;

DanTDM — 18,5 миллион доллар;

Джеффри Стар — 18 миллион доллар.

Шунысы да кызык: дөньяның иң популяр блогеры (74 543 млн язылучы) PewDiePie (Феликс Чельберг) бу елда “нибары” 15,5 млн доллар эшләп, беренче бишлеккә эләкмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев