Логотип Идель
Бу – тема!

70 (!) КАТЛЫ АГАЧ ЙОРТ

2018 ел күп нәрсәләре белән истә калачак, әлбәттә. Биткоиннарның чиктән тыш артып, яңадан арзанаеп бетүе, “Ак Барсның” өченче, Данис Зариповның бишенче Гагарин кубогы, татар теле белән булган матавыклар.

Ә менә Япониядә 2018 елны тагын да истәлеклерәк итәргә уйлаганнар һәм агач йорт төзи башлаганнар. “Ние бар инде аның, авылда әнә бөтен өйләр диярлек агачтан!”, дияргә ашыкма, дустым. Токио төзүчеләре төзиячәк йорт гади түгел, ә 70 (!) катлы. Төзелеш эшләрен Sumitomo Forestry Co япон компаниясе башлап җибәргән, алар проектына караганда, бина 350 м га өскә калкып чыгарга тиеш. Чагыштыру өчен, Казанның иң биек биналарыннан булган “Ривьера” кунакханәсе – “нибары” 26 катлы һәм 100 м дан бераз гына артык.

Япониядәге бина тулысынча диярлек агачтан булачак, дип көтелә – корыч элементлар барлык бинаның 10%ы тирәсен генә тәкшил итәчәк. Бинаның төрле якларында урнашкан балконнарда үсемлекләр утыртырга планлаштыралар. Төзелешнең гомуми бәясе 5,6 миллиард доллар дип исәпләнгән.

Шунысы кызык, Япониядә 2010 елдан бирле 3 һәм аннан тәбәнәгрәк биналарны төзү вакытында агач элементларны кулланырга мәҗбүр итә торган канун гамәлдә. Күргәнебезчә, төзүчеләр канунны “бераз гына” арттырып үтәргә уйлаганнар. Бар да уйланганча килеп чыкса, бинаны 2041 елга төзеп бетермәкчеләр.















Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН

Фото: Sumitomo Forestry Co/ArchDaily

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев