Логотип Идель
Бу – тема!

6 ЯШЬТӘ – ИКЕ РЕКОРД!

Ингушетиядә яшәүче 6 яшьлек Ибраһим Льянов ике дөнья рекорды куйган: бертуктаусыз 4445 мәртәбә отжимание ясаган, ә ике сәгать эчендә этенүен 3720гә тутыра алган.

Рекордка килү юлы җиңел булмаган, әлбәттә. Ибраһим инде дүрт яшьтән бирле спорт, аерым алганда ирекле көрәш белән шөгыльләнә. Улында спортка мәхәббәтне әтисе Тимур тәрбияләгән. Элеккеге полиция хезмәткәре икән ул, үзе дә гомер буе спорт белән шөгыльләнгән.

Уртак тырышлык нәтиҗәсен бик тиз биргән: Ибраһим инде 5 яшендә үк атнасына алты көн отжимание ясарга күнегеп киткән – ирекле көрәш белән шөгыльләнеп алган көннәрендә 4200әр тапкыр, калган көннәрдә 6300әр мәртәбә, ә шимбә теләгән кадәр этенгән. Методикасы нинди булган, дисезме? 20 тапкыр 200әр отжимание! Тәнәфес 30ар секунд кына. Күнегеп киткәннән соң Ибраһим тукталышсыз ясый башлаган. Күнегүләр вакытындагы соңгы рекорды – 2,5 сәгатькә 7 мең тапкыр отжимание!

...Ниһаять, рекордлар рәсми рәвештә теркәлде: Ибраһим 10 июньдә Магас шәһәрендә “Согласия” каланчасында экспертлар алдында чыгыш ясады. Дөнья рекорды теркәлгәннән соң Ибраһимга ул шөгыльләнгән спорт клубы президенты Магас шәһәрендә ике бүлмәле фатир да бүләк иткән.
Сүз уңаеннан, моңа кадәрге рекордны Чечен республикасыннан 5 яшьлек Рәхим Куриев куйган – 3202 тапкыр отжимание ясаган иде. Өлкәннәр арасында рекорд иясе – Япониядән Минор Йошида. 15 ел элек ул туктаусыз 10507 мәртәбә идәннән этенгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев