Логотип Идель
Бу – тема!

-50° ТА МӘКТӘПКӘ КИРТӘ ТҮГЕЛ /ВИДЕО/

Бездә әле суытырга ашыкмаса да, Россиянең һәр төбәгендә дә Татарстандагы кебек һава торышы дигән сүз түгел. Татарстанлылар кыш килми дип зарланганда, Якутия республикасында яшәүчеләрнең битләрен 50 градуслы суыклар чеметә.

23 ноябрь көнне Якутиянең Оймякон авылында 50 градус салкын булган. Тик моңа карап кына мәктәптә дәресләрне үткәрми калмаганнар.

– 1-5 сыйныфлар өчен мәктәптә дәресләр -52° булганда гына, уздырылмый. Бүген иртән -50° булды, бөтен балалар укый, – дип аңлатканнар авыл администрациясе хезмәткәрләре.

Җирле массакүләм мәгълүмат чарасы Ykt.ru Якутск шәһәрендә (Якутиянең башкаласы) – мондый температура булган очракта мәктәптә дәресләр булмас иде, дип яза. Аңлатып үтәбез, Оймякон – Россиянең иң салкын урыны. Шулай булса да, анда 500 кеше яши. Бу урынны җирнең «салкын полюс»ларының берсе, дип тә атыйлар.

Якутиядә укучыларга суык белән генә түгел, көчле буран-җил белән дә көрәшергә туры килә. Мисал өчен, күптән түгел Русское Устье авылында җил секундына 30 метрга җитә.



Бездә, Татарстанда булса, -25-27° булганда да, әти-әниләр балаларын мәктәпкә җибәрергәме-юкмы, дип баш вата. Ә -30° булса, өлкән сыйныфта укучылар да мәктәпкә бармый. Тик, ни кызганыч, Якутиядә мондый мондый кагыйдә юк, ахрысы. 52 градус суык булганда укыйсы түгел, өйдән дә чыгасы килмидер ул. Эх, Оймякон укучыларын жәл... Коточкыч салкында мәктәпкә укырга бар инде, ә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев