Логотип Идель
Бу – тема!

5 МИНУТТА - ИРТӘНГЕ АШ! /РЕЦЕПТЛАР/

Иртәнге ашны үз сәламәтлеген кайгырткан кеше калдырмаска тиеш. “Тиеш нәрсә күп, - диярсең син, - вакыт кына җитеп бетми шул”. Бүген без сиңа 5 минутта әзерләп була торган үзе тәмле, үзе файдалы, үзе тиз (!) әзерләнә торган иртәнге аш рецептлары тәкъдим итәрбез.

1. Җиләк-җимеш һәм чикләвек белән солы боткасы


Кирәк булачак: 

- 1 стакан су; 
- 0,5 стакан геркулес; 
- бер чеметем тоз; 
- 1 бал кашыгы дарчин (корица); 
- 2 аш кашыгы шикәр комы; 
- 2 аш кашыгы вакланган әстерхан чикләвеге; 
- 0,25 стакан җиләк-җимеш. 

Әзерләү: 

Барлык әйберләрне кушып, кружкага салырга һәм микродулкынлы мичкә 2 минут та 20 секундка куярга кирәк була. Әгәр ботка сыек килеп чыкса, тагын 10-15 секундка куй.

2. Бал һәм корица белән солы боткасы




Кирәк булачак: 

-ярты стакан геркулес; 
- ¾ стакан сөт; 
- 1 аш кашыгы бал; 
- бер чеметем тоз; 
- 1 бал кашыгы корица. 

Әзерләү: 

Геркулес өстенә сөт салып, аны 2 минутка микродулкынлы мичкә тыгарга кирәк. Куерак булуын теләсәң, озаграк тотарга мөмкин. Алганнан соң бал, тоз һәм корица салып әйбәтләп болгат.

3. Йомыркалы солы боткасы




Кирәк булачак: 

- ⅓ стакан геркулес; 
- ярты стакан сөт; 
- 1 йомырка; 
-¼ стакан җиләк-җимеш. 

Әзерләү: 

Барлык әйберләрне бергә салып бутарга һәм савытка салып, 1 минутка микродулкынлы мичкә тыгарга кирәк. Кашык белән болгатырга һәм 1-1,5 минутка яңадан мичкә тыгарга. Әзер булганнан соң ботка өстенә корица сибәргә, шоколад, йөзем салырга мөмкин.

4. Сырлы йомырка тәбәсе




Кирәк булачак: 

- 2 йомырка; 
- 2 аш кашыгы сөт; 
- тәменчә тоз; 
- тәменчә борыч; 
- 2 аш кашыгы уылган сыр. 

Әзерләү:

Йомырка белән сөтне яхшылап болгатып кружкага салырга һәм 45 секундка микродулкынлы мичкә тыгарга кирәк. Аннан соң кружканы алып, ботканы болгатырга һәм яңадан 30-45 секундка мичкә озатырга. Әзер омлетка тоз, борыч, уылган сыр сибәргә.

5. Помидор, борыч белән йомырка тәбәсе




Кирәк булачак:

- 2 йомырка; 
- 2 аш кашыгы сөт; 
- 2 аш кашыгы уылган сыр; 
- ярты помидор; 
- ¼ яшел борыч; 
- тәменчә тоз; 
- борыч. 

Әзерләү: 

Йомырка, сөт, сыр, шакмаклап туралган помидор һәм борычны бергә куш һәм кружкага сал. 30 секундка микродулкынлы мичкә тыгарга. Алып болгатырга, аннан тагын 70-80 секундка мичкә озатырга, тәбә күтәрелеп киткәнче тотарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев