Логотип Идель
Бу – тема!

444 КАНДИДАТ ЯШЬЛӘР ПАРЛАМЕНТЫН "БАСА"!

Кемнең генә депутат буласы килми икән?! Республиканың Дәүләт Советы каршында эшләп килгән Яшьләр палатасында мондый мөмкинлек күптәннән бар. Әмма быел ул яңача эшли башлый.

Тик Яшьләр палатасы форматын төптән үзгәртә. Быел беренче тапкыр Яшьләр парламенты ачык тавыш бирү рәвешендә формалашачак. Аны Татарстанның Дәүләт хезмәтләре порталында оештырачаклар. Сайлауларда 14-30 яшьлекләр катнаша алачак.

15 августта Яшьләр парламентына сайлаулар конкурсының беренче этабы тәмамланды.  Конкурска 444 кандидат гариза тапшырган. Аларның 60 проценты – үзләрен тәкъдим иткән кандидатлар.

Яңа парламентта 100 кеше булачак, алар яшьләрнең өч категориясен тәкъдим итәчәк. Үз-үзләрен тәкъдим иткән кандидатлар арасында студент үзидарәләре лидерлары, эшләүче яшьләр вәкилләре һәм эре оешмаларның профсоюз лидерлары, яшь әти-әниләр берләшмәсе, спортчылар, журналистлар, җырчылар, музыкант һәм блогерлар (!) да бар. Мисал өчен блогер, “Татарстанның әниләр берләшмәсе” директоры Нина Шимина, Япония Хөкүмәтенең стипендиясе җиңүчесе, Япония, Кытай, Польша университетларында укыган Азат Кашапов та бар.

Муниципаль районнардан 45 һәм яшьләр оешмаларыннан 35 вәкил булачак Яшьләр парламентында. Мисал өчен, Бөгелмә районыннан Михаил Мельников “Сетевая компания” филиалының яшьләр оешмасы әгъзасы, 2017 елдан ул – «Всероссийский Электропрофсоюз» иҗтимагый оешмасының Яшьләр советы әгъзасы. Яшьләр оешмаларыннан кандидат – “КОВЕР” Яшьләр инициативалары үзәген тәкъдим итүче Булат Әюпов. Ул “Здоровый Стайл”, “Наша история” проектларын тормышка ашыруга грантлар откан, «Доброволец России 2018» конкурсында “Волонтерлык үзәге” номинациясендә җиңеп чыккан.

6 сентябрьгә кадәр конкурс дебатлары Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Чистай, Буа шәһәрләрендә узачак. Аларның дәвамында кандидатларның презентациясе һәм сайлау алды программасы да булачак. Шәһәр халкы булачак парламентарийларга сорауларын да яудыра алачак.

Дамир Фәттахов, Татарстанның яшьләр эшләре министры:

– Яшьләр парламенты алдында төрле яшьләр мәнфәгатен күрсәткән һәм аларның хокукларын яклый торган орган булу бурычын куябыз. Мин анда төрле кызыксынулы, карашлы, энергияле, инициативасы яшьләр керүен телим. Безнең өчен яшь кешенең барысы да үзеннән генә торуын аңлавы һәм ышануы мөһим. Һәр кандидат Яшьләр парламентының әгъзасы булырга хокуклы икәнен дәлилләргә тиеш. Яшьләр парламенты – яшьләр үз фикерләрен әйтә һәм аларны башкалар ишетә торган урын.

 

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев