Логотип Идель
Бу – тема!

ЭЛМӘ ТАКТАЛАРЫ ТАТАРЧА "БЕЛМИ"?!

Соңгы 4-5 елда Казан, Татарстан буенча элмә такталарга һәм алардагы хаталарга игътибар итү, хаталы язмаларны төзәтү үзенә күрә мейнстримга әйләнде. Бөтен кеше кырылып бетеп хаталы элмә такталар эзли һәм таба. Бер яктан карасаң, кеше хатасын төзәтү, бөтен җәмәгатьчелек алдында оятлы итү бер дә яхшы түгел инде. Ни дисәң дә, әби-бабайлардан килгән «килешми, ярамас, оят бит» дигән принцип яши, шуңа өстәп татарларның наданлыгын бөтен дөньяга күрсәтү дә бу. Ләкин!!! Ләкин башкача мөмкин түгел. Республикабыз күләмендәге хаталы элмә такталар, җитәкчелекнең (оешма, кибет һ.б. җитәкчеләре турында сүз бара) наданлыгы белән башкача көрәшеп булмый бит.

Моннан берничә ел элек бу көрәш республика күләмендә бер хәрәкәт буларак яши башлады. «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысасында антимарафон, фотомарафон, инстаграм эзәрлекләүләр белән генә эш пешмәгәч, 2017 елның июлендә Дәүләт советы депутатлары татар теленә тәрҗемәсе булмаган яки татарчасы хаталы элмә такталар өчен штраф (!) билгеләделәр. 2017 елда Татарстанның мәгариф һәм фән министры вазыйфасын башкарган Энгель Нәвап улы Фәттахов тәкъдим иткән иде ул закон проектын. Әлеге проект республиканың Административ кагыйдә бозулар турындагы кодексына төзәтмә буларак яңгырады. Документ нигезендә, дәүләт органнары учреждениеләренең һәм башка төрле формадагы оешмаларның элмә такталары ике дәүләт телендә - татарча һәм русча язылырга тиеш. Каян килгән соң мондый идея? Барысы да бик гади: 2016 елда республиканың Тарих институты хезмәткәрләре Татарстан шәһәрләрендә элмә такталарны тикшергәннәр һәм шаккатыргыч нәтиҗәгә килгәннәр. Дәүләт органнары һәм бюджет оешмаларындагы 292 элмә тактаның 75%ы бары тик рус телендә һәм нибары 25%  ике дәүләт телендә язылган булган икән. Оят бит?! Оят. Менә шул хис нидер үзгәртергә кирәк дигән уйга һәм яңа закон проектына китергән дә инде.

Бер ел ярым эчендә вәзгыять ничек үзгәрде соң?


«Казанда тузга язмаган хаталар күп булуы шаккатыра», – ди безнең штаттан тыш корреспондентыбыз Миләүшә Нигъмәтуллина. Заманында Миләүшә Казан буенча 120дән артык хаталы элмә такта эзләп тапкан иде. «Көн саен диярлек Казан буйлап чыгып китә идем, хата эзләдем. Бер көнем иң «уңыш»лысы булды. Вишневский урамыннан Павлюхин урамына кадәр бер яктан төштем, аннары икенче ягыннан кире өскә мендем. Шунда гына 40ка якын хата таптым. Кайбер хаталар шундый сәер, ничек шулай язып була дип карап торасың. Урам күрсәткечләрендә дә хаталар бик күп иде», – ди Миләүшә. «Хәзер исә хәлләр бермә-бер үзгәрде. Моңарчы хаталы булган язуларның төзәтелүен, йә булмаса төзәтелергә тырышуын күрәбез бит».



Шунысы гаҗәп: күпчелек элмә такталарның тәрҗемәсен укыгач, Казанда әллә бер генә татар да калмадымы икән дигән сорау туа. «Магазин хлеба»ның татарча «Ипи кибете» булуын теләсә кайсы татар белергә тиеш бит инде, югыйсә. «Кибет ипи» дигән тәрҗемәне күргәннән соң, йә Татарстан башкаласында татарлар юк (!), йә тәрҗемәне урыс кешесе Google тәрҗемәче ярдәмендә генә ясаган дип уйлыйсың инде. Һәм эчтән генә икенче вариант булса ярар иде дип өметләнәсең. Рус милләтеннән булган бер кибет хуҗасы белән аралашырга туры килде. «Татар телен белмим. Google тәрҗемәчегә мөрәҗәгать итми нишлим ди? Кемнән сорарга тиеш соң мин ул тәрҗемәне?» – дип ачуланды минем шелтәмә. «Танышларың арасында бер генә татар да юкмени соң?» – дим. «Бар. Нишләп булмасын. Магазинның кибет булуын искә төшерә алмый тордылар», – дип җавап бирде. Шуннан соң Казанда татарча белә торган татар калмаган бугай дигән вариантның мөмкин булуына инандым. Куркыныч.

Дөрестән дә, элмә такталарны татарчага дөрес (!) итеп тәрҗемә итү өчен, оешма һәм кибет хуҗалары кемгә мөрәҗәгать итәргә тиеш соң? Административ оешмалар турында бер сүз дә әйтмим. Аларның командаларында татарча белә торган бер генә булса да хезмәткәр була. Ә менә шәхси оешмаларга нишләргә? Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтындагы белгечләрдән ярдәм сорарга була. Татар теле кафедрасы мөгаллимнәре эшкә керешсәләр, бер дигән итеп башкарып чыгачаклар бу эшне. Тәрҗемә өлкәсендәге хезмәтләрен (шул ук элмә такталарны тәрҗемә итү процессын да) күргәнем бар. Булдыралар. Тик бер кафедра гына бөтен Татарстан хатасын төзәтеп бетерә алырмы икән соң? Тагын бер сорау туа: бу хезмәт өчен аларга кем түләргә тиеш? Гомумән, түлиләрме әле аларга? Бәлки республика күләмендә элмә такталарны дөреслеген тикшерә торган, тәрҗемә белән ярдәм итә ала торган оешма булдырырга һәм филологларны (!) эшкә алыр вакыт җиткәндер?!
«Ялкын» редакциясендә элмә такталар, тәрҗемә мәсьәләләре турында бәхәс бик еш куера. Редакция дәрәҗәсендә булса да, бу проблемадан чыгу юлы эзлибез. Әле менә бүген бер хезмәттәшебез килеп куанычлы хәбәр җиткерде. «Карусель» кибетендә «Домашний уют» сүзтезмәсен «Өй яме» дип тәрҗемә иткәннәр. Бик үк дөрес булмаса да, матур яңгырый бит?» – диде. Теләк булса, бөтенесен дә эшләп була икән бит. Дөрес язарга, дөрес сөйләшергә тели башларга гына кирәк.

Айгөл АБДРАХМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев