Логотип Идель
Бу – тема!

РОСМОЛОДЕЖЬ НӘТИҖӘ ЯСЫЙ

10-11 декабрьдә Казанда Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның (Росмолодежь) йомгаклау семинар-киңәшмәсе уза. Анда Россиянең һәр төбәге яшьләр эшләре өлкәсе җитәкчеләре катнаша. 120 вәкил катнашындагы семинар илдәге яшьләр сәясәте тармагының еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясый.

Хәер, әлеге чараның Татарстанда узуы тикмәгә генә түгел. Чөнки республикабыз – 2017 ел нәтиҗәләре буенча яшьләр сәясәтен тормышка ашырган иң яхшы төбәк.

Волонтерлык елы җимешләре


2018 ел яшьләр сәясәте өлкәсендә уңышлы ел булган: аны волонтер елы буларак уздыру үз нәтиҗәләрен бирми калмаган. Былтыр Россиядә ирекле булышучыларның саны 7 миллион булган, волонтерлык эшчәнлегендә катнашырга 18 яшьтән өлкәнрәкләрнең 15 проценты ризалык белдергән. 2018 елда волонтерларның саны 14 миллионга җиткән, олы яшьтәге халыкның 34 проценты волонтерлык эшчәнлегендә катнашачагын әйткән. Гомумән, хәзерге вакытта Россия төбәкләрендә волонтерлыкка ярдәм итү буенча 50 ресурс оешмасы эшләп килә. Җитмәсә, хәйриячелек эшчәнлеге һәм волонтерлык турында закон кабул ителгән, ирекле булышу эшчәнлегеннән кергән табыш буенча салым кодексына үзгәрешләр кертелгән.

– Бу ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Ирекле булышучы-волонтер елы буларак игълан ителде, һәм ул безнең эшчәнлегебезнең төп лейтмотивы булып торды. Мәскәүдә ирекле булышчылар форумы узды. Без илебездә волонтерлыкны үстерү өчен бөтен шартларны булдырырга тиешбез. Беренче чиратта, яшьләр белән аларга аңлаешлы телдә сөйләшергә кирәк. Бүген яшь кешеләрне йә уку йортларыннан, йә интернет челтәреннән таба алабыз, – ди Росмолодежь җитәкчесе Александр Бугаев.

Статистикага тукталсак, 2017 елда мәктәпләрдәге волонтерлар отряды 1350 булса, 2018 елда 6500гә җиткән. Ә студентларның волонтерлык үзәкләре былтыр 178не тәшкил итсә, быел – 350. “Көмеш” волонтерларны үстерү үзәкләре дә арта: 2017 елда алар бишәү булган, 2018 елда – 20. Төбәкләрдә волонтерларны әзерләү буенча 17 ресурс үзәге эшләп килгән, хәзер аларның саны 70кә җитә. Әлбәттә, саннар белән генә әллә ни алга китеп булмый, шуңа киләчәктә бу юнәлештә сыйфатны яхшырту бурычын да куялар. Россиядә Волонтерлык елы дирекциясе җитәкчесе Ксения Разуваева “Ирекле булышу календарьда гына булырга тиеш түгел, йөрәктән чыгарга тиеш”, дип саный.

Татарстандагы яшьләр сәясәте өлкәсендә нәрсә мөһим?


Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Россия рейтингында республиканың беренче урын алуын әйтеп узды, ләкин шул ук вакытта башка хезмәттәшләреннән иң яхшы тәҗрибәләрне ишетеп, аларны республикада куллану теләге булганлыгын әйтте.

– Яшьләр сәясәте тармагын шулай итеп билгеләргә кирәк, монда беркемнең дә сораулары туарга тиеш түгел. Безнең өчен бу тармакта өч мөһим юнәлеш бар: инфраструктураны (лагерьлар, яшүсмер клублары, яшьләр үзәкләре) яңарту, кадрлар әзерләү һәм яшьләр белән коммуникация булдыру өчен инструментлар. 2019 елда безнең төп бурычларыбызның берсе – инфраструктураны яңартуны дәвам итү. 14-30 яшьлек теләсә кайсы татарстанлы яшүсмер клубларында, яшьләр үзәкләрендә үзен таба алырга, алар белән куллана белергә тиеш. Әмма шушы объектларны ремонтланганнан соң, анда квалификацияле, яшьләрне тойган хезмәткәрләр булмаса, файдасы булмый. Шуңа да “Корпоратив университет” проектын башлап җибәрәбез. Биредә яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүче 3000 хезмәткәр квалификация, күнекмә алып чыгачак. Бүген яшьләр – смартфонда. Кичә модалы, мөһим булган әйбер, бер елдан соң искелек калдыгы булып тоела. Шуңа төрле яшьләр белән сөйләшергә кирәк. Бу уңышлы ииҗтимагый оешмаларга гына түгел, ә субкультураларга (граффитистлар, брейкерлар, урам музыкантларына) да кагыла. Алар белән диалог булдырырга кирәк. Алар барлыкка килгәндә, кем булганлыгын, нәрсә кирәклеген белергә кирәк. Бәлки, алар үзләренә министрлык ничек булыша алганлыгын белмәгәндер дә”, – ди Татарстан министры.



Быел җәй көне Студентларның белем бирү форумында Рөстәм Миңнеханов Татарстанда волонтерлыкны үстерү үзәге булачагы турында әйткән иде. Бу уңайдан да эш бара. Татарстан Президентының кушуы буенча хәзер аңа документлар әзерли башлаганнар. База булгач, волонтерлыкны үстерү үзәге булырга кирәклеге көн кебек ачык, дип саный министр. Александр Бугаев кичә Татарстан Президенты белән очрашты. Анда исә 2019 елның августында WorldSkills дөнья чемпионаты вакытында эшләүче яшьләр форумы булачагы хәбәр ителде.

Тыяргамы, тыймаскамы?


“О вкусах не спорят”, диләр. Бу яраткан музыка, фильмнарга да кагыла. Әле ноябрь ахырында Казанда IC3PEAK төркеменең концертын уздыруны тыйдылар. Моңа карата Росмолодежь җитәкчесенең үз фикере бар. “Яшьләргә нәрсәне дә булса, тыярга ярамый. Минемчә, закон кысаларыннан чыккан очракта гына тыю булырга тиеш. Россия Конституциясе, законнары тыйган әйберләр төгәл билгеләнгән. Яшьләр белән эшләргә, алар белән бер телдә аралашырга тиешбыз. Без тыйган әйбер ике яклы була ала: тыйган нәрсәләрне рекламалыйбыз дигән сүз. Тыелган җимеш татлы була, диләр. Без төрле төркемнәр белән эшләргә тиеш, шул исәптән төрле юнәлештәге заманча музыка вәкилләре белән дә. Ә нәрсәнедер тыю иң җиңел ысул булып тоелса да, кире нәтиҗәгә генә китерәчәк. Шуңа без яшьләргә үсәргә булышырга тиеш. Әле шушы көннәрдә генә Мәскәүдә зур фестиваль тәмамланды, ул рэперларны, хип-хоп башкаручыларны җыйды. Шуңа да теге яки бу субкультура терроризм, экстремизмны пропагандаламый икән, без аның белән элемтә булдырырга тиешбез”, – ди Александр Бугаев.

Киләсе елга Россиядә яшьләр сәясәтен үстерү буенча планнар мулдан. Грант форматындагы ярдәмне онытмаячаклар. Шулай итеп, яшьләрнең үз проектларын тормышка ашырыр өчен максималь рәвештә күбрәк мөмкинлекләр булдырырга телиләр. 2018 елда грант ярдәменә 19 837 гариза дәгъва кылган, шуларның 3825енә акчалата булышканнар. 2019 елда исә “Социаль активлык” (2019-2024 елларга билгеләнгән волонетрлыкны үстерү буенча алтыеллык проект) федераль проекты, форум кампаниясе, чит илләрдә яшәүче ватандашлар челтәрен үстерү, яшьләр мохитен өйрәнү һәм челтәр мониторингы үзәге эшчәнлеге, яшьләр мохитләре белән эшләү буенча чаралар комплексы өстенлекле юнәлешләр булып тора.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар Яшьләр эшләре министрлыгыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев