Логотип Идель
Бу – тема!

НИҺАЯТЬ, УЛ КИЛДЕ! КА-НИ-КУЛ!

Ниһаять, УЛ килеп җитте! Кем түгел! Нәрсә диген! ;-) Ка-ни-кул!!! Тик бу әле саныңны җыя алмыйча диванда ятарга дигән сүз түгел, килешәсеңме?:) Көзге ялларны файдалы һәм күңелле итеп уздырыр өчен сиңа исемлек тәкъдим итәбез. Ә син, үз чиратыңда, күңелеңә хуш килгәннәрен сайлап алып, аларны үти аласың. Барысын да үтәп чыксаң, тагын да яхшы!

Көзге каникулда эшлисе эшләр исемлеге:


1. Көзге каникулыңда эшләгән барлык яхшы һәм файдалы эшләреңне, үзеңнең күзәтү, киләчәккә планнарыңны язып бар. Ошаса, каникулдан соң да дәвам итә аласың.

2. Соңгы алма, җиләк-җимешләрдән пирог пешерергә.

3. Култык астыңа тәмле чәйле термосны кыстырып, урманга барырга, салкынча һаваны күкрәк тутырып сулап кайтырга.

4. Аннан яфраклар җыеп кайтып, аларны  китап эчендә киптерергә.

5. Тышта яңгыр яуганда җылы өйдә юрган астында китап укырга.

6. Яңа зонт, яңа шапка һәм перчатка алырга.

7. Җәйге юка киемнәрне шкафның эченә үк урнаштырып куярга.

8. Бәйләргә өйрәнергә, болай да бәйли белсәң, искиткеч бер җылы шапка яки шарф бәйләп кияргә.

9.  Дусларың, сыйныфташларың белән җыелып берәр җиргә барырга.

10. Җәйге һәм көзге фотоларыңны барлап, иң матурларын чыгарт. Кышкы салкын кичләрдә карарга карап җылынырсың ;-)

11. Көзге шәхси плейлистыңны булдырырга.

12. Җылы һәм матур пижама алырга. Ул сине язга хәтле җылытыр.

13. Җир астына хәзинә күмеп куярга һәм аның урынын истә калдырып, язын казып чыгарырга. Үзеңә үзең хат язып, аны шешәгә тыгып күмеп куярга да мөмкин.

14. Урман яки паркта күркәләр җыеп кайтырга, аларны буяп дусларыңа бүләк итәргә.



15. Миләш, балан җыярга, аларны юып ашарга һәм кышка киптерергә.

16. Яфраклардан гирлянда ясарга һәм аның белән тәрәзәләрне бизәргә.



17. Җимлек ясап, аны йортыгыздан ерак түгел агачка элеп куярга, көн дә берәр җим, ризык салып китәргә.

18. Имән чикләвеге, күркә, яфраклардан кул эшләнмәсе ясарга. Ял да итәрсең, тынычланырсың да ;-)

19. Берәр кичтә гаиләң белән берәр яхшы фильм карарга яки зу-у-у-ур пазл җыярга.

20. Каникулыңның берәр көнен интернетсыз уздырырга һәм аннан башка да яшәүве ямьле икәнлеген аңларга.

21. Концерт, театрга барырга.

22. Тәмле какао ясап, пледка төренеп, яхшы фильм карарга.

23. Яфракларың калдымы әле? Әйдә алардан тәкыя үрәбез!



24. Әти-әниең, туганнарың, дусларыңа сюрприз ясарга. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк бит ;-)

25. Яракларны кыштырдатып урам буйлап йөрергә.

26. Кышкы каникулларга, гомумән, кышка һәм киләсе елга эшлисе эшләр исемлеген төзеп куярга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев