Логотип Идель
Бу – тема!

КЕМ СИН, ЭМОДЗИ?

Эмодзи! Бүген без синең белән нәкъ менә аның турында сөйләшәчәкбез. Тагын да төгәлрәге – кызыклы фактлар китерәбез, ә син әйбәтләп урнаш та, колагыңны тырпайтып тыңла әле! ;-)

Эмодзи – шул ук смайл инде ул, аны Emojipedia белешмәләр сайтына нигез салучы Джереми Берге уйлап чыгара.

Беренче факт:
«эмодзи» сүзе япон телендәге «е» (сурәт) һәм «moji» (символ) сүзләреннән оешкан.


Икенче факт:
әлеге сүз япон телендә 1928 елдан бирле кулланыла, ә менә иглиз сүзлекләренә ул 1997 елдан килеп керә.


Өченче факт:
1988 елдан эмодзи сүзенә алмашка “смайлик” килә.


Дүртенче факт:
«эмодзи» сүзе 2013 елда Оксфорд сүзлегенә кертелә.


Бишенче факт:
2015 елда Оксфорд сүзлегендәге “эмодзи” “Ел сүзе” исменә лаек була.


Алтынчы факт:
бүгенге көндә иң популяр эмодзи - ул “күзләреннән шатлык яшьәре аккан йөз”.


Җиденче факт:
стандарт буенча барлыгы 2832 эмодзи бар. Instagramдагы барлык комментарийләрнең яртысында эмодзи кулланыла.


Сигезенче факт:
2016-2017 еллар аралыгында язылган маркетинг хатларында эмодзи куллану 9 тапкыр арткан.


Тугызынчы факт:
2009 елда «Моби Дик» әсәре тулысында эмодзи теленә күчерелә. Аннан аңа «Эмодзи Дик» исеме бирелә. 2014 елда ул конгресс китапханәсендә урын ала.


Унынчы факт:
1999 елда Сигэатака Курита тарафыннан булдырылган оригиналь эмодзи коллекциясе Нью-Йоркта Манхэттендагы заманча сәнгать музеенда саклана.







ТАГЫН УКЫРГА: Бөтендөнья елмаюлар көне (World Smile Day) кайчан билгеләп үтелә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев