Логотип Идель
Бу – тема!

28 февраль – Бөтендөнья татар кухнясы көне

28 февраль көне Казан һәм Россиянең башка шәһәрләрендә Бөтендөнья татар кухнясы көне билгеләп үтелә. Бу көн әле чагыштырмача күптән түгел, 2006 елда гынә бәйрәм ителә башлый. 28 февраль көне юкка гына сайлап алынмаган. Нәкъ менә 1927 елның әлеге көнендә легендар татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов туган.

Юныс Әхмәтҗанов – уникаль шәхес. Хезмәт юлын ул гади бер кулинар буларак башлап җибәрә. 1950 елларда аның “Татар ашлары” китабы чыккач, ул танылып китә.

1969 елда СССРда беренче булган “Татар ашлары йорты” татар ашлары ресторанының шеф-повары булып эшли башлый.Ул хәтта 80 елда узган Олимпиадада да татар ашларын тәкъдим итә. Барлыгы 10 нан артык китап авторы ул. Алар күп хатын-кызларның өстәл китабына әверелгән.

Юныс Әхмәтҗановтан вак бәлеш рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез:

Тиз әзер була торган вак бәлеш


Эчлек өчен дөге пешереп алабыз һәм, иләккә салып, суып саркытабыз. Өстенә бераз салкынча су сибәбез. Вак итеп туралган суганны алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Сарык итен иттарткычның эре рәшәткәсе аша чыгартабыз һәм кыздырабыз. Кыздырылган фаршны дөге һәм суган белән бутыйбыз. Тоз, борыч, эретелгән май салабыз.


Камыр өчен: 1/4 җылы су, 1 ст җылы сөт, 1 аш кашыгы чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы, 3 йомырка, 0,5 чәй калагы тоз, бераз үсемлек мае, 4-5 стакан он кирәк була. Вак бәлеш духовкада 15 минут эчендә әзер дә була. 



Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев