Логотип Идель
Бу – тема!

БӨТЕН ГАЛӘМ - УЧ ТӨБЕҢДӘ

Бөгелмә укучылары «AstroBook» дигән мобиль кушымта уйлап тапкан. Аның ярдәмендә мәктәп укучылары астрономия фәнен җайлы гына өйрәнә ала икән! «AstroBook» темалар үтәргә, тестлар чишәргә, БДИга, олимпиадага әзерләнергә булыша. Җитмәсә, биредә барысы да виртуаль чынбарлыкта: Кояш системасы кулдагы смартфонда гына әйләнә!

Хәтерләсәң, 2017-2018 уку елыннан башлап, Россия укучыларының расписаниесенә астрономия фәне менеп «кунаклады». Шул вакыттан бирле 10-11 сыйныф укучылары галәм серләрен өйрәнә башлады. Аны физика укытучылары ике дәрәҗәгә бүлеп укыта. База дәрәҗәсендә өлкән сыйныф укучылары Кояш системасын, йолдызлар эволюциясен, Галәмне, аның киңлек-вакыт масштабларын өйрәнә. Фәнне тирәнрәк өйрәнүчеләр күк җисемнәре, аларның табигате, системасы, төзелеше, эволюциясе турында беләләр.

Бөгелмәнең 2нче лицееның 9нчы сыйныфын тәмамлаган Никита Павлов белән 10нчы сыйныфны тәмамлаган Александр Дихтяренко башкаларга да астрономия фәнен өйрәнүне җиңеләйтмәкче. Никита үзе дәресе кермәгән килеш тә инде астрономия фәне буенча мәктәп программасын узган. 16 яшьлек егет – веб-дизайн һәм программалар эшләү, ә Александр өч үлчәүле модельләштерү (трехмерное моделирование), өстәмә чынбарлык (дополненная реальность) булдыру белән шөгыльләнә. «Ялкын» бу егетләрнең бересе Никита белән элемтәгә керде.

– Астрономия фәне буенча махсус мобиль кушымта булдыру уе кайчан барлыкка килде?

– Ул былтыргы уку елында Россия Мәгариф министрлыгының мәктәпләргә астрономияне кире кайтаруы белән бәйле. Татарстан укучыларын мәгълүматлаштыру максаты белән без шушындый кушымта ясарга кирәк дигән карарга килдек. Без дигәнем – ул ике кешелек команда – мин һәм Александр – һәм җитәкчебез, лицеебызның директор урынбасары, Наталья Владимировна Бронникова. Әлеге идеяне җитәкчебез тәкъдим итте, без теләп ризалаштык.

– Бу мобиль кушымта нинди максат белән ясалды: белем бирүме, әллә күңел ачумы?

– Дөресен әйткәндә, башта уен программасын гына төзергә һәм аны белем бирүгә кертеп җибәрергә теләдек. Тик бераз соңрак теоретик материал эшләүгә күчтек. Хәзер «AstroBook» – фактик материаллары булган теоретик мобиль кушымта. Ул виртуаль чынбарлыкта ясалган.

– «AstroBook» үзендә нинди функцияләрне берләштерә?

– Мобиль кушымтабыз үз эченә берничә бүлекне ала. Алар – белешмә материаллар (дәресләр, күрсәтмә материаллар, формулалар), кызыклы фактлар, БДИ мәсьәләләрен чишү (чөнки БДИда астрономик темага булган 1 бирем бар), глоссарий (астрономия терминнары сүзлеге), уку тестлары, олимпиадаларга әзерлек.



– Кушымтаның дизайнын кем ясый?

– Бу эш – минем өстә, чөнки мин веб-дизайн белән кызыксынам. Шулай ук кушымтаның теоретик өлеше белән шөгыльләнәм, ә Александр кертеп корылган модель (встроенная модель) һәм өстәмә чынбарлык (дополненная реальность) ясау белән шөгыльләнә.

– Гомумән алганда, әлеге мобиль кушымтаны ясау күпме вакытка сузылды?

– Без моны 2017 елның октябрь-ноябрь айларында эшли башладык. Декабрьгә исә кушымтаның беренче төгәл прототипын ясадык. Ул программаның беренче версиясе булды.

– Белем бирү юнәлешендә нәрсәдер уйлап табар, ясар өчен үзеңә дә бик зур күләмдә материал үзләштерергә туры килә. Шушы «AstroBook»ны эшләр өчен сезгә күпме китап укырга туры килде?

– Әйе, әлбәттә, ансыз булмый. Бу эш белән җитәкчебез ярдәм итте: тиешле әдәбиятны сайларга, тестлар төзергә булышты ул. Без якынча 10 дәреслек һәм уку кулланмаларын үзләштердек, кулландык. Алар арасында белешмә материаллар, мәсьәләләр һәм контроль эшләр җыентыгы, төрле атласлар, конспектлар бар иде.

– «AstroBook»ның тагын нинди үзенчәлекләре бар?

– Безнең күк җисемнәре, планеталар карточкалары бар. Әлеге кушымтаны шушы карточкага юнәлткәндә, ул кушымтада 3D-модельгә әйләнә. Шулай итеп, планеталар, йолдызлар һәм башка күк җисемнәрен төрле яктан карап була. Модель үзе, Кояш системасы шикелле үк, шул ук якка, шул ук почмак белән әйләнә.

– Мондый 3D-модельне эшләү никадәр катлаулы булды ?

– Чынлыкта, ул күп кенә кушымталарда кулланыла. Безгә дә аны ясау әллә ни авырлык тудырмады. Моның белән күбрәк Саша шөгыльләнде. Безнең программада 3D-модуль кертелгән иде.

Патент булгач, һәркем куллана алачак


– Ялгышмасам, сез «AstroBook»ны үзегезнең мәктәбегездә актив кулланасыз?

– Әйе, мисал өчен, 2017-2018 уку елында аны 60ка якын кеше кулланды. Мобиль кушымтаның тест вариантын тикшергәндә, мәктәбебездә укучылар безгә программаның кайбер җитешсезлекләрен күрсәтте. Алар кайбер кодлар белән бәйле. Гомумән алганда, кушымтаның идеясе, прототип үзе аларга охшады.



– Программаны кулланып караганнан соң, астрономия буенча уку яхшырдымы?

– Статистик саннарны әйтә алмыйм. Тик, чыннан да, укучыларның бу предмет буенча билгеләре яхшы якка үзгәрде.

– Бүген кушымтаны PlayMarket яки AppStoreда йөкләп буламы?

– Хәзерге вакытта мобиль продуктыбызның патентын булдырабыз. Шуңа да әлегә аны интернетка чыгара алмыйбыз. Ә патентлаганнан соң, без, әлбәттә, интернет челтәренә кертәчәкбез. Әлегә проектның тулысынча кайчан тормышка ашып бетәчәген әйтә алмыйм. Чөнки аның финанс ягы да бар. Анысы белән безнең җитәкче шөгыльләнә. Әлеге мәсьәлә буенча яңа уку елы башлангач фикер алышачакбыз. Патентлау өчен кайбер документларны да әзерләргә кирәк булачак. Әмма мин шуны беләм: тулаем безнең продуктка түгел, ә продуктның кодына патент кирәк.

– Әлеге кушымтаны Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында тәкъдим итәргә җыенасызмы?

– Моның белән патент алганнан соң шөгыльләнә башлаячакбыз.

– Синеңчә әлеге кушымта гади мәктәп укучысын астрономия фәне белән кызыксындыра аламы?

– Мин аны укучыларга шактый яхшы ярдәм була алыр, дип уйлыйм. Чөнки «AstroBook», чыннан да, күрсәтмәле кулланма, анда практик материаллар бик күп. 3D-модель һәм виртуаль чынбарлык та укучыларның игътибарын җәлеп итә ала. Андагы бүлекләр укучыга гына түгел, хәтта укытучыга да кызык була ала.




P.S. Тарихка күз салсак, астрономия фәне мәктәпләрдә 2000нче еллар башыннан укытылмый башлады. 2017-2018 уку елына кадәр уку планында ул юк иде. 2017 елның март аенда Мәскәү планетарие сайтының 25 мең кулланучысы бу фәннең мәктәпләргә кире кайтуы өчен тавыш бирде.
Предметның моңа кадәр мәктәпләрдә туктатылып торуы россиялеләрнең белем дәрәҗәсендә дә сизелми калмаган булган. Мисал өчен, 2007-2011 елларда Кояш Җир планетасы тирәли әйләнә, дип уйлаучылар саны 29 проценттан 33 процентка җиткән булган. Ә бит чынлыкта, Җир планетасы Кояш тирәли әйләнә.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Фотолар геройларның шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев