Логотип Идель
Бу – тема!

25 ЕЛГА СУЗЫЛГАН ДӘРЕС

Игътибар иткәнегез бармы кән: чит регионнардан килгән милләттәшләребез татар сөйләмен йотлыгып тыңлый, татар биюләрен бөтен кешене уздырып бии, «Туган тел»не моңланып җырлый. Нәкъ менә шундый милләттәшләребез чит илдә, башка милләт вәкилләре арасында татар телен саклап калырга һәм татар мәдәниятын популярлаштырырга тырышалар, татар үзәкләре ачалар. Бүген сүзебез шундый үзәкләрнең берсе булган Татар сәнгать мәктәбе турында барыр.

Казахстан Республикасының Җидепулат шәһәренең Татар сәнгать мәктәбе быел 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Сәнгать мәктәбе бер көн эчендә генә барлыкка килгән үзәк түгел. Бүгенге нәтиҗәләргә ирешү, шушындый зур бәйрәмен билгеләп үтү өчен мәктәп директоры Ахунҗанов Габделхак Габдулла улына да, укытучыларга да күпне күрергә туры килә.
Татар сәнгать мәктәбе турында 3 факт:

Сәнгать мәктәбе укучылары 1898 елда төзегән 204 м² зурлыктагы ике катлы агач йортта шөгыльләнә. Дәресләр атнасына 7 көн, ике смена дәвамында уза.

Татар сәнгать мәктәбендә вокал (соло һәм хор), хореография, баян, фортепиано, гитара, домбра, скрипка, флейта, сынлы сәнгать, музыка теориясе фәннәреннән белем бирелә.

Мәктәп үзендә 8 милләт вәкилен берләштерә.

«Татар сәнгать мәктәбе ачарга кирәк дигән уйның кайчан барлыкка килгәнен төгәл хәтерләмим. 1988 елда «Иртыш моңнары» дигән җыр һәм бию ансамбле оештырдык, менә шул елларда татар мәдәнияте белән ныклап торып кызыксына башладым, – дип искә ала Габделхак Габдулла улы. – 1989 елда «Күңелле балачак» дигән волка-инструменталь һәм бию ансамбленә нигез салдык. Кечкенә балалардан алып, әби-бабайларга кадәр йөриләр иде безнең ансамбльләргә. Башта концетлар куйдык, гастрольләргә чыккаладык, бераздан безнең хакта төре җирләрдә сөйли башладылар. Тик СССР таркалу бөтен кешене билгелсезлек алдына куйды, бөтен эш тукталып калды. Акчасызлык, яртышар ел хезмәт хакы алмыйча яшәү иҗат кешеләрен башка һөнәрләр үзләштерергә мәҗбүр итте. Балаларны укытудан туктамасам да, сату эшенә керештем, «челнок» булып йөрдем. 1992 елның октябрендә үзебезнең мәктәпкә нигез салдык. Башта 1 номерлы балалар музыка мәктәбе каршында хор бүлеге ештырдык, аннары, кирәкле документларны туплап, Татар балалар хор мәктәбен ачып җибәрдек. Соңрак мәктәбебез исемен үзгәртте һәм бүгенгәчә Татар сәнгать мәктәбе булып йөри. Директоры итеп мине билгеләделәр, ләкин «Хезмәт хакы түләнмәячәк», – дип алдан кисәтеп тә куйдылар. Иң мөһиме: укытучыларыбызга хезмәт хакы түләргә акча бүлеп бирделәр.





Татар сәнгать мәктәбенә укырга килгән иң беренче 50 баланың 49ы татар була. Татарлар арасында хор сәнгатен, татар җырларын өйрәнеп йөргән рус кызы Таня Кожевникованы Гаделхак Габдулла улы бүген дә хәтерли икән. Оешкан мәлдә, Татар сәнгать мәктәбенең үз бинасы түгел, хәтта үз почмагы да булмый. Җидепулат шәһәренең Мәдәният сарае директоры Ербол Балтаев мәктәп укучыларына бер бүлмәдә шөгыльләнергә рөхсәт итә. Шул бер бүлмәдә кызлар-егетләр музыка уен коралларында уйныйлар, җырлыйлар, хәтта бииләр дә. 1996 елда Татар сәнгать мәктәбен ул вакытта ташландык хәлдә булган ике катлы агач йортка күчерәләр. Беренче күченгән көннәрдә үк, мәктәпкә кереп, баяннарын урлап чыгалар. Чакырылган укытучылар эшкә килүдән баш тарталар. Аңлашыла да: Казахстанда яңа ачылган Татар мәктәбенең киләчәге барлыгына ышанучылар бик аз була. 25 ел эчендә авырлыклар да, шатлык-куанычлар да күп була, әлбәттә. Бүген исә Татар сәнгать мәктәбе Казахстанның иң көчле һәм мәртәбәле уку йортлары исемлегендә йөри.

Татар сәнгать мәктәбе, «Иртыш Моңнары» фестивале кысаларында, ел саен бөтен дөнья татарларын берләштерә һәм башка милләт вәкилләрен кабат-кабат татар мәдәниятына гашыйк итә. Шемонаиха районыннан кадәр укучыларын алып килгән, татар мәдәниятына гашыйк рус теле һәм әдәбияты укытучысы Алифанов Валентин Игорь улы белән танышу бу сүзләрнең хаклыгына тәмам инандырды.





«Бу фестивальгә килергә Сезне нәрсә этәрде соң?» дигән соравыма, Валентин Игорь улы «РАНОдан кушылган хат», – диде дә рәхәтләнеп көлеп җибәрде.

Шаярам инде, шаярам. Дөресен генә әйткәндә, бернинди карар да балаларны ерак юлга чыгып китәргә мәҗбүр итә алмый. Әгәр укучыларыңның ихлас теләге булмаса, бер генә эш тә уңышлы булмый. Фестивальгә әзерләнгәндә, иң беренче эш итеп татар шагыйрьләре белән танышып чыктык, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукайның тормыш юлын яхшылап өйрәндек, бик күп шигырьләрен укыдык һәм һәр укучы үзенә якын булган бер шигырьне сайлап алып ятлады. Быел без бәйгегә Г.Тукай шигырьләренең рус теленә тәрҗемәләре белән килдек. Киләсе елга шул ук шигырьләрнең оригиналларын өйрәнергә ниятлибез. Төрле халыкларның мәдәнияты белән танышу балаларны белем, культура дәрәҗәсен һәм кешелеклелек сыйфатларын камилләштерә дип уйлыйм. Шуңа күрә мөмкинлек булганда, гел катнашачакбыз «Иртыш Моңнары» фестивалендә.





Ильдана Таурбаева:

Миңа 4 яшь булганда, Татар сәнгать мәктәбенә апам алып килде. Шул чакта ук мондый мәктәпкә йөри алачагыма бик куанган идем. Хәзергәчә сәнгать мәктәбендә вокал һәм флейта классында шөгыльләнәм. Укытучым – Габделхак Габдуллович белән татар классик музыкасына өстенлек бирәбез. Башта татар җырларын өйрәнү бераз читен булды, хәзер бернинди авырлык та күрмим. Укытучым җыр сүзләрен русчага, казахчага тәрҗемә итә, аннары без бары тик татар теленә генә хас булган сүзләрнең асылына төшенергә, җырдагы төп мәгънәне аңларга тырышабыз. Бары тик шуннан соң гына җырлый башлыйбыз. Ел саен «Иртыш моңнары» фестивалендә катнашып, призлы урыннар яулыйбыз. Әгәр Татар сәнгать мәктәбен – башка берәр мәктәпкә, монда алган белемне 10 яңа сәләткә алмаштырырга тәкъдим итсәләр дә ризалашмаячакмын. Чөнки Татар сәнгать мәктәбе гап-гади кыз һәм егетләрдән чын иҗатчылар ясый.

Ермак Бидәхмәт улы Сәлимов, Җидепулат шәһәре акимы (башлыгы):

Җидепулат шәһәрен татарлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Чөнки шәһәребез тарихында да, бүгенге көндә дә татарлар үзәк урынны алып тора. Шәһәребезнең иң мәгърифәтле, акыллы һәм иң уңган кешеләренең күбесе татарлар. Моны буш сүзләр итеп кабул итәргә ярамый. Һәр сүземне рәсми документлар белән дәлилләп була. Бүген дә Казахстанның татарлар диспорасы шәһәребез үсешенә зур өлеш кертә. Казахлар, татарлар һәм руслар – барыбыз да уртак максатка ирешү – шәһәребезне алга җибәрү өчен тырышабыз, бер гаилә булып яшибез. Быел Татар сәнгать мәктәбе 25 еллыгын билгеләп үтә. Ләкин бу татар мәктәбе генә түгел, ул милләтләрне берләштерә торган зур бер үзәк. Шуңа күрә безнең өчен Татар сәнгать мәктәбе дә, татарлар диаспорасы да бик кирәк.













Айгөл Абдрахманова
Диләнур Ахунҗанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев