Логотип Идель
Бу – тема!

23 ФЕВРАЛЬ: НИЧЕК БӘЙРӘМ ИТӘРГӘ?

23нче февраль – Ватанны саклаучылар көнен ничек бәйрәм итәргә белмисеңме? Ә бит Казанда бу көнне әллә никадәр чара була. Барып кына өлгер!. «Ялкын» аларның барысын да бер җирдә туплады. Аларга керү –бушлай.

1. Җиңү паркы

Вакыты: 13.00

Биредә “Әти һәм ул” спорт эстафетасында катнашып була. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе махсус техника. җайланмалар күргәзмәсе оештыра. Истәлекле бүләкләр дә отарга мөмкин.

2. Мотомасленица (Коры Елга бистәсе, “Елки” трассасы

Вакыты: 10.00

Кросс мотоциклларында, питбайкларда төрле яшь һәм техника категорияләре буенча ярышлар. Байкерлар Май чабу бәйрәменең карачкысын яндырып, беленнәр дә пешерәчәк.

3. “Татарстанның Бокс лигасы”ны рейтинг сугышлары ("AK Bars Bank Arena")

Вакыты: 14.00

Спорт чараларына килгәннәрне кызыклы тамаша, боксчыларның мавыктыргыч сугышы көтә.

4. Бәйрәм концерты (“Мега” сәүдә үзәге)

Вакыты: 16.00

Болактагы Яшьләр театрының камера оркестры классик мелодияләр, популяр шлягерлар, заманча хитларны уйнаячак.

5. Open Space Market («Казан ярминкәсе»)

Вакыты: 12.00-20.00

Биредә бәйрәмгә оригиналь бүләкләр табып, тәмле ашап, яхшы музыка тыңлап, лекцияләрдә белем тупларга мөмкин.

6. Актерлык һәм ораторлык осталыгы буенча мастер-класс (“Театр-Вентилятор” иҗади студиясе)

Вакыты: 12.00

Аны Татарстанның халык артисты, Казан ТЮЗы актеры Роман Ерыгин үткәрә. Биредә актерлык һөнәре турында белем алу, үзеңнең органикаңа, көндәлек гамәлләреңә игътибарны арттыру, дөрес итеп сулыш алу, үз тәнеңне хәлсезләндерү, тавышыңны эзләү, сөйләмне яхшырту өчен күнегүләр эшләргә өйрәтәчәкләр. Мастер-класска язылу өчен 89534027878 номерына смс ююлларга кирәк.

7. Фигуралы шуу буенча мастер-класс (Черек күл паркы)

Вакыты: 10.00

Биредә төп элементларны, фонарик яки дуга буенча шуарга өйрәнәчәксең. Шулай ук “карлыгач”, “либела” кебек хәрәкәтләргә дә өйрәнеп булачак. Расписаниедә үзгәрешләр булырга мөмкин, моны 215-74-00 номеры буенча белешергә кирәк. Мастер-класс бушлай булса да, тимераякларны прокатка алу түләүле икәнне онытма.

8. Фехтование буенча хатын-кызлар арасында дөнья кубогы (Гимнастика үзәге)

Вакыты: 9.00

Казанга дөньяның 35 иленнән 200 спортчы киләчәк.

фото Open Space Market яр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев