Логотип Идель
Бу – тема!

23 ФЕВРАЛЬ: Татарстанның хәрби уку йортларын барлыйбыз

Бирем: 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне алдыннан Татарстанда яшүсмерләр өчен нинди хәрби уку йортлары бар икәнлеген ачыкларга. Анда эләгү өчен билгеле бер сыйфатларга ия булу да кирәктер әле...

Чишелеш:

Ә сез белә идегезме, Россиядә яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә Татарстанга тиңнәр юк. Безнең республика инде алты ел дәвамында (!) гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү буенча беренче урынны тота. Шул уңайдан быел ул Россия Хәрби көчләре рекордлар Китабына да кертелгән, хәтта.

Билгеле, яшьләр арасында хәрби хезмәт тә популярлаша. Соңгы елда  контракт буенча хезмәт итүчеләр саны аеруча арткан. Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин сүзләренчә, хәрби хезмәтнең әлеге төрен ел саен меңләгән кеше сайлый. Ә иң мөһиме, егетләрнең күбесе контракт вакыты тәмамлангач китәргә ашыкмый, ә киресенчә, аны озайталар.

Мондый шартларда республикада хәрби белем учреждениеләренең популярлыгы арту гадәти хәл. Шуңа күрә без укучыларыбызны әлеге уку йортлары белән таныштырырга булдык та инде.

1. Казан Югары танк училищесы


Урнашу урыны: Казан

Әлеге уку йортына хәрби хезмәт узмаган 16-22 яшьлек егетләрне алалар. Әлбәттә, мәктәпне тәмамлаганда, математика, рус теле һәм җәмгыять белеме буенча БДИ бирү мәҗбүри. Бу хәрби көллияткә эләгү өчен 2019 елда БДИ дан иң түбән балл математика буенча – 33, рус теле – 40, җәмгыять белеменнән – 45 дип билгеләнгән. БДИ нәтиҗәләре 4 ел дәвамында үз көчен саклый.

Хәер, бу уку йортына эләгү өчен БДИ ны яхшы билгеләргә бирү генә җитми. Кабул итү комиссиясе сәламәтлекне, физик әзерлекне дә энәсеннән җебенә кадәр тикшерә.


2. Г. Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль округының Татарстан буенча кадет корпусы


Урнашу урыны: Түбән Кама

Бу уку йортында Россия Кораллы көчләре өчен коры җир хәрбиләре әзерлиләр. Анда башлангыч белеме булган, 5 нче һәм 10нчы сыйныфка баручы балалар кабул ителә. Математика буенча контроль эш, ә рус теленнән диктант язарга туры киләчәк. Физик әзерлек турында шулай ук онытырга ярамый. Балалар 60 метрга йөгерү, “подягивание”, “отжимание”, урыннан сикерү буенча имтихан тотачак.

3. Казан Суворов хәрби училищесы


Урнашу урыны: Казан

Бирегә шулай ук балигъ булмаган мәктәп укучылары кабул ителә. Бирегә эләгер алдыннан математика һәм рус теле буенча белем дәрәҗәсен тикшерәләр. Инглиз телен белү аеруча мөһим. “Суворовчы” булу өчен мәктәптә инглиз телен өйрәнергә туры киләчәк.

4. Эчке эшләр министрлыгының Суворов хәрби училищесы


Урнашу урыны: Алабуга

Бирегә гадәти мәктәптә 8 еллык гомуми белеме булган, 17 яше тулмаган яшүсмерләр кабул ителә. Рус теле, математика һәм физик культура буенча имтихан бирергә туры киләчәк. 10  нчы, 11 нче сыйныфка бару мөмкинлеге юк. Хәер, әгәр дә берәр укучы биредә белем алудан баш тартса, бушаган урынга эләгү мөмкинлеге туа. Тик андый хәлләр сирәк була, диләр уку йортында.


5. Б.К. Кузнецов исемендәге Казан кадет мәктәп-интернаты


Урнашу урыны: Казан

Әлеге уку йортына 5 нче һәм  10 нчы сыйныфларга кабул итәләр. Анда эләгү өчен математика, рус теле һәм тормыш иминлеге нигезләре буенча махсус имтихан бирергә туры киләчәк. Физик әзерлекне шулай ук яхшылап тикшерәчәкләр. Башка сыйныфларга исә буш урыннар булган очракта гына алалар.

6. Васильево кадет мәктәп-интернаты


Урнашу урыны: Яшел Үзән

Әлеге уку йортына гадәти мәктәпкә кебек үк беренче сыйныфка кабул итәләр. Укырга кергәндә балага ким дигәндә 6 яшь тә 6 ай һәм күп дигәндә, 8 яшь булырга тиеш. Тик алар барысы да бишенче сыйныфка кадәр гадәти мәктәптә укыган кебек белем ала. Ә инде бишенче класста присяга кабул итәләр һәм кадетлар буларак укый башлыйлар. Кызлар шулай ук кабул ителә. Тик алар өчен интернат системасы каралмаган.

            7. Илдар Маннанов исемендәге 82нче номерлы кадет мәктәбе


Урнашу урыны: Чаллы шәһәре

Бу мәктәп 2007 нче елдан бирле эшли. 1 нче сыйныфтан башлап, теләсә-кайсы сыйныфка кабул итәләр. Төп максат – укучыларны хәрби белем бирү йортларына укырга керергә әзерләү. Укучыларның биштән бер өлешен кызлар тәшкил итә.

Нәтиҗә:

Күрәсез, Татарстанда хәрби белем бирү йортлары шактый. Иң мөһиме, яшь категорияләре дә төрле. Кайсысы күңелеңә хуш килә, шунысына рәхим ит!



Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев